ТАТ РУС ENG

Раил СӘЙФУЛЛИН Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән вокаль музыка

Халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар. Шагыйрь сүзләренә җырлана торган милли көйләребез — «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Туган тел»ләр мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан төшми. Үзенә генә хас моңлы һәм көчле тавышы белән ул халык көйләренең бөтен тирәнлеген, шагыйрь сүзләренең музыкаль аһәңен халыкка җиткерә алды. «Тукай иҗатын мин шигырьгә, җырга бүлеп йөртмәдем,— дип яза Сибгат Хәким.— Гомумән, Тукай кебек ятланган бер генә шагыйрь дә юк татарда. Ятлану ул — үзе бер дәрәҗәдә шигырьнең җырга әйләнүе дигән сүз»* (*Туган тел //Г. Тукай шигырьләренә халык һәм татар композиторларының көйләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 3 б.).
1905 елгы революция чорында халыкта Г. Тукай сүзләренә җырлана торган «Шәкертләр җыры» бик популяр була. Революцион вакыйгаларда рус һәм татар яшьләре белән бергә, мәдрәсә шәкертләре дә актив катнаша. Революцион вакыйгалар эчендә кайнаган шәкертләр байтак яңа җырлар иҗат итәләр. Ул җырлар халыкны көрәшкә чакырган, якты киләчәккә өндәгән.
1917 елгы революциягә кадәр үк, беренчеләрдән булып, С. Габәши Г. Тукай сүзләренә «Юаныч», «Мәҗрух указ» җырларын иҗат итә. Гомумән, Тукай иҗаты композиторларыбызга рухи чыганак булды. 1946 елда күренекле композитор М. Мозаффаров Г. Тукай сүзләренә биш җыр иҗат итә: «Туган илемә», «Шагыйрь», «Үтенеч», «Бер рәсемгә», «Күгәрчен». 1976 елны А. Монасыйпов Г. Тукай сүзләренә «Тукай аһәңнәре» дигән вокаль-симфоник поэмасын язып халыкка җиткерде. Ул бу поэмада Тукайның туган җиргә, иленә, халкына булган мәхәббәт хисләрен чагылдырган шигырьләрен файдалана.
«Тукай аһәңнәре» җиде кисәктән тора. Поэманың «Туган җиремә», «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» һәм «Туган авыл» шигырьләре нигезендә язылган өлешләрендә шагыйрьнең туган җиренә һәм халкына булган зур ихтирамы, мәхәббәте чагылса, «Тәүбә вә истигъфар», «Өзелгән өмид» шигырьләрен кулланган бүлекләрдә аның мохтаҗлыкта, ятимлектә үткән тормышы, әрнү хисләре чагыла. Алтынчы кисәк «Белмәдем»дә кара көчләргә карата нәфрәт белдерелә. Соңгы — җиденче кисәк «Бу ямьсез болыт» дип атала. Тукай азат һәм бәхетле тормышның изге көрәш нәтиҗәсендә генә туачагын әйтә.
«Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасында А. Монасыйпов татар бәетләренең, эпик җырларының ритмын, Тукай заманына хас көйләп-сөйләү формасын, татар музыкасы традицияләреннән иҗади файдаланып, татар музыка сәнгатенә яңа агым алып килә.
Композиторларыбыздан беренчеләрдән булып Заһид Хәби-буллин, Тукайның балалар өчен иҗат иткән сүзләренә җырлар язып, тулы бер җыентык чыгарды  (*Хәбибуллин 3. Тукай җырлары.— Казан: Татгосиздат, 1949.). Менә ул җырлар: «Бичара куян», «Күңелле сәхифәләр», «Карга», «Бабай», «Безнең гаилә», «Бала», «Күбәләк», «Кошларга», «Иртә», «Карлыгач».
Җырларның тәрбияви әһәмиятен яхшы аңлаган 3. Хәбибуллинның балалар өчен әсәрләре аерым бер җылылык белән, нәфис һәм милли аһәңнәр белән сугарылган. Җырларда баланың әби-бабасына, әти-әнисенә ихтирамы, табигать күренешләре, кош-кортлар җанлы итеп чагылдырылган.
1975 елда композитор Ф. Әхмәтов Габдулла Тукай шигырьләренә халык һәм татар композиторларының көйләреннән торган җырлар җыентыгы төзеп чыгара. «Туган тел» дип аталган бу җыентыкта Ә. Абдуллин эшкәртүендә «Туган тел», Ф. Әхмәтов эшкәртүендә «Зиләйлүк», «Әллүки», А. Ключарев эшкәртүендә «Тәфтиләү», «Пар ат» һ. б. җырлар урын алган.
1986 елда Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар тупланган «Туган җиремә» дигән җыентык чыкты. Ул җыентыкта төрле буын композиторларының Тукай шигыренә язылган җырлары тупланган: М. Мозаффаровның «Туган җиремә», Җ. Фәйзинең «Бәйрәм бүген», З.еХәбибуллинның «Кошларга», И. Шәмсетдиновның «Чыршы», X. Вәлиуллинның «Сизмисең бит син дә», Р. Яхинның «Күңел йолдызы», Ф. Әхмәтовның «Җир йокысы», Ш. Шәрифуллинның «Акбабай» һ. б.
1986 елда Тукайның 100 еллык юбилее уңаеннан композитор Бату Мөлеков «Тукай» ораториясен яза.

(Чыганак: Сәйфуллин Р. Т. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2004. — 183 б.).


Комментарий язарга


*