ТАТ РУС ENG

Раил СӘЙФУЛЛИН Тукай — җыр сөюче


Кечкенә Габдулла Өчиледә бабасы өендә булсын, Яңа бистәдә яисә Кырлайда булсын, «Бәдәвам», «Кисекбаш»лар белән бергә, «Йосыф китабы» яисә «Таһир-Зөһрә» кебек әсәрләрне ишетеп, тыңлап үсә. Габдулланың халык моңына, җырларына мәхәббәте көйләп укыла торган әсәрләр белән танышудан башлангандыр да бәлки.
Өч яшьтән ятим калган Габдуллага халык җырлары сердәш тә, күңел юанычы да булган. Нечкә күңелле, хыялый малай «көйле китап»ларны әнә шулай әсәрләнеп тыңлаган. Аның кечкенә яшьтән үк халык җырларын күп белүе турында апасы Газизә Зәбирова истәлегеннән үк күрәбез: «Габдулла бала чагында, җизнәсе Габдрахман өйдә юк вакытларны, безгә килеп куна торган иде. Кунганда күбесенчә кайнагам Шәрәфнең кече улы, Габдулланың кордашы, Хәлил белән бергә куна торган иде. Икәвенең «аулак өй»дәге бар эшләре икәүләшеп җырлау иде. Габдулла һәрвакыт: «Апай, минем белмәгән җырым юк»,— дип сөйләнә торган иде»* (*Тукай турында истәлекләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 23—24 б.).
Замандашлары Тукайның халык җырларын күп белүе һәм аларны оста итеп башкаруы турында язып калдырганнар. Сабакташы Ярулла Морадиның истәлеге бик кызыклы: «Габдулла мәдрәсәдә дә шәкертләр сафсатасына күп кушылмый, кечкенә генә сандыгыннан алып, әллә нәрсәләр генә укыган һәм язган булып үз урынында утырганы күренгәли иде. Кайсы вакытларда моңланып кына тавышын чыгарыр-чыгармас бәетләр укыганы, озын көйләремезне матур иттереп көйләп җибәргәне дә ишетелә иде.
…Бервакытларда шәкертләр арасында Габдулланың җырга оста дигән атагы чыга башлады; зур шәкертләр атнакич чәй мәҗлесләрендә аны җырлата башладылар. Тавышлары ул кадәр үк булмаса да, җырлары әллә нинди генә бер моңсу булып ишетелә иде. Шәкертләр Габдулланың янына җырга оста дәхи дә бер Вәли исемле гүзәл тавышлы баланы табып утырталар да, соңгы мәҗлесләрдә тик алар икәү генә җырлый торган булып шөһрәт казанганнар иде»* (*Шунда ук.— 40 б.).
Җаек (Уральск) шәһәрендә Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укып йөргән чакларында да Тукай музыкадан, җырдан аерылмый, хәтта сабакташлары арасында оста җырчы булып та таныла.
Сабакташы Гали Хикмәтуллин истәлегендә мондый юллар бар: «Ятим бала моңлы була бит. Мин яшьтән үк җырга һәвәс идем. Тукай белән танышуның башы да җырдан булды. Ул минем җырлавымны ошата, үзе дә җырны бик ярата иде. Аннары аның белән бергәләп тә җырлый башладык. Безне җыр якынайтты һәм дуслаштырды. Габдулла бик матур җырлар уйлап чыгара, аларны без нинди дә булса көйгә салып җырлый торган идек.
Менә аның кызлар турындагы җырлары:
Укыгыз, кызлар, укыгыз, күп фәннәрне белегез!
Остабикәләрне ташлап, мәктәпләргә керегез!
— Укытам,— дип, остабикә сездән бала карата,
Идәннәрен дә юсагыз, сезне бигрәк ярата* (*Шунда ук.— 46 б.).
Г. Тукай 1909 елда «Туган тел» шигырен яза. Үзе исән чакта ук бу шигырьне мәктәп-мәдрәсәләрдә уку елы башланган яки тәмамланган вакытларда, бәйрәм кичәләрендә балалар көйли-җырлый торган булганнар. Хәзер дә ул, туган телнең матурлыгын гәүдәләндереп, татар халкының гимнына әверелеп яши.
Г. Тукайның күңеле нечкәреп тулган мизгелләрдә борынгы озын көйләр җырлавы турында Шәриф Каюмов болай искә ала: «Тукай һәрвакыт җырларга ярата. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә «Мөхәммәдия» уку модада иде. Тукай, дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буйлап йөреп, көйләп, «Мөхәммәдия» укырга ярата; …кайвакыт Вәли белән шулай бергә җырлап йөриләр иде. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буена җырлап йөри, биредә ул …татарның милли көйләрен «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көйләрен җырлый иде»* (*Тукай турында истәлекләр.— Казан: Татар. кит. нәшр.,1986.— 60—61 б.).
Тукайның дусты, фикердәше Ф. Әмирхан Тукай вафатыннан соң ук язылган, шагыйрь хатирәсенә багышланган мәкаләсендә («Кояш» газетасы, 1913 ел, 4 апрель) болай ди: «Тукаев кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Ул аларны җырлап үскән, шуларны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте. Милләтемезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үзе рухындагы нәрсәләр икәнен тойды»* (*Тукай и духовная культура 20 века /ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АНТ.— Казань, 1997.— С. 106. ).

(чыганак: Сәйфуллин Р. Т. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2004.— 183 б.).


 

Комментарий язарга


*