ТАТ РУС ENG

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт Тукай безнең көннәрдә

 


Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе буларак  кереп калды.

27 яшендә вафат  булган Г. Тукайның иҗади эшчәнлеге 8 ел вакытны гына үз эченә алса да, үзеннән соң әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе булган 10 меңнән артык шигъри юлларын (400ләп шигырь, 9 поэма), 50 табакка якын проза әсәрләрен (350 хикәя, очерклар, һ.б.) мирас итеп калдыра.

Нечкә лирик, публицист һәм сатирикның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кисекбаш” кебек шигъри җәүһәрләре хәзергә кадәр күп кенә рәссамнарны, композиторларны, драматургларны, әдәбиятчыларны һәм тарихчыларны иҗатка рухландыра.

Г. Тукайның иҗади мирасы Русиянең күпмилләтле  мәдәниятенең һәм барлык прогрессив кешелек дөньясының бер өлеше. 1986 елда бөек шагыйребезнең тууына 100 ел тулуны ЮНЕСКО карары белән дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтү аңа булган дөньякүләм ихтирамны күрсәтүче бер дәлил. Ә инде әсәрләренең Русия, БДБ илләрендә һәм, гомумән, чит илләрдә яшәүче күп кенә халык телләренә тәрҗемә ителүе Тукайның бөеклеген  тагын бер кат раслый.

Шагыйрьнең шәхси әйберләре әлеге зал экспозициясендә аерым урын били. Төрле яшьтә төшкән Г. Тукай фотоларының төп нөсхәләре һәм шагыйрьнең көнкүреше белән бәйле булган мемориаль әйберләр – музейның ядкарьләре.


 

Комментарий язарга


*