ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре

Бүгенге көнгәчә Габдулла Тукайның берничә шәхси әйбере сакланып калган. Шагыйрьнең кул җылысын тойган ядкарьләр Татарстан Милли музее филиалы фондында – Казандагы Габдулла Тукай музеенда саклана. Алар – шагыйрьнең юл кәрзине, түбәтәе, үги апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән фаянс тартмачык, каләмдәш дусты Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, Петербурга баргач сатып алган карандаш савыты һәм шунда укучы балалар бүләк иткән кара савыты. Шулай ук Габдулла Тукай вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек тә музейның кабатланмас экспонаты булып тора.


 



Габдулла Тукайның юл кәрзине

Камыштан үрелгән юл кәрзине Габдулла Тукайны күп җирләргә озата йөргән. Аны 1949 елда музейга СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан тапшыралар. Ә институтка кәрзинне Казанда яшәүче композитор Мансур Мозаффаров китергән. (Кәрзиннең зурлыгы 21х53х34 см тәшкил итә).

Габдулла Тукайның түбәтәе

Габдулла Тукайның кара бәрхет түбәтәен 1987 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан музей фондына тапшыралар.

Замандашлары искә алганча, 1908 елгы фотосурәтендә Габдулла Тукай шушы түбәтәйне киеп төшкән. Аны шагыйрьгә нәшир Гыйльметдин Шәрәф бүләк иткән. Әлеге нәширнең «Үрнәк» типографиясендә Габдулла Тукайның шактый китаплары бастырылган. 1908 елда чираттагы яңа җыентыкны әзерләгәндә Гыйльметдин Шәрәф Габдулла Тукайны Казанда С.И.Иванов фотомастерскоена алып бара. Фотосурәткә төшкәндә шагыйрь үзенең озын чәченнән кыенсынуын күргәч, Гыйльметдин Шәрәф кесәсеннән төрелгән түбәтәй алып, аны шагыйрьнең башына кидерә. (Кулдан сырылган түбәтәйнең диаметр зурлыгы – 15,5 см, биеклеге 6 см тәшкил итә).

 Габдулла Тукай Газизә апасына бүләк иткән тартмачык
 

Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яшәгәндә үзенең беренче гонорар акчасына үги апасы Газизә Зәбировага фаянстан ясалган тартмачык бүләк итә. Аны музейга 1987 елда Газизә Зәбированың улы Хөсәен Зәбиров тапшыра. (Тартмачыкның диаметры – 14 см, биеклеге – 8 см).

Габдулла Тукайның җиң каптырмалары

Габдулла Тукайга көмеш җиң каптырмаларын Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән. Бу җиң каптырмаларын музейга 1987 елда Казанда яшәүче рәссам А.Низаметдинов тапшыра. Аларны исә рәссамга 1950 нче елларда Зәйнәп Хәсәния биргән. Зәйнәп ханым «Аң» журналы җаваплы сәркатибе вазифасында эшләгән, ә ире Әхмәтгәрәй Хәсәни журналның мөхәррире булган. 1911–1912 елларда Әхмәтгәрәй Хәсәни Австрия һәм Германиягә бара, җиң каптырмаларын ул шул сәяхәтеннән алып кайткан булса кирәк. (Җиң каптырмаларының зурлыгы 2х1,3 см, аларга останың тамгасы төшерелгән: «D.G.M.», «OCTER. PAT»).

Габдулла Тукайның карандаш савыты

1912 елда Габдулла Тукай Петербургта була. Бу шәһәрнең 200 еллыгы уңаеннан аккургаштан ясалган савытны шагыйрь шунда ала. Карандаш савытының тышында Петербург гербы, Петр I һәм Петр I ике йорты сурәтләнгән. Язуы да бар, русча: «Санкъ Петербург шәһәренең 200 еллык юбилее истәлегенә 16 май 1908 ел» диелгән («Въ память 200 летнего юбилея города Санктъ Петербурга 16 мая 1908 г.»)

Карандаш савытын 1987 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан музей фондына тапшыралар. Ә институтка аны композитор Мансур Мозаффаров китергән. (Карандаш савытының биеклеге 10 см).

Габдулла Тукайның кара савыты

Бакырдан эшләнгән кара савытын Габдулла Тукайга 1912 елның язында Санкт–Петербургка баргач укучы балалар бүләк итә. Савытның аслыгында ау эте утыра, янында аучының киемнәре һәм мылтыгы – алары зур эшләпә белән капланган. 1949 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан музей фондына тапшыралар.
Институтка бу ядкарьне композитор Мансур Мозаффаров китерә. 1945 елда кара савыты композиторның әнисе Маһруй Мозаффариядә сакланган. Алар Тукай белән яхшы таныш булганнар. Маһруй Мозаффариянең кияве Әхмәт Урманчиев «Ялт–Йолт» сатирик журналының мөхәррире була, ә Тукай –  җаваплы сәркатип. Шагыйрь вафатыннан соң кара савыты Әхмәт Урманчиевтә саклана, әнисенең васыятен үтәп Мансур Мозаффаров ядкарьне институтка тапшыра. (Кара савытының зурлыгы 21х15х9 см тәшкил итә).

Габдулла Тукай вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек

 Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрель) Казанның Клячкин хастахнәсендә вафат була. Бу битлекне 1957 елда Алматада яшәүче А.Мөлеков дигән кеше музейга китерә. Аның сүзләренчә, әлеге битлекне аңа Оренбург шәһәрендә 1930 елда нәшир Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф тапшырган. (Битлекнең үлчәме 15х18х18 см).

Габдулла Тукайның Зиннәтулла бабасы Коръәне

Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт Әмировның Коръәне Татарстан Милли музее фондында саклана. Коръән Санкт–Петербурга 1868 елда бастырылган, 347 биттән тора. (Коръән китабының зурлыгы 14х21,4 см).


 

Комментарий язарга


*