ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайга кагылышлы документлар

 


Татарстан Милли архивы фондларында татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗатына кагылышлы документлар саклана.

Габдулла Тукайның Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында имам Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы һәм аның хатыны Минсафа Зиннәт кызы гаиләсендә 1886 елның 14 (26) апрелендә тууы турында метрика язуы. 4 нче номерлы язу.

Рәссам Хаҗиморат Казаковның «Кечкенә Тукай» (1961) хезмәте фотосурәте.

Матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы Комитеты әгъзасы Н.Ф.Катановның матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы Комитетына Габдулла Тукайның 1907 елда басылган шигырьләренә арест салу турында үтенеч мөрәҗәгате. 1911 елның 18 ноябре.  

Матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы Комитеты әгъзасы Н.Ф.Катановның Казан суд палатасы прокурорына Габдулла Тукай шигырьләре хөкүмәткә каршы эчтәлектә булуы турында язган хатыннан. Хат 1911 елның ноябреннән дә соңга калмый язылган булса кирәк. 

Г.Тукай. Исемдә калганнар (Казан, 1909)

Г. Тукай. Күңелле сәхифәләр (Казан, 1910)

Г. Тукай. Балалар күңеле (Казан, 1909)

«Ялт-Йолт» журналында Габдулла Тукай мәкаләсе // 1910 – № 13. Б.3

Казан губерна жандарма идарәсе җитәкчесенең матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы Комитеты әгъзасы Н.Ф.Катановка сәяси тенденциялелеген ачыклау өчен Габдулла Тукай шигырьләрен тәрҗемә итү турындагы хаты. 1911 елның 23 июле.

Матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы Комитеты рәисенең Казан губерна жандарма идарәсе җитәкчесенә Г.Тукай шигырьләренә арест салу турындагы хаты. 1911 елның 30 ноябре. 

Шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Фатих Әмирхан, журналист Вафа Бәхтияров һәм башкалар. Датасы күрсәтелмәгән.

Татар язучылары Г.Тукай, Г.Газиз, Г.Коләхмәтов. 1910 ел.

Габдулла Тукай теләктәшлек белдергән танышлары. Датасы күрсәтелмәгән.

Шагыйрь авырган вакытта. Казан, 1913 ел.

Габдулла Тукай 1913 елда гомеренең соңгы көннәрен үткәргән Клячкин хастаханәсе. Казан, 1961 елгы фотосурәт.

Казан губерна жандарма идарәсенең агентура мәгълүматлары көндәлегендә татар шагыйре Габдулла Тукайны җирләү көне турындагы язулар. 1913 елның 6 апреле.

Габдулла Тукайның туган көнендә, 1974 елның 26 апрелендә татар шагыйре Нури Арслан Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршында узган традицион «Шигърият бәйрәме»н ача. 

Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышлап Союзлар йортының Колонналар залында үткәрелгән тантаналы кичә. Мәскәү, 1986 елның октябре

Габдулла Тукай кабере янында шагыйрь рухына дога кылалар. Казан, 1996 ел.

(Чыганак: www.archive.gov.tatarstan.ru)


 

Комментарий язарга


*