ТАТ РУС ENG

Хәмзә ГАБДЕЛКАЮМОВ Шагыйрь турында хакыйкатьне халык белергә тиеш

(Бер күргәзмәне күзәткәч)

Казанда, республикабызның Милли архивының 8 Март урамындагы бинасында сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган күргәзмә эшли. Хәер, моны шулай дип атау бик үк дөрес тә түгелдер бәлки.
Чөнки, ник дигәндә, әлегесе берничә витринадан гына тәшкил. Әмма ләкин шундый булса да үзенең экспозициясе, эчтәлеге, эшләнеше белән бер карауда ук үзенә тарта.
Шундагы аерым документларга карап озак тукталып торасың. Алар хисләрне кузгата. Уйлата. Шулай булмый мөмкин дә түгел: уникаль нәрсәләр бит биредә! Төшенчә документлар астындагы язу белән раслана: “Татарстан Республикасы архив фондының уникаль докумнтлар реестрына кертелгәннәрдән”.
… Мин Тукайга карыйм, ягъни билгесез рәссам эшләгән сурәтнең сурәтнең фото-күчермәсенә. Ул да миңа карап тора күк. Өстенә кара костюм, ак күлмәк, муенында галстук. Маңгаеннан артка таралган чәчле. Йөзе җитди. Унтугыз-егермеләрдәдер, мөгаен. Төгәл датасын әйтеп булмый.
Үзе дә дәшми. Чү! Нидер әйтә түгелме соң? Шулай кебек. Янәшәсендәге документка ымлады да кинәт сөйләп тә җибәрде сыман: “Бу, энем, дөньяга килүем турындагы таныклыгым минем…” Чыннан шулай икән. Карыйм, укыйм: “Габдуллаҗан әтисе-имам Мөхәммәтгариф, мулла Мөхәммәтгалим угылы, әнисе Миңлесафа Зиннәт кызы…”. Әлбәттә инде, туу вакыты шунда 1886 ел, 14(26) апрель. Һәм дә, туу урыны: Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылы.
… Габдулла Тукай. “Ике кояш” шагыйрьнең шул исемле җыентыгы үзе исән чагында – 1909 елда басыла. Ә багланышы исә беренче татар профессиональ актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская (1885-1974). Әдипнең чордашы, яшьтәше диярлек. Сәхнә остасы аңардан бер генә яшькә олы бит. Бәлки әле мәхәббәт тә булгандыр.
Шул ук витринада, бераз астарак матур, чибәр, сылу мөлаем йөзле, сәхнә киемендә басып торучы Сәхипҗамал фотосы да. Монысы да датасыз. Безгә- бүгенгеләргә пыяла астыннан чынлап та ике йолдыз – ике кояш карый: берсе Тукай, Сәхипҗамал икенчесе…
Экспонатлар арасында, сан ягыннан күп булмасалар да, шагыйрьнең башка тупланмалары да бар. Тик нигәдер 50 нче еллар уртасында басылганнары гына. Казанда матур әдәбият редакциясендә нәшер ителгән “Сайланма әсәрләр”е (Татгосиздат, 1953, 1 том, ике телдә), “Сатирик һәм юмористик әдипнең шигырьләр” җыентыгы (Татгосиздат, 1954).
Вәссәлам! Калганнары фәкать рус телендә. Күргәзмәнең исеме дә хәтта: “Любимый народный поэт”. К 120 летию со дня рождения габдуллы Тукая”. Монысы инде архив хезмәткәрләренең байтагы рус телле булганлыктан, күрәсең. Әнә бит әдип җыентыгының “Пушкинга” түгел, ә “Пушкину” битен ачып куйганнар витринага.
Шушындагы фәнни хезмәтләр дә русча. Мисалга, күренекле әдәбият белгече, текстолог Якуб Агишевның (1899-1972) “ Творчество Габдуллы Тукая” исемле китабы биредә (Татполиграф, 1954). Ә нигә арабыздан иртәрәк киткән галим, Тукай белгече Рөстәм Башкуровның (1927-1967) “Тукай һәм рус әдәбияты. Шагыйрьнең тәрҗемәләре турында”гысын (Казан, 1958), “Һәрвакыт халык йөрәгендә”гесен (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат юлы. Казан, 1966) чыгарып куймаска иде, ә?
… Халык йөрәгендә. Халык күңелендә. Тукайның кыска гомере, әсәрләре, һәр сүзе. Тукай үзе… Алдарак “Ике кояш”ны искә алдык. Күргәзмәдә ул иҗат иткән “Күңелле сәхифәләр” дә бар бит әле. Бусы да үзе исән чакта пешеп чыккан җмеше илаһиебызның. Милләт улының Казанда “Милләт” нәшриятында 1910 елда басылганы. Витринада нәкъ шул чактагы басма!
Шуннан, шулардан берәр өзек китерәсе иде дә бит, юк алары. Бу хакта уйлаучы да булмаганга охшаш. Шундый уйлар башта йөргәндә әлеге ачык китапның бер битендәге Н.Харитоновның литографиясенә игътибарым күчә.
… Авыл өе. Идәндә палас. Уртасында зур җиз самавыр. Өстә фарфор чәйнек. Өстәл-идәндә (палас идәндә) тәм-том… тезелешеп, тезләнеп утыручылар тәмләп чәй эчәләр: ике бабай, бер әби, ике нәни малай, бер кыз… читтәрәк песи-пескәйләре мәми көтә. Тәрәзә төбендә ике гөл. Тыштан кояш нурлары чагыла… “Күңелле сәхифәләр” бу. Әлбәттә күңелле…
Гел шулай булып торса икән! Юк шул, мондый булмый Тукайның сабый чагы да, гомеренең соңгы еллары да.
1911 ел, 23 июль документы. Почмагында резолюция: “Нәтиҗә ясарга Н.Ф.Катанов карамагына”. Казан губернасы жандармерия башлыгының басма эшләре буенча Казан вакытлы комитетына “Габдулла Тукаев шигырьләре” китабын юллау турындагы хаты бу текстта: “Шуның белән брошюралар җибәрәм”, диелә.
Исемлектә: Тукай шигыренең 4 нче китапчыгын (2 данә), китап битеннән алынган “Шигырьләр” (4 китапчык), “22 көйгә салынган төрле җырлар”ның 2нче кисәге; Абдулгазиз Фәезевнең “Первая книжка из век стихотворении”сы, Габделмәҗит Гафуровның (Мәҗит Гафуриның) “Яшь гомрем…” шигырьләре. Төшендерү өчен: бу әсәрләрнең барысы да 1908 елда әле Гыйльметдин Шәрәф (1885-1942) басмаханәсендә “Матбаган Шәрәф”тә басылганнар, Тукайныкы 1907 дә.
Катанов бирелеп эшкә керешә, тәрҗемә итә, русчага һәм нәтиҗә ясап җавап яза: “… Абдулла Тукаевның татар телендә 1907 елда чыккан 4 нче шигырьләр дәфтәрендәге 56 битнең 7-8, 23-24, 24-25, 30-32, 37-38 һәм 41-46 нчы битләре зарарлы, тенденцияле… шул нигездә брошюраларга арест салуыгызны үтенәм” (1911 ел, 18 ноябрь).
Шул елның 21 декабреннән язылган язу турыдан-туры Г.Тукайга карамый да кебек. Жандармерия идарәсенең Казан губернаторына мещан Габделвәли Әхмәдуллинга бәйле эшнең торышы-барышына кагылган хәбәр хаты монысы. Шундый булса да, тетрәндергеч сүзләр дә анда, ягъни мәсәлән, Габдулла Тукай шигырьләре китабына басма эшләре Казан вакытлы комитеты тарафыннан арест салынуы һәм Тукайны суд җаваплылыгына тарту турындагы мәгълүмат. Тукаебызга нибары бер ел да йч ай чамасы яшәргә калганда…
… Мин тагын Тукайга карыйм. 1913 елның 1 апрелендә, вафатына санаулы сәгатьләр калган мәлдә Клячкин сырхауханәсендә төшерелгән фотосурәтенә аның: Йә Алла…. Нинди аерма! Баштагы рәсемдә нинди иде дә ул, хәзер нинди кыяфәттә!? Шундый ябык… Сабый бала кебек. Тәмам кечерәеп калган. Чәчләре дә юк. Ап-ак хастаханә киемендә караватында тезләрен күтәреп, ике кулы белән кочаклаган килеш утыра. Күзләре каядыр еракка төбәлгән. Үләсен белә Габдулла, үлемен көтә…
Татар совет әдәбияты вәкилләренең 1953 елның ноябрь башларында булган җыелышындагы чыгышында Кави Нәҗми болай дигән: “…Сез беләсез… 1913 елны татарның атаклы шагыйре Габдулла Тукай үлде. Ул ничек яшәде? Аның кан йөткереп, үлем алдында торган вакытында, “безнең милли әагыйребез” дип йөргән кешеләр һичбер ярдәм күрсәтүне уйламадылар, аның шигырьләрен бастырып таратып …. нәширләр дә бу кешгә аз гына булса да ярдәм итүне кайгыртмадылар. Аның шул вакытта авыруын, авыр хәлен җиңеләйтергә аз гына да чара күрүне кирәк дип уйламадылар… ул шундый шартларда авырды. Аның авыруын җиңеләйтү өчен сизелерлек җылы сүз әйтүче дә булмады…”
Каты әйтелгән. Әмма сурәте, Тукаебызның, соңгы сурәте, халәте, моны үзе раслый түгелме?..
Стендтагы чираттагы документ, соңгысы бу, аеруча кыйммәткә ия, аеруча игътибарга лаек, аеруча уникаль низамнамә! Казан губернасы жандармерия идарәсенең агентура мәгълуматлары көндәлегенннән Г.Тукайны җирләү мәрасиме турындагы язу. Язучысы “Житель”. Датасы: 1913 ел, 4 апрель.
Укыйбыз : “… чахоткадан газапланган татар халык шагыйре Абдулла Тукаев 3 апрельдә вафат булып, бүген 4 апрельдә күмелде. Шул сәбәпле “Мәгариф”, “Сабах”, “Шәрәф һәм Ко” китаплары кибетләре ябылды, эшләмәделәр… әдәби хезмәтләреннән гайре мәрхүмнең 500 сум акчасы калган. Шуңа карамастан, китап сатучылардан тагын 400 сум җыелган. Шул сумма өлешчә әдипне җирләүгә тотылган, калганы, мәрхүмнең 500 сумын да исәпләп, Тукай исемендәге стипендия фондын оештыруга тотылачак…
Бүген, җеназа көнендә, барлык мәдәрәсәләрдә диярлек укулар булмады. Мәдрәсәдә укучылардан да акча җыелды. Шуның берникадәре гүргә чәчәк салуга тотылса, калаганы әлеге фондка кертелде.
Җирләү бик күп халык катнашында узды. Нотыкта сөйләүчеләр: Абдулла Гыйсмәтуллин, Фәхрислам Иманаев (укытучы), Шәйхесаттар Иманаев (присяженный поверенный), Гыйльметдин Шәрәф, “Мәгариф” нәшрияты вәкиле, “Вакыт” һәм “Шура”дан студент Абдрахман Мостафин булды.
Нотык тотканда еш кына “Яшәсен милләтебез-милләт!” дигән авазлар кабатланды. Гомумән,милли хисләргә ирек бирелде. “Мәгариф”, “Сабах”, “Гасыр” китап нәшриятлары алга таба да фондтка акча җыюны дәвам итәргә булдылар…”
Гази Кашшаф “Җанлы Тукайны күрәсе килә” исемле мәкаләсендә (“Совет әдәбияты”, 1946, №1, 120 б.) болай язган: “Тукайның дус һәм дошманнары бар, аның тәкъдир итүчеләре бар һәм шагыйрьнең дә аларга мөнәсәбәте ачылырга тиеш…” Әйе, тиеш…

(Чыганак: Шәһри Казан, 2006 ел, 19 апрель).


Комментарий язарга


*