ТАТ РУС ENG

Тукаебыз туган төбәккә рәхим итегез!

23

Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган, үзе исән чакта ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел яшәп калган. Аның тормышы җиңел булмаган. Һәр туган таң ятимлек ачысын сиздереп торган, рәхимсез язмыш балачакның истә калырдай рәхәт һәм ләззәтле минутларын да аннан кызганган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән шагыйрь тормыш каршылыкларын да күп күргән, әмма хакыйкать өчен көрәштә үз-үзен аямаган. Вакыт-вакыт уйлап куя­сың: Тукай язмышы пәйгамбәрләрнекенә аваздаш түгелме соң? Тукай да бит җирдәге тормышның бөтен михнәтен, авырлыгын ябык җилкәләрендә күтәрә алган, тик сыгылып төшмәгән: җан һәм рух сафлыгын саклаган хәлдә, чиста, самими күңелле булып кала алган, тормышның һәр кыенлыгына җавап итеп, бу җиһанга, яшәешкә мәхәббәтен белдереп яшәгән. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә һичкайчан урын ала алмаган. Бу пәйгамбәрләргә хас сыйфат түгелмени?! Әйе, нәкъ шулай. Халкыбыз күңелендә ул пәйгамбәрләр белән янәшә урын алган. Милләте сөекле Тукаен һәрвакыт изге зат итеп санаган. Бу – бүген дә шулай.

Тукайның балачагы җиңел булмаган, ләкин шушы кыен тормыш артында аның күзгә күренми торган икенче дөньясы – саф күңеле, тормышны әкияттәгечә итеп күзаллавы, аның матур хыяллары булган.

Габдулла Тукайның күңел байлыгы һәм ихласлыгы бөтен иҗатында чагыла, ләкин шулар арасында балаларга атап язган шигырьләре самими гадилеге, гөнаһсыз сафлыклары белән аерылып тора. Алар Тукай иҗатының алтын таҗы булып санала. Тукай гомере буе үзе дә балалыктан чыгып бетә алмаган. Һәр шигырендә ул үзе – саф күңелле кечкенә Тукай булып кала алган. Балалар күңеле бик сизгер. Алар, Тукай шигырьләрен укыганда, аны яшьтәшләре сыман тоя, әйтерсең лә бу шигырьләрдән кечкенә Апуш үзе карап тора. Г.Тукай – балалар күңелен яулап алырдай иң оста тәрбияче дә. Элегрәк зыялы гаиләләрдә ата-аналар балаларын Тукай шигырьләре аша тәрбияли торган булган. Бу бүген дә шулай булырга тиеш дип саныйм.

P1010697 (1)

Арча районында Кушлавыч исемле зур булмаган бер авыл бар. Биредә, Кушлавычта, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә 1886 елның 26 апрелендә бер ир бала – булачак шагыйрь Габдулла Тукай дөньяга килә…

Кушлавычта Г.Тукайның истәлеген мәңгеләштерү эшләре 1956 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулу белән башланып китә. Авылда шул елның
21 сентябрендә, сөекле шагыйребез истәлеген мәңгеләштереп, бюст ачыла (сынчысы – Иван Новоселов). Тукай бюсты чама буенча элек Тукаевлар йорты торган урынга урнаштырыла. Һәйкәл артында китапханә өчен яңа агач бина төзелә, аның бер бүлмәсендә 1959 елда музей ачыла. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Кушлавыч музее экспозициясе үзгәртеп корыла. 1996 елда Тукаевларның музей-йорты яңадан торгызыла. Тукаевлар гаиләсе музей-йорты комплексына түбәндәге объектлар керә: музейның төп экспозициясе урнашкан өч залдан торган алтыпочмак­лы йорт, Казан арты крестьяннарының көнкүрешен яктырткан дүртпочмаклы йорт, келәт һәм мунча (2011 елда төзелә).

Г.Тукайның туган йортының нинди булганлыгын 1912-1914 елларга караган бердәнбер фотосурәттән күрергә мөмкин.

P1010703 (1)

Алтыпочмаклы йортта урнашкан экспозиция шагыйрьнең әти-әнисенең йорты белән таныштыра. Музей экспозициясенең төп темасы – Габдулланың балачак дөньясы. Шагыйрьнең балачагы һәм аның балалар өчен язылган иҗаты – Г.Тукай әсәрләре һәм алар буенча ясалган рәсемнәр экспозициядә мөһим урынны алып тора. Китап образы музейның барлык заллары аша уза.

Экспозициядә Арча районы авылларыннан тупланган XIX – XX гасырларга караган көнкүреш предметлары, авыл тарихын бәян итүче, Кушлавыч авылында яшәгән мөселман дин әһелләре, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турындагы архив документлары, фотосурәтләр урын алган.

P1010689

Йортның хатын-кызлар ягы традицион татар авыл өен гәүдәләндерә. Монда ана дөньясы: бик күп әйберләр уңган һәм тырыш хатын-кыз куллары белән эшләнгән. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысын биреп тора. Аның янәшәсендәге витринада шагыйрь әнисенең шәхси әйберләре куелган.

Чит кешеләр кулында, ана мәхәббәтен, якыннарының назлау-иркәләвен күрмичә узган балачагы булачак шагыйрьнең күңелендә төзәлмәс яра калдыра. Авыр ятимлек язмышының әрнүле хатирәләрен вакыт та оныттыра алмый. Нәкъ менә шушыннан – Кушлавыч авылыннан – аның ятимлек юлы башланып китә.

Шагыйрь иҗатында, бигрәк тә балалар өчен язылган әсәрләрендә, ана, гаилә, балачак темалары ачык чагыла. Кайчак («Минем гаиләм» шигырендә) үрнәк бәхетле гаилә образын тудыру омтылышын күрергә мөмкин. Бу – шагыйрьнең үзе мәхрүм булган балачагын сагынуыдыр.

P1010707 (1)

Элекке Казан губернасының Мәңгәр волостена кергән Кушлавыч авылы Казан артындагы башка татар авылларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган. Ул Казаннан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. 1885 елгы хисапка алу буенча анда 120 хуҗалык, 794 кеше саналган. Авыл халкы фәкыйрьлектә яшәгән. Төп кәсепләрен умартачылык алып торган. Авылда бер кибет, бер тимерче алачыгы булган. Бердәнбер күренекле урынны мәчет тәшкил иткән. Г.Тукай заманында Кушлавыч әнә шундый булган. Шулай да бу авылда үткән көннәр һәм аның гүзәл табигате бөек шагыйрь иҗатында чагылыш таба.

Тукай туган авылында тагын берничә мәртәбә була. 1894 елның көзендә, үзен Җаек шәһәренә алып китәр алдыннан Габдулла бер айга якын Бәдретдин Хисаметдинов гаиләсендә яши, авыл мәдрәсәсендә белем ала. Икенче мәртәбә – 1907 елның көзендә, солдат хезмәте өчен Әтнә авылында табиб комиссиясе үткәндә, әтисенең сатылган йорты урнашкан урамда, Ситдыйк йортында яши.

Хәзерге көндә Кушлавыч авылында Тукай чорыннан калган бер генә бина да сакланмаган. Ләкин монда әтисенең кабере һәм шагыйрьнең балачагын искә төшерүче мохит, тирәлек бар. Булачак шагыйрьнең илһам чишмәсе, туган телгә мәхәббәт хисе, әйләнә-тирәне аңларга омтылышы нәкъ менә Казан артында формалашкан.

Ләйлә Мөхәммәтшина,
Арча районы Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе музей-йорты мөдире

Комментарий язарга


*