ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН «Танылмыйдыр кеше тышыннан …»


Танылмыйдыр кеше гәрчәтышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.

Һәр милләтнең уңай сыйфатларын, мәдәни һәм гыйльми үсеш дәрәҗәсен билгеләүче күренекле шәхесләре була. Алар шул халыкның тәрәккыятенә билгеле бер дәвердә нәтиҗәле йогынты  ясыйлар,  халык  яшәешенә  рухи  көч-куәт  өстиләр. Егерменче гасыр башында, шул чор шагыйрьләре язганча, «шуныңчы йокыда булган татар»ның милли үзаңын үстерүгә зур өлеш керткән зыялыларыбызның алгы төркемендә борадарән Рәмиевләр — Мөхәммәтшакир (Шакир) белән Мөхәммәтзакир (Закир) Мөхәммәтсадыйк уллары булган. Галимҗан Ибраһимов билгеләп үткәнчә, болар уяну күгебездә беренче йолдызлардан иделәр.
Аларның йөрәгендәге илгә, ватанга тугрылык тойгысы чагылышын без кече туганның — шагыйрь Дәрдемәнднең «Аһ, туган каүмем газиз» дигән сүзләреннән дә чамалыйбыз.
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.
Шакир вә Закир Рәмиевләрнең үзләре гомер иткән элекке Оренбург губернасында гына түгел, Бөтенроссия күләмендә кылган изге эш-гамәлләре турында, аларның уй-фикерләре, омтылышлары, холык-фигыльләре хакында, аларны тәрбияләп үстергән ата-ана һәм әйләнә-тирә мохит турында тәфсилле итеп Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Мөхәммәтшакир әфәнде Рәми-ев» («Шура» журналы, 1913) һәм Фатих Кәриминең «Дәрдемәнд» (1929) исемле хезмәтләрендә язылган иде.
Ризаэтдин хәзрәт Рәмиевләрнең өлкәненең холык-фигылен болайрак тасвирлый: «Шакир әфәнде хуш табигатьле һәм тәкәллефсез бер зат булдыгыннан, аралашуда гүзәл, аның белән әңгәмәдәш булу җиңел иде. Ул һәрвакыт һәркем белән бик самими сурәттә сөйләшә, башкаларның сүзләрен игътибар белән тыңлый, һәркемнең фикер һәм инануларына хөрмәт белән карый, каршысындагы кешенең хәл-әхвәлен бик тиз аңлый, рухын күтәрәчәк, күңелен сөендерәчәк сүзләр табуда аслан көчлек чикми, үзе уйлаганча туры дип тапкан сүз һәм фикерләрен ачык әйтүдән һичвакыт тартынмый иде».
Кече Рәмиевкә — шагыйрь Дәрдемәндкә карата мәшһүр әдип Фатих Кәрими тарафыннан бирелгән бәяләмә белән укучы исә шагыйрьгә багышланган бүлектә таныша алачак.
Ризаэтдин хәзрәтнең Уфада 1927 елда иҗат иткән бер кулъязмасында да («Асәр»нең 14 нче кисәге дип тамгаланган) ике бертуганга багышланган күләмле генә өлеш бар. Зур форматлы амбар кенәгәсеннән гыйбарәт 100 битле бу кулъязманың 17а— 32а битләрендә Шакир белән Закирның кайбер эш-гамәлләре бәян ителә, анда шулай ук берничә хат һәм шигырь күчермәсе дә бирелгән. Хәзер әлеге кулъязма Башкортстанның Тел һәм әдәбият институты мирасханәсендә саклана.
Рәмиевләр эшчәнлеген ерактанрак торып бәяләүче тагын бер язмага тукталыйк. Җәгъфәр Сәетәхмәт Кырымир (1889 — 1960) 1917 елдан Кырым татарларының милли азатлык хәрәкәте лидерларыннан булган. 1920 елда, берничә ай яшәп алган мөстәкыйль Кырым җөмһүрияте куып таратылганнан соң, чит илгә киткән. Төркиядә хокук белгече һәм язучы буларак танылган. 1934 елда Истанбулда аның «Гаспралы Исмәгыйль бәй» дигән хезмәте дөнья күрә. Шул китапның 46 нчы битендә мондый юллар бар, (Гадилә Айда.— «Садри Максуди Ареал» — Анкара.—1991.— 72 б.): «…Рәмиевләр милли иман һәм ватанпәрвәрлек хисе белән танылган шәхесләр иде. Болар Урал якларында алтын чыгардылар. Бу эшне яхшы белүләре һәм тәҗрибәләре нәтиҗәсендә, алар алтын чыгару сәнәгатенең алдынгылары булдылар. Аларның уңышлары хакында Россиядән тыш Көнбатышның фәнни китапларында яздылар. Әмма Рәмиевләр халкыбыз һәм зыялыларыбыз күңеленә алтын чыгарудагы казанышлары һәм шул юлда ирешкән миллионнары белән түгел, ә милләт мәнфәгатенә карата булган уңай мөнәсәбәтләре вә фидакарьлекләре белән якын булдылар. Алар нәшер иткән «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы татарлардан тыш Казакъстан һәм Төркестанда яшәүче башка кардәш халыклар арасында да зур ихтирам казанды. Мәгълүм журналист Фатих әфәнде Кәримов «Вакыт» газетасының 1912 елгы 1 апрель санындагы мәкаләсендә мәрхүм Шакир Рәмиев турында: «Ул алтын өчен яшәмәде, алтыннарын бөек максатларга ирешү өчен кулланды»,—дип язды».
Алда атап үтелгән хезмәтләрдә аерып күрсәтелмәгән, әмма бу ике бертуган башкарган яисә башкарырга омтылган эшләрне тулырак күзалларга ярдәм итәрдәй кайбер фактларны да бергә теркәү мәслихәттер, мөгаен. Бу фактлар төрле елларда тутырылган документ яисә башка төр язмаларда сакланалар. Оренбург төбәге кешеләре белән сөйләшкәндә телдән генә хәбәр ителгәннәре дә бар. Мәсәлән, 1960—1970 елларда Орск шәһәрендәге очрашулар вакытында берничә кеше, шул исәптән 1920 елларда шунда кулланучылар җәмгыятендә эшләгән Абдулла Дәүләтшин дигән бер ветеран-коммунист Дәрдемәнднең 1921 елда шушы төбәктә ачлыкка каршы чаралар күрү комиссиясендәме, хәйрия оешмасындамы үз теләге белән эшләвен сөйләделәр.
1905 елгы халык күтәрелеше көннәрендә татарның бер төркем алдынгы карашлы зыялысы һәм эшмәкәре, бердәм булып, патша җәнаплары исеменә хат-петиция юллыйлар. Ул хатта Россиядә яшәүче мөселманнарга барлык өлкәдә дә руслар белән бердәй хокук бирелергә тиешлеге, татарларга Төркестанда милек сатып алуга рөхсәт итү кирәклеге турында языла,ц ягъни таләпләр дә куела. Аңа Сәетгәрәй Алкин, Ибраһим һәм Йосыф Акчуриннар, Әбусогуд Әхтәмев, Закир Рәмиев, Мәхмүт Хөсәенев кебек идарәче даирәләргә исемнәре яхшы мәгълүм булган кешеләр кул куялар. Россия мөселманнары мәнфәгатен якларга тиешле «Иттифак әл-мөслимин» партиясен булдыру кирәклеге тугач та, ике бертуган бу фикерне хуплыйлар. 1906 елның гыйнварында С.-Петербургта яшерен рәвештә уздырылган икенче оештыру корылтаенда Закир Рәмиев тә катнаша. Ул программаларында милләтләрнең мәдәни үзбилгеләнүен яклаган, монархистик империядә демократик үзгәрешләр таләп иткән кадетлар партиясенең Оренбург губерна комитетында бюро  әгъзасы булып та тора. Беренче Дәүләт Думасында диндәш халыклар мәнфәгате өчен көрәшәчәк Мөселман фракциясе бюросына сайлана. Шушындый рухтагы җәмәгать оешмалары эшләрен башкарганда, Закир һәрвакыт диярлек Шакир абыйсы исеменнән дә сүз йөртә.
Олы яшендә булуга карамастан, Закир Рәмиев 1917 елгы февраль вакыйгаларыннан соң кабат җанланып киткән милли хәрәкәтләрдә дә шәхсән катнашырга тырышкан. Мәсәлән, 1917 елның июль аенда аның Казанда узган Бөтенроссия мөселманнарының Икенче корылтаенда Вакытлы Милли идарәнең Малия (финанс) нәзарәте әгъзалыгына тәкъдим ителүе мәгълүм. Бу корылтайда Оренбургтан тагын Ф.Кәрими, Б.Шәрәф тә катнашкан. 1919 елның гыйнварында Казанца татар язуын камилләштерүгә багышланган Бөтенроссия күләмендәге конференция уздырыла. Ул конференция эшендә дә Дәрдемәнднең катнашуы хәбәр ителә. Гарәп хәрефләрен татар теле үзенчәлекләренә җайлаштырып үзгәртү үрнәкләрен 1910 елларда ук тәкъдим иткән кешенең мондый гыйльми мәҗлестән читтә калмавы берәүдә дә шик тудырмыйдыр, шәт.
Егерменче гасыр башында барлыкка килгән байтак кына хәйрия җәмгыятьләре эшендә дә бертуган Рәмиевләр һәм алар-ның гаилә әгъзалары бәрәкәтле эшләр башкарганнар. Ризаэтдин хәзрәтнең алда күрсәтелгән хезмәтендә «Шакир әфәнденең Оренбург, Тозтүбә, Ялта, С.-Петербург, Троицк җәмгыяте хәйрияләрендә… гомерлек әгъза булуы» турында әйтелә. Энесе Закирның да «Оренбург мөселманнары хәйрия җәмгыяте «Белек»не (1906 — 1918), «Сәет бистәсе мөселманнары хәйрия җәмгыя-те»н (1906—1917), «Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте»н (1912 — 1918 еллар, Закир бай — рәис, Шакир улы Сөләйман, Фатих Кәрими әгъзалар һ.б.) оештыруда катнашуы, актив әгъза булуы мәгълүм. «Оренбург мөселман хатын-кызлар җәмгыяте хәйрия» оешмасын (1912— 1917) оештыруда Дәрдемәнднең кызы Зәйнәп Рәмиева әйдәп йөрүчеләрдән була. (Оренбург исеме кергән барлык җәмгыятьләрнең дә зшчәнлеге губерна күләмендә җәелдерелгән.)
Ике бертуган «алтынчы байлар»ның Оренбург казна палатасы уздырган алтын чыгару сәнәгате хуҗалары съездларының даими вәкилләре булуын да әйтү кирәктер. Шулай ук алар Бөтенроссия күләмендә уздырылган шундый ук чараларда, рәсми тантаналы вакыйгаларда да катнашалар. Бер генә мисал. Николай Пне Россия императоры тәхетенә тәгаенләү тантанасы билгеләнә. Аңа татарның да берничә мәшһүр шәхесе чакырулы була: мөфти хәзрәтләре Мөхәммәдьяр Солтанов, Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспралы һ.б. Шул исемлектә «алтын приискалары хуҗасы М.Рәмиев» тә теркәлгән. Исмәгыйль бәйнең шушы тантанада катнашуын тасвирлаучы язмаларның искәрмәләрендә М.Рәмиевне Мөхәммәтсадыйк дип шәрехләү очраклары бар. Дөреслектә ул кеше Мөхәммәтшакир булырга тиеш. Николай Пне тәхеткә тәгаенләү 1894 елда уздырыла, ә Мөхәммәтсадыйк карт 1892 елда ук вафат булган. Шушы уңайдан тагын бер искәрмә: белүемчә, совет чоры язмаларының күпчелегендә бу ике бертуганның инициаллары «Ш» һәм «3» хәрефләре белән бирелгән булса, 1917 елга кадәрге байтак кына документларда алар икесе дә «М.М.» (Мөхәммәтшакир Мөхәммәтсадыйк улы, Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы) инициаллары белән теркәлгән, һәм кайвакыт аларның кайсысы турында сүз баруын фәһемләү дә авырлаша.
«Чабаталы морзалар». Совет хакимияте дәверендә «татар буржуйлары» буларак танылган Рәмиевләр гап-гади татар авылында туган, икенче бер татар авылында тәрбия алганнар. Ләкин гади авылда тусалар да, гади крестьян балалары түгелләр. Ул заманнарда авылларда борынгы аксөяк бабаларының матур сыйфатларын сакларга тырышкан, берничә гаиләдән генә торган аерым кавем, каста вәкилләре дә булган. Аларның аксөяклек билгеләре, шуңа табыну үрнәге — белемгә сусаганлык, үз заманына хас белем дәрәҗәсен үзләштерүгә тырышу. Борадарән Рәмиевләр дә шул даирәдән, шундый тәрбия үрнәгендә тәрбияләнгәннәр. Күрәбез ки, алар яшьтән үк, мәдрәсә гыйлеменнән тыш, рус телен һәм язуын камил үзләштерүгә дә, шәрык дөньясының мәшһүр зыялылары хезмәтләре белән танышырга да өлгергәннәр. Шакирның русчадан тыш гарәп телендә дә иркен аралашуын бәян итә Ф.Кәрими «Ауропа сәяхәтнамәсе» китабында («Морза кызы Фатыйма» — Казан.— 1996).
1899 елда Фатих, Төркиядә укыганда француз телен дә үзләштергән кеше буларак, Шакир Рәмиевне Парижда оештырылган сәнәгать күргәзмәсенә озата бара. Парижда алар ундүрт көн булалар. Сәнәгать күргәзмәсен күреп-карап йөрүдән, алтын приискалары кирәгенә бәйле эшләрне башкарудан тыш, алар анда Европа мәдәнияте казанышлары белән дә танышалар. Французча һәм гарәпчә чыгып килгән газета нашире вә мөхәррире шәех Әбу Нәзара идарәханәсендә дә булалар. «Киттек. Күрештек. Хуш кабул итте. Парижда яшәгәндә бер төректән төрекчә лисан да үгрәнмеш. Французчаны да бер француз әдибе кадәр белмәктәдер. Шакир әфәнде белән гарәпчә сөйләштеләр. Аның сөйләгәнен Шакир әфәнде тәмаман аңлар иде»,— дип яза әдип.
Дәрдемәндкә багышланган язма истәлекләрдә өзеп кенә әйтелмәсә дә, аның беркадәр французча белгәнлегенә ишарәләр бар. Аны күреп белгән Оренбург төбәге картларыннан ишетелгән сүз бу. Каенише Мөхәммәтҗан улы Рәшит тә (1910 елда туган) бер әңгәмә вакытында: «Кайвакыт ул ишегалдында французча сөйләнеп йөргән»,— дип әйткән иде, Дәрдемәнднең соңгы, Орскида яшәү дәверен искә алып. Ә оныгы Бәширдә шагыйрь култамгасы салынган төрекчә-немецчә сүзлек саклана.
Ризаэтдин бине Фәхретдин нәшер иткән шәҗәрәдә Рәмиевләрнең Габделкәрим бине Исмәгыйль бине Рәхимколдан соңгы бабалары Урман морза буларак теркәлгән. Элгәрерәк заманда рус дәүләтенә хезмәт иткән бабалары Тимри тылмач кебек, ул да Россия патшалыгында рәсми танылган морза булгандырмы — әлегә билгесез. Бәлки, үзе яшәгән тирәлектә идарәче даирәләрнең берәр төрле вазифасын үтәүче булгандыр? Казан ханлыгы рус патшалыгы тарафыннан яулап алынгач, кайбер ышанычлы бәк-морзаларга Зәй елгасы тирәләрендә казак хезмәтен үтәү — яңа чик буен саклауны оештыру бурычы йөкләнүе тарихта теркәлгән. Шул ук төбәктә чик буе корылмалары төзетеп, яңадан-яңа авылларга нигез салып йөргән Надир аксөяк эшчәнлеге төбәк тарихчысы Җәмит Рәхимов хезмәтләрендә тасвир ителде инде. Патшалыкның чик буйлары Урал-тауның аръягына күчерлгәч, ул морзаларның күпчелеге шул тарафларга «авышуы» да мәгълүм. Ә инде элекке җирләренә берегеп калган, яңа урынга күчәргә теләмәгәннәргә карата югары даирәләрнен сәясәте үзгәргән. Алар, инде кирәкләре калмаганлык-тан үз ихтыярларына җибәрелеп, гади ясак түләүчегә тиң «чабаталы морзалар» дәрәҗәсенә төшерелгәннәр.
Урман морзадан соңгы буын да шул язмышка дучар ителгән булса кирәк. Шуңа күрә Ризаэтдин хәзрәт тә өлкәнрәк буын Рәмиевләргә карата: «Габделкәримнән элгәреге бабаларының мәгыйшәт вә мәшгулиятләре хакында тәхкыйклы мәгълүмат юк»,— дип яза. Габделкәримнең исә баштарак туган-үскән якларында — Тайсуган авылы төбәгендә — бер мәчет имамы вазифасын үтәгәнлеге, аннары атасы һәм ахун абзасы барып урнашкан Эстәрлетамак тарафына күчеп, сәүдәгәр булып китүе бәян ителә. Мөгаен, аның атасы Исмәгыйль электән үк сәүдә белән шөгыльләнгән булгандыр да, олыгая төшкәч тиҗ-җарлык дилбегәсен улына тапшыргандыр. «Габделкәрим… Эстәрлетамак сәүдәгәрләре сыйныфына мәнсүб. Торган урыны Җиргән карьясе (авылы)… вафаты 1851 сәнәдә вә кабере Җиргәндәдер»,— диелгән шәҗәрәдә. Исмәгыйльнең кайчан, кайсы тарафта гүр иясе булуы тәгаенләнмәгән.
Мөхәммәтсадыйк Җиргәндә туган. Җиргән авылы Уфа белән Оренбург шәһәрләрен тоташтырган зур әһәмияткә ия юлның кыл уртасында диярлек урнашкан. Ул унсигезенче йөзнең икенче яртысында, Эстәрлетамак каласы белән бер үк вакытта төзелә башлаган. Җиргән Агыйдел үреннән агызылган салларны кабул итүче пристань буларак төзелсә, аннан илле чакрымнар түбәндәге Эстәрлетамак Казакъ ханлыгы чигендәге Тозтүбә шахталарыннан китерелгән тозны һәм шул тирәдә төзелгән заводлардан чыккан әйберләрне үзәк өлкәләргә озату өчен салынган. Сал белән төшерелгән агачның байтак өлеше Җиргәннән егерме чакрымда урнашкан Пашков байларның бакыр кою, селте заводларына озатылган, калганы сәүдә максатында файдаланылган.
1794 елгы бишенче ревизия вакытында Җиргәндә иллеләп татар, шул чамада ук мукшы һәм утыз җиде чуаш ир заты теркәлгән. Ә бер гасырдан соң анда 633 йорт исәпкә алынган, халкының күпчелеген татарлар тәшкил иткән.
Сәлим белән Исмәгыйль Рәмиевләр 1770 еллар тирәсендә шушы яңа ачылган сәүдә төбәгенә килеп төпләнәләр. Сәлим монда абруйлы дин әһеле буларак таныла, озакламый ахун итеп билгеләнә. Исмәгыйль Эстәрлетамакта да, Җиргәндә дә кибетләр ачкан булырга тиеш. Сәүдә эшләре белән төбәк башкаласы Оренбургка да, әле Россиягә кушылмаган Казакъ ханлыгындагы ярминкәләргә дә йөргәндер, мөгаен.
Ул көннәрдән соң ике гасыр чамасы вакыт узгач, без, фотограф Зөфәр Бәширов белән Җиргәнгә барып, анда сәүдәгәр Рәмиевләр эзләрен барларга тырышып йөрдек. Авылның һәм андагы колхозның абруйлы кешеләре белән дә, Рәмиевләр фамилиясен йөртүчеләр белән дә очраштык. (Искә төшереп үтик, бу зур авылда гасыр башында татарның тагын ике абруйлы шәхесе — язучы Мирсәй Әмир белән аның каенише, күренекле тарихчы Мидхәт Мөхәррәмов та туганнар.)
Авыл элек өч өлештән торган: кайчандыр әби патша төзеткән юлны «иярләп» өч чакрымга сузылган киң урамда рус вә мукшылар яшәгәнлектән — «урыс очы» булган. Авылның Эстәрлетамак тарафындагы башы — «мещаннар очы». Бүген дә анда рус һәм татар сәүдәгәрләреннән калган, бик затлы кызыл кирпечтән төзелгән, шундый ук кызыл кирпечле коймалар белән уратып алынган биналар еш очрый. Ләкин аларның борынгы хуҗаларын хәтерләүчеләр генә юк диярлек. Рәмиев фамилиясен йөртүчеләр дә ерак бабалары тарихын яхшы белмиләр: «Без советчарак тәрбияләндек, картлар безгә бабаларыбыз хакында аз сөйләделәр»,— димәкчеләр. Хәер, ул заманнарда андый тарихны сөйләү куркыныч та булгандыр шул.
«Ясаклылар очы»ндагы йортлар гадирәк, фәкыйрьрәк. Егерменче елларда монда волость идарәсендә эшләп киткән Мирсә-яф комсомол да, шушы очның мәрхүм мулласы утарыннан зур дөньяга аяк баскан булачак тарихчы Мидхәт тә — ясаклылар саналган.
1851 елда Самара губернасы оештырылганчыга кадәр Зәй буендагы Тайсуган, Агыйдел буендагы Җиргән авыллары да, Эстәрлетамак шәһәре дә Оренбург губернасы биләмәсенә кергәннәр. Соңрак Оренбургта тупланып, татар халкының үзаңын, мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән борадарән Рәми-евләрне дә, шул шәһәрдә беренче татарча басмаханә ачучы Гыйльман ахун Кәримине һәм улларын, аның каенише, «Шура» журналы мөхәррире Ризаэтдин бине Фәхретдинне дә, икеләнмичә, бер төбәктән чыгучылар, якташлар дияргә була. Аларның барысының да төп ватаны — Татарстанның хәзерге Әлмәт төбәгендәге авыллар: Тайсуган, Кичүчат, Түбән Чыршылы, Миңлебайлар — барысы да элек Оренбург губернасының Бөгелмә (Богырыслан) өязенә кергәнәр.
Матбугатта дөнья күргән шәҗәрәләрдә Мөхәммәтсадыйкның туган елы күрсәтелмәгән. «1892 сәнәсендә , апрельнең 22 сендә 63 яшендә вафат итмештер» диелгән. Димәк, ул якынча 1828—1829 елларда туган булырга тиеш. Сәүдә эшләре белән аңа Каргалыда һәм Оренбургта еш булырга туры килгән. Зурдан кубып иген икмәгән, һөнәрчелекнең күп кенә төрләре белән даими шөгыльләнмәгән, мал асрау белән көн күргән саф башкорт төбәгендә утырган ерак Юлык авылына да аның йомышы төшкәләгән. Татар авылы Юлыкта һәр елны зур ярминкә оештырылган, анда җыелган башкорт бай-түрәләре белән еллык алыш-биреш килешүләре төзелгән. Татар сәүдәгәрләре анда кызыл мал, тары-бодай, көндәлек башка кирәк-яракны китергән. Шунда ук кемнән һәм күпме аяклы мал сатып аласы билгеләнгән. Базары бик үтемле булганлыктан, губернаның көнбатыш төбәкләрендә урнашкан татар сәүдәгәрләре арасында да ул ярминкә мактаулы саналган.
Шул ярминкәгә бер баруында Мөхәммәтсадыйк Юлыкта бөтенләйгә төпләнергә ният кыла, кечерәк бер сабын заводы һәм өй сатып ала. Үз көче белән тире-күн эшкәртү заводын салдыра. Киң казакъ даласы белән Себер чигендә бихисап зур мәйдан биләгән Орск өязендә, шулай итеп, Рәмиевләрнең яңа тормышы башланып китә. Мирхәйдәр Фәйзи 1917 елда: «Орск өязе Курскиның бөтен губернасы кадәр, чит мәмләкәтләрдән Дания… аңардан кечерәк»,— дип яза.
Юлык ике зур юл чатында — дәүләт күләмендә әһәмиятле саналган Оренбург — Верхнеуральск һәм Эстәрлетамак — Орск юллары кисешкән урында губерна җитәкчеләре карары белән 1780 еллар башында барлыкка килгән. Монда күчерелгән татарлар почта ташучы, дәүләт хезмәтен үтәүчеләрне йөртүче ямчылар булалар. Оренбург, Эстәрлетамак кебек, өч йөз егермешәр, өч йөз иллешәр чакрымдагы шәһәрләргә даими рәвештә йөреп торган кешеләрнең, әлбәттә, җир сукаларга, иген игәргә вакытлары да калмаган. Хәер, башкортлар аларга җирне дә бик әз бүлеп бирәләр: авылдан дүрт тарафта берәр чакрымнан соң ызан казыгы кагыла. Ямчылар юл йөргәндә вак-төяк белән сәүдә иткән, һөнәр үзләштергән. Шунлыктан Юлык, башлыча, һөнәрчеләр, кәсепчеләр авылы буларак таныла. Ул Орск өязенең иң зур авылларыннан саналган. Гасыр башында анда биш йөзгә якын йорт булган. Монда яшәүчеләр аз-маз булса да, иләк-чиләк ярдәмендә алтын юу белән дә шөгыльләнгәләгәннәр. Авыл янәшәсендәге Ирендек тау тезмәләре тирәләрендә әле соңгы сугыш елларында да алтын бөртекләренә юлыгучылар булгалаган.
Юлыкта Рәмиевләр иганәсенә төзетелгән таш мәчет 1993 елдан кабат үз вазифасын үтәүгә кереште. Ул мәчет каршында ир балалар мәктәп-мәдрәсәсе бинасы да төзелгән була. 1905 елдан соң Гәүһәр Рәмиева тырышлыгы белән монда кыз балалар мәктәбе, кул һөнәре өйрәтү курслары ачылган. Аларны укыту өчен Оренбургтан ике белгеч китерелгән. Шул ук елларда, башлыча, Рәмиевләр иганәсе исәбенә, җәмәгать китапханәсе эшли башлый. Аны, өстәмә хезмәт хакы алып, Рәмиевләр мәчете мәзине һәм аның хатыны тоталар. Китапханә дүрт көн ир-атлар, ике көн хатын-кызлар өчен билгеле бер вакытта ачык була. Авылның зур таш кибетен дә Рәмиевләр тоткан.
«Россиянең алтын корольләре». Шакир кызы Камиләдән туган Гадилә Айда, Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм галиме, алдарак телгә алынган китабында Рәмиевләрне шулай дип атый. «Рәмиевләр гаиләсе Россиянең санаулы байлары катламыннан саналырдай бер гаилә иде… Эшкә сәләтле кеше буларак, Мөхәммәтсадыйк… Россия хөкүмәтеннән Урал тауларында урнашкан бер алтын приискасын туксан тугыз елга дип килешеп сатып ала. Шуннан соң инде эше җайга салына — алтын хәзинәсе чыганаклары өстәлә бара» — ди.
Мөхәммәтсадыйкның 1862 елда Юлыкка килеп урнашуы да, бәлки, киләчәк язмышына бәйле булгандыр. Шул дәвер рус матбугатында бәян ителгәнчә, бу төбәк бит ул елларда «алтын бизгәге» чорын кичергән. Урал тауларының көнчыгыш сыртындагы башкорт һәм аңа чиктәш дала казакълары җирләрендә зурдан тотынып алтын чыгару кәсебенә керешү 1830 елларда башланып китә. Баштарак инеш, чишмә буйларында, тау куышларында ялтырап күренгәләгән сибелмә алтынны аерым һәвәскәрләр, вак артельләр чүпләп баеган булса, утызынчы еллардан соң монда чын алтын шаукымы башлана. Урак өсте басуына карга көтүе ябырылган кебек, алтын чыгаруны зур кәсепкә әверелдерергә хыялланучылар төрле тарафтан монда ябырыла. Аңа губерна һәм Россия шәһәрләреннән тыш, ерак чит ил байлары да кул сузалар. Элек чик буе сагында булган гаскәриләр һәм аз санлы чиновниклар яшәгән фәкыйрь Орск каласында, тиздән инглизләр дә бер ширкәт һәм банк ачып җибәрәләр.
Хәзерге Баймак районының Күсәй авылы янында беренче зур приисканы генерал А.Жемчужников 1837 елда ача, дип яза Башкортстанның баш геологы Басыйр Мәһадиев. Ике елдан соң Оренбургның эре җир биләүчесе Н.Е.Тимашев (К.Тәфкилев кияве, атлы казаклар атаманы Тимашев нәселеннән булса кирәк) берьюлы өч приискага нигез сала. Дөрес, берничә елдан соң ул аларны ике татар сәүдәгәренә — Динмөхәммәтев белән Байкиев фамилияле кешеләргә сатып җибәрә. Шагыйрь анасы Хәнифә Дашкованың нәсел-ыруыннан да кемдер алтын казу эшенә тотынып караган булса кирәк — Урал төбәге «алтынчы»лары исемлегендә Дашков фамилияле кеше дә очрый. Мәгәр, алар берсе дә Рәмиевләр дәрәҗәсендәге алтын чыгару осталыгына күтәрелмәгәннәр.
Мөхәммәтсадыйк беренче приискасын Юлыктан сиксән чакрым чамасы ераклыктагы шул ук Күсәй янәшәсендәге Ишбирде авылыннан сатып ала. Аны бөлгенлеккә төшкән бер рус кешесеннән 1869 елда алды, дип язалар. Гадилә оныкчасы тасвирлаганча, ул прииска хөкүмәттән алынмаган булса да, алыш-биреш, билгеле инде, хөкүмәт рөхсәте белән башкарылгандыр. Шуннан соң Садыйк бай ел саен бер-ике прииска ала яисә яңа ятмалар ача торган була. Хөкүмәтнең, хәзинә табылган ятмада бер кешенең өлеше чикләнгән булырга тиеш, дигән таләбен үтәү сәбәпле булса кирәк, хәзерге Башкортстанның Күсәй — Хемәс авыллары аралыгында Рәмиевләрнең Хәнифә исеменә ачылган, «Шакирский», «Закирский» дип йөртелгән приискалары, Чиләбе төбәгенең Балкан авылы янәшәсендә «Искәндәрский» (Закир улы исеме), «Мидхәтский» (Шакир улы исеме) һ.б.лар исемендәге приискалар бар.
Мөхәммәтсадыйк карт гомере чигендә улларына ике дистәләп алтын шахталарын мирас итеп калдыра. Уллары ул санны икеләтә арттырып, совет хакимиятенә кырыктан артык алтын чыганагын «бүләк» итәләр.
Алтын чыгару эшен камилләштерүгә Шакирның зур өлеш кертүе махсус әдәбиятта да теркәлгән. Мәсәлән, ул алтын юу агрегатына җитди үзгәреш кертеп, аны камилләштерүгә ирешкән. Балкан авылы янындагы приискаларда алтын комын юдыру эшләрен күзаллап үтик.
Хәзерге Магнитогорск шәһәреннән алтмыш километр чамасында көнчыгыштарак урнашкан ул авылга 1895 ел вакыйгасыннан соң нигез салына. Мул сулы Гүмбәй елгасы буенда кечерәк кенә нагайбәк казаклары авылы — Требия хуторы була. Рәсми документларда ул «Восьмой хутор» дип тә йөртелгән. Шул елда Кувшинов фамилияле кеше коесыннан өч бөртек алтын табыла. Милләттәшлек хисе өстенлек иткәндерме.— бу хәбәр тиздән Рәмиевләргә җиткерелә. Алар авыл очында ук яңа приискага нигез салалар да, якын-тирәдәге дала җирне дә тикшереп чыгалар, һәм бу хутордан өч-дүрт чакрымда тагын да баерак ятмаларга юлыгып, анда да берничә шахта ачалар, һәм шулар иң бай хәзинәле шахталар буларак танылалар.
Булачак Балкан авылы уртасында идарә утары төзелә, шуның янәшәсендә өч ясалма күл булдырыла. Шахталар, нигездә, чит илдән кайтарылган җиһазлар белән коралландырыла. Электр тогы алу өчен локомобильләр кайтарыла. Артезиан коелары казыла. Күлләргә су куәтле насослар ярдәмендә кудырыла. Күл буйларында кырык дәү чиләкле берничә чыгыр, көне буе җай гына әйләнеп, комны юдыру агрегатына су коеп тора. Ул чыгырны дүрт атлы тарттырып әйләндерәләр. Шахталар авызы янында кечерәк чыгырлар әйләнеп тора — алар комлы, балчыклы бадьяларны җир астыннан өскә күтәрәләр. Шулар янына ике тәгәрмәчле үзбушаткыч арбалар чиратлап килеп, бадьялардан бушатылган йөкне күл ягына таба алып китә торалар. Алтынны комнан, балчыктан аеручы махсус корылма күперчегенә менеп йөкләрен бушаталар да тагын шахталарына китеп баралар. Алар бушаткан ком-ташлар корылманың махсус иләкләре өстенә коелган арада, зур улакларга чиләкләрдән чиратлап су агызыла. Комнар, вак чуерташлар шыбырдап улак буйлап агып китәләр, алтын бөртекләре авыш улак төбендә ялтырашып калалар.
Ул алтыннар аннары Рәмиевләрнең шул төбәк утарларындагы таш келәтләренә саклануга куелган. Юлык, Күсәй авылы янәшәсендәге Солтан приискасы, Чиләбе төбәгендәге Балкан, хәзерге Оренбург җирләренең төньягындагы Шихан авылы янәшәсендәге Сахара приискы шундый алтын туплау урыннары булган. Балкан, Юлык авылларында бүген дә шул максат өчен тау ташыннан төзелгән нык келәтләр бар. Англиядә эшләнгән, бертуган Рәмиевләрдән калган серле йозаклы зур бер сейф бүген дә Тубинск руднигы идарәсендә (Баймак шәһәре) алтын хәзинәсен туплау һәм саклау өчен кулланыла. Шул ук идарә бинасы да, картлар сөйләвенчә, 1929 елда Юлыктан күчерелгән Рәмиев байлар йорты икән. 1920 — 1929 елларда ул йорт авыл мәктәбе буларак файдаланылган. Зур-зур бүлмәләре булган мәктәп иде дип сөйлиләр.
Рәмиевләрнең дәүләткә алтын тапшыру кенәгәләренең күпчелеге хәзерге көндә Башкортстан Республикасының геология идарәсендә саклана. Кайсы төбәктән күпме алтын тапшырылганлыгы мәгълүм. Әмма җир куеныннан күпме алтын алынганын төгәл әйтә алмыйлар: Россиядә бит урлашу гадәте бүген генә барлыкка килмәгән. Мәсәлән, егерменче еллар азакларында Рәмиевләрнең бер прииска идарәчесенең җир астына күмгән яртышар потлы ике алтын «кирпечен» табалар. Шул уңайдан барлык Рәмиевләрне Чиләбе төрмәсенә җыеп, алтышар-тугы-зар ай тоталар. Аларның күпчелеге аннан акланып чыга: байлыкны яшерергә алар рөхсәт итмәгән була.
1979 елда икенче бер идарәченең кызы, пенсия яшендәге бер коммунист-ветеран, шундый ук алтын кирпеченең «үз өлешен» — 464 граммлы кисәкне Сибай банкы аша Тубинск идарәсенә «бүләк итеп» тапшыра…
Урал-тау төбәгендә алтын чыгару сәнәгатенә багышланган гыйльми китапларда Рәмиевләр приискаларына һәм алар эшчәнлегенә дә зур урын бирелә. Бай мәгълүматлы шундый ике хезмәтне телгә алып китәсе килә. СССР Геология комитеты нәшрияты 1926 елда Ленинградта «Материалы по общей геологии и прикладной геологии» җыентыгының 16 нчы чыгарылышын нәшер итә. Анда 1915 елда Балкан авылы төбәгендә тикшеренүләрдә катнашкан галим А.Н.Заварицкийның «Материалы для изучения золотоносных районов Урала» дип исемләнгән зур хезмәте дә урын алган. Ул китапта М.Гафури повестенда телгә алынган «ат башы хәтле самородок» турында да бәян ителә.
1985 елда Уфада нәшер ителгән «Из истории Южноуральских горных заводов XVIII — Х1Хв.» китабында да алтын чыгару сәнәгатенә урын бирелә. Ул китапның авторлары Г.ФГудков белән З.И.Гудкова.
Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә урнашкан Рәмиевләр приискаларының кайберләрендә алтын чыгару эше бүген дә дәвам иттерелә. Туксанынчы еллар башында Солтан приискасы янында биш кило чамасы авырлыктагы самородок табылуы мәгълүм. Балкан авылы төбәгендә алтын ятмаларын казу эшләре 1925 елда туктатылган була. Мәгәр авыл урамнары башында, күл буйларында бүген дә әле тау-тау булып җир куеныннан чыгарылган ком, чуерташ өемнәре калкып утыра. Аларны хәзерге заман техникасы аша үткәрсәң, кабат хәзинә чыгачак икән. Солтан төбәге приискаларында шулай эшләгән хосусый милекле бер артель зур уңышка ирешкән. 1994 елда Балканнан берничә чакрым читтәрәк шундый ук «җаваплылыгы чикләнгән» бер артель эшкә кереште дә бугай.
Рэмиевлэрнең нәсел-нәсәбе, варислары. Рәмиевләрнең борынгы буын вәкилләре шәҗәрәсе Ризаэтдин бине Фәхретдин тарафыннан бәян ителгән. Ул бертуган Рәмиевләрнең бабалары Габделкәрим исеме белән тәмамлана (1 нче схема. Аларда исемнән соңгы җәя эчендә ул кешенең туган елы, кайбер очракта туган урыны һәм вафат булган елы, җирләү урыны күрсәтелә).
Ризаэтдин Фәхретдин төзегән шәҗәрә.

1 нче схема
Габделкәрим (? — Җиргән, 1851)

Исмәгыйль (? — 1801) Бертуганы Сәлим ахун (? — Эстәрлетамак, 1819)

Рәхимкол (? — ?)

Урман морза

Кабкай морза

Түләй (Юлай) морза

Колай морза

Сөләйман морза

Тимри морза (Рәми)

Рәми

Ихсан

Миргалим

Беренче шәҗәрә нәшер ителүдән соң сиксән ел чамасы вакыт үткәч, 1989 елгы «Казан утлары» журналының соңгы санында, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Рәмиевләр нәселеннән берәү» дигән мәкаләсе дөнья күрде. Анда Исмәгыйль ага Рәмиевнең әдипкә үз кулы белән язып биргән шәҗәрәсе урнаштырылган. Билгеле инде, Исмәгыйль ага аны төзегәндә «Шура» журналында Риза хәзрәт нәшер иткән өлгедән файдаланган булырга тиеш. Әмма аның язмасында: «Тимри бине Рәми Мәскәү патшалыгында, Иван III чорында тылмач Митри Рәмиев буларак таныла… Рәмиевләрдән берәү турында Н.П.Загоскинның «Юрий Милославский» исемле романында да сөйләнә», — диелгән җөмләләр дә өстәлгән.
1991 елда Рәмиевләр нәселенең хәзерге буын вәкилләреннән ике кеше тагын бер кулъязма шәҗәрә төзегәннәр. Машинкада биш бит чамасында булган ул хезмәт белән мине Закир оныгы Бәшир ага Рәмиев таныштырган иде. Ул шәҗәрә, нигездә, Сәлим ахун варислары тармагын — егерменче йөз башында Эстәрлетамак төбәгендә яшәүчеләрне барлаган. Аны төзүчеләр үз хезмәтләренә нигез итеп Исмәгыйль ага вариантын алган-лыкларын белдерәләр. Ләкин алар ялгышлык беләнме, әллә башка максат беләкдерме, Сәлим ахун белән бер вакыттарак Эстәрлетамакка килгән Исмәгыйль исемен төшереп калдырганнар. Шул рәвешле унтугызынчы гасыр урталарыннан икегә аерылган ике тармак берләштерелгән. Сәгыйть Рәмиев, Исмәгыйль Рәмиевләр дә Дәрдемәнд белән бер тармак вәкилләре булып киткәннәр (2 нче схема).

2 нче схема
Мөхәммәтшакир (1857 — 1912)

Мөхәммәтзакир (1859 — 1921, Орск)

Мөхәммәтсадыйк (1828 — 1892), хатыны Хәнифә Дашкова (Яуш авылы, 1825 — 1896, Юлык)

Габделкәрим

Исмәгыйль

Рәхимкол
Рәхимкол улы Сәлим ахунның 10 улы, 7 кызы була. Сәлим ахун Рәмиев варисларыннан мәгълүмнәре: улы Мөхәммәтҗан, аның улы Лотфулла, аның улы шагыйрь Сәгыйть Рәмиев. Тагын бер улы Бәхетгәрәй, аның оныгы Гариф — Эстәрлетамакта яз ахуны, аның улы Габдрахман — 1910 елдан Женева университетында укыта.
Сәлимнең тагын бер улы Габделхәлим була, аның улы Габделхаликъ, аның улы Габдулла — Эстәрлетамак шәһәрендә берничә кибет хуҗасы, аның улы танылган журналист, язучы Исмәгыйль Рәмиев (1896— 1969). Исмәгыйль кызы Дилбәр — 1950 еллардан Мәскәү янындагы Шатура шәһәрендә яши.
Җиргән, Эстәрлетамак төбәгендә яшәүче Рәмиевләр белән Юлык төбәге Рәмиевләре арасында туганлык элемтәләре бик күптән өзелгән. Мәсәлән, 1917 елның декабрендә Оренбург шәһәрендә узган Бөтенбашкорт корылтаена Галимҗан Ибраһи-мовның ярдәмчесе һәм сакчысы буларак барган Исмәгыйль Рәмиев сөйләвенчә, шунда ул беренче мәртәбә бишенче буын кардәше өендә була. Г.Ибраһимов аны шагыйрь белән очрашу көнен билгеләр өчен җибәрә. Билгеләнгән көндә озаклап кич утыру ниятеннән Галимҗан белән тагын Дәрдемәндләргә баралар. Чәй табыныннан соң өчәүләп шагыйрьнең эш бүлмәсенә күчәләр, революция тудырган үзгәрешләр һәм яңа тәртипләр хакында әңгәмә башлана. Исмәгыйль аганың: «Алар янында бераз утыргач та мин торып киттем. Китап киштәләре бик бай иде, шуннан берсен, үземчә бик кызыклысын алып актарырга керештем дә онтылдым»,— дип сөйләгәне хәтеремдә.
1990 еллар башында Оренбургта яшәүче, төбәк тарихын барлаучы Мәдинә апа Рәхимкулова миңа Дашкин Әлмөхәммәд һәм аның хатыны Әминә варисларының хәзерге көнгәчә дәвам иттерелгән нәсел тармагы белән танышу мөмкинлеген тудырган иде. Анда Хәнифә Дашкова-Рәмиеваның да балалары һәм Шакир белән Закирдан туган оныклары исемнәре теркәлгән. Дөрес, оныклар исемлеге бик үк төгәл түгел сыман… Анда хәзерге күпчелек эзләнүчеләргә мәгълүм булмаган тагын өч бала исеме түбәндәге тәртиптә урнаштырылган: Камилә, Гомәр, Галихәйдәр. Мөхәммәтсадыйк белән Хәнифәнең 1850 елда өйләнешүен искә алганда, бу балаларның кимендә икесе Шакирга хәтле үк туган булырга тиеш. Юлык авылы зиратының Рәмиевләргә нисбәтләнгән өлешендә дүрт-биш кабер ташы бер тирәдәрәк урнашкан. Шуларның берсе Мөхәммәтсадыйк картка, икенчесе Хәнифәгә багышланган. Шуларга якын торган өченче ташның фотосыннан әлегә «Гомәр Мөхәммәтсадыйк» сүзләрен генә укый алдык. Аның кайчан туып, ничәнче елда вафат булганлыгы әлегә ачыкланмаган. Дәрдемәнднең «Гасырлар авазы» журналында (Рамил Миңнуллин. // Гасырлар авазы.— 1999.— № 1, 2) урын алган хатларында мәгълүм җәмәгать эшлеклесе, фабрикант Хәсән Акчурин һәм Нургали исемле бер кеше «җизни» дип аталганнар. Димәк, болар борадарән Рәми-евләрнең әлегә безгә билгеле булмаган апаларына өйләнгән кешеләр. Шул ук вакытта әлегә аларның бертуган Камилә исемле кыз кардәшләре булуы гына билгеле, аның да язмышы ачыкланмаган. Дашков-Дашкиннар шәҗәрәсендә исә аналары ягыннан Хәдичә, Гайшә, Фатыйма исемле туталары булуы бәян ителә. Ләкин аларның берсе Чанышев морзада, икенчесе Габитов фамилияле кешедә кияүдә дип күрсәтелгән, Фатыйма исемлесе ялгыз теркәлгән.
Мөхәммәтсадыйкның кыз туганнары булганмы-юкмы, әлегә билгесез. Шунысы хак — Юлыкта алтын чыгаручы байлар нәселеннән кала да Рәмиев фамилияле кешеләр яшәгән. Шакирның соңгы, дүртенче хатыны Камилә дә шундый нәселдән. Аның бертуганында кияүдә булган Мәрьямбикә апа белән 1988 елда бик озаклап сөйләшеп утырган идек. «Ирем ягыннан да, әнием тарафыннан да мин байларга туган тиешле. 1918 елның азакларында, хуҗалары авылда булмаганда, аларның кибетләрен таладылар. Мин дә, ун яшьләрдәге кыз, иптәш кызларыма ияреп шунда барып чыктым. Без килгәндә ашамлыклар таланып беткән, киштәләрдә кирәкмәсрәк нәрсәләр генә аунап ята иде. Мин дә күптән кызыгып йөргән ике дәү курчакны кочаклап өйгә кайттым. Шунда анам үземне бик каты орышты: «Алар безнең якын кардәшләр, үзләреннән сорамыйча бернәрсәләрен дә алырга ярамый»,— диде».
Ул вакытта мин, сүзгә мавыгып китеп, Мәрьямбикә апаның әнисенең Рәмиевләр белән бәйләнешен ачыкларга онытып җибәргәнмен. Чөнки без шунда ук икенче бер кызыклы язмыш турында — Мирхәйдәр Фәйзинең якын дусты, оста гармунчы һәм җырчы Вафа Әдигамов турында сөйләшеп киттек. Вафаның да бу гаилә белән туганлык бәйләнеше якын була. Утызынчы еллар башында гармунчы Вафаның фаҗигале үлемен дә бу гаилә авыр кичерә.
Мөхәммәтсадыйк хаҗиның варисларын барлар алдыннан, тагын бер үзенчәлекне искәртеп үтү кирәктер: бу нәселдә бер үк исемне йөртүчеләр бик күп. Бәлки, исем кушудагы мондый тәртип борынгыдан килгән бер морзалык чиредер. Фабрикант Акчуриннар, борынгы бәкләр нәселеннән булган Яушев сәүдәгәрләр шәҗәрәләре белән танышканда да шушындый ук хәл күзәтелә. Шушы язмада гына да Рәмиевләр нәселеннән өч Камиләне искә алдык инде: Шакирның дүртенче хатыны да, беренче хатыныннан туган кызы, Гадилә Максудиның анасы да шул исемне йөртәләр. Бу токымда Исмәгыйль, Морад, Диләфрүз, Фирдәвес, Фоат исемнәре дә еш кабатлана. Зәйнәп, Дилбәрләр дә берничә. Аларны барлау барышында саташып бетәрлек. Морад исемле ир балалар Шакир гаиләсендә дә, Закир варислары арасында да берничәү.
1980 елларда Юлык авылы укытучылары Шакир белән Закир байларның нәсел-нәсәбен барларга тырышып караганнар.
Рәмиевләр нәселенә катнашы булган яисә аларда хезмәт иткән карт-карчыклардан истәлек язмалары яздырып алганнар. Шулар арасында бик әһәмиятле хатирәләр дә бар. Шакирның Яушевларда кияүдә булган кызы Фатыймага яшьли бала карашкан Мәрхәбә әбинең истәлекләре аеруча кызыклы иде. Дөрес, Шакир гаиләсенең 1900 елга кадәр җәен приискаларда, кышын Юлыкта яшәве сәбәпле, мәктәп ядкарьнамәсендәге мәгълүматның күбрәге аның варисларына багышлы. Истәлек сөйләүче әбиләр дә, нигездә, Шакир гаиләсендә хезмәттә булган: бала карашканнар, өй эшләрен башкарганнар. Балкан авылында да шундый ук вазифалар үтәгән, әмма сиксәненче еллар азагында гүр иясе булган ике әбинең уллары белән дә хәбәрләштек. Әхтәм Бәхтияров белән Рәфкать Бәдретдинов бала чакта әниләренә ияреп байлар утарына да баргалаганнар, шул чор тормышын үзләре дә беркадәр хәтерлиләр иде. Шушы эзләнүләргә нигезләнеп, мин дә бер шәҗәрә төзегән һәм аны 1994 елның декабрендә «Шәһри Казан» газетасында бастырган идем. Ул вакыттан соң тагын кайбер нәрсәләргә ачыклык кертелде.
1999 елның 26 ноябрендә «Мәдәни җомга» газетасында Сарман — Әлмәт төбәгенә бәйле шәхесләр тарихын барлаучы Дамир Гарифуллинның «Тайсуган, сиңа күпме сер сыйган» исемле мәкаләсе чыкты. Анда да Рәмиевләр нәселенең шәҗәрәсе китерелә (Дәрдемәндкә бәйле тармак). Ләкин ул мәкаләдә дә исемнәрне, вакыйгаларны бутау күренеше күзәтелә. Шул ук газетаның 2000 елгы 24 март санында, җавап рәвешендә, «Дәрдемәнд шәҗәрәсенә өстәмәләр» дип исемләнгән мәкаләм басылды.
Шакирның дүрт хатыныннан унөч (кайберәүләр ундүрт дип раслый) баласы туган. Беренче хатыны Гәүһәр Оренбургта тәрбияләнгән кыз булса кирәк. Төп чыгышлары Каргалыдан дигән хәбәр дә бар. Ф.Кәрими икенче бер сәяхәтнамәсендә Шакир каенише Хәмитҗанны Оренбургның зыялы яшьләреннән дип, Арабов фамилияле кеше дип таныта. Гәүһәрнең алты баласы буй җиткән (3 нче схема).

3 нче   схема
Мөхәммәтшакир (Шакир) балалары һәм оныклары (4 хатыннан)
I. Гәүһәрдән туган 6 бала һәм оныклар:
1. Фатыйма (? — ?) Касыйм (? — ?), Диләрә (? — ?), Диләфрүз (? — ?)
2. Сөләйман (? — 1930?) Рәфкать (? — ?),   Гөлнур (? — 1980 еллар).   Исеме билгесез.
3. Диләфрүз (? — 1972)
4. Камилә (1893—1973)
Гадилә (1912 — 1992),   Наилә (1914 — ?)
5. Фирдәвес (? — 1980)
Диләрә (1923),   Әлмирә (1925).
Икесе дә Ташкентта яшәде.
6. Рәүф (? — 1920 еллар)
II. Мәхбүбә (?— 1917) балалары:
1. Зәйнәп (1901— 1916),   2. Назнин (1903— 1916),
3. Мәрьям (1905 — 1916),    4. Фәтанәт (1910 — ?),
5. Мәүва Жданова (1912 — 1994тән соң)
III. Фатыйма Габитова (? — ?) — улы Әхмәт-Мидхәт (? — ?). Улы тугач вафат була.
IV. Камилә (якынча 1894 — 1940 еллар) Шакирдан улы Рәшит (1912, Балкан — 1978, Темәс) туган.

Камилә 1920 елларда икенче иргә чыга. Рәшит, кыяфәте белән «тач атасы» кебек булса да, башка фамилияне йөрткән.
Олы кызлары Фатыйма Троицк байлары Яушевларда кияүдә була. Ул бер малай, ике кыз үстерә. Чыгышы белән Троицкидан булган, советлар дәверендә туган бер иптәш, Габделвәлиме, әллә Әхмәтвәлиме Яушевның хатыны Дәрдемәнд кызы Рауза булырга тиеш, дигән иде. Үз төбәкләрендә зур эшләр башкарган Яушев байларның (шәҗәрәләре буенча Казан ханлыгы чоры Арча ягы бәкләреннән) эшчәнлеге дә, биографиясе дә бездә әле барланмаган. Дәрдемәнд кызы Рауза да әле ул елларда яшүсмер генә бугай. Ризаэтдин хәзрәт кызы Әсма апа Шәрәф: «Без Рауза белән бер чордарак үстек. Инкыйлабка чаклы Галимҗан Ибраһимов аңа гашыйк булган иде»,— дип сөйләгән иде. Рауза биографиясе әле тулысыңча өйрәнелмәгән. Революциядән соң ул әнисе белән Искәндәр абыйсы карамагында яши. «1938 елда Баймакта вафат булды»,— дип сөйләде Бәшир ага Рәмиев. Әйе, Рәмиевләрнең Яушевлар белән бәйләнешләре тулаем ачыкланмаган. Баймак, Юлык төбәге картлары Шакирның бер улы да Яушевлар кызына өйләнгән бугай дип әйткәләделәр. Кем ул? Тулы мәгълүмат әлегә юк.
Диләфрүз Гәүһәрнең өченче баласы булырга тиеш. Мәдинә апа Рәхимкулова тасвирлавынча, ул Урта Азиядә яшәгән, 1972 елда вафат булган. Балалары ачыкланмаган. Сәүдәгәр Борнаев-ларга якынлыгы булган бер Орск кешесе: «Ташкентта япа-ялгыз үлеп калды»,— дип әйткән иде.
Бу гаиләдән Камилә — иң бәхетле язмышлы кыз. Гимназияне тәмамлаган елында ук аны, унҗиде-унсигез яшьлек гүзәл кызны, татарның күренекле җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Думасы депутаты Садрый Максудига ярәшәләр. Булачак кияүнең кыз белән танышырга килү күренеше кызлары Гадиләнең соңгы китабында тасвир ителә. Туй мәҗлесе 1910 елның ноябрендә Оренбург шәһәрендә зурлап уздырыла. Камиләнең ике кызы — С.-Петербургта туган Гадилә һәм Казанда туган Наилә — 1921 елдан Финляндиядә, 1925 елдан соң Төркиядә әти-әниләре белән яшиләр. Икесенең дә икешәр баласы бар. Камилә 1973 елда Төркиядә вафат. Кызы Наилә Истанбулда гүр иясе була.
Фирдәвес Ризаэтдин бине Фәхретдин улы Габделәхәттә кияүдә. Өйләнешкәч Уфада һәм Мәскәүдә яшиләр. 1937 елда ире репрессияләнгәч, берьялгызы ике кыз үстерә. Диләрәсе хәзер сәнгать фәннәре докторы. Фирдәвес 1980 елларда кызлары кулында Ташкентта вафат була. Гәүһәрнең кече улы Рәүфнең 1912 елдан С.-Петербург университетында укый башлавы турында Исмәгыйль Рәмиев хезмәтләрендә хәбәр ителә. 1920 еллар башында аның әнисе һәм марҗа хатыны белән Орск шәһәрендә һәм шуннан ерак булмаган авылда яшәгәнлеге бер язмада теркәлгән. Еш авырган, шул ук елларда вафат та булган.
Икенче бала булып туган Сөләйман бу гаиләнең генә түгел, борадарән Рәмиевләрнең төп терәге. Шакир вафатыннан соң — 1912 елдан ул атасының барлык приискаларының фактик идарәчесе. Хатыны Әсманы берәүләр Яушевлар кызы дип әйтәләр, икенчеләр сәүдәгәр Борнаевлар нәселеннән димәкчеләр. Алар-ның ике улы, бер кызы туа. Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләрендә телгә алынган Гөлнурның 1980 елларда Сәмәркандта вафат булуы хакында хәбәр бар. Сөләйман совет хакимияте елларында да җитәкчелек эшләре башкарган. 1930 еллардан соң эзе югала.
Шакирның икенче хатынының төп яшәү урыны — Верхнеуральск шәһәре. Шакир вафатыннан соң дөнья күргән язмаларда аның Гәүһәрдән башка хатыннары телгә алынмый диярлек. Шул ук вакытта башка хатыннарының булуы да инкарь ителми. «Вакыт» газетасының 1916 елгы 27 июль санында имзасыз «Фаҗигале вакыйга» хәбәре басылган: «Ю июльдә Верхний Урал шәһәре янындагы дачада мәрхүм Шакир әфәнде Рәмиевнең өч кыз баласы илә тәрбияче кызлары Урал суына батып һәлак булганнар»,— диелә анда. Мәхбүбә биш кыз бала анасы була (3 нче схема). Әлеге фаҗигадән соң исән калган Фәтанәтнең егерменче елларда кияүгә чыкканлыгы мәгълүм. Кече кызлары Мәүва утызынчы еллардан Уфа шәһәрендә укыта. Орск төбәгеннән чыккан Жданов фамилияле бер татарда кияүдә була. 1994 елда Уфадан егерме чакрымнардагы бер авылда яши иде. Уфада, элек Рәмиевләр гаиләсе белән якыннан аралашкан Орск кешесендә, бер фото саклана. Гасыр башында, Екатеринбург шәһәрендә Шакир бер чибәр хатын һәм өч-дүрт яшьләрдәге кызчык белән фотога төшкән. Фоторәсем артына соңрак: «Уртада мин — Зәйнәп»,— дип язылган. Җаек (Урал) елгасында батып үлгәндә Зәйнәпкә ундүрт яшь була.
Шакирның өченче хатыны Фатыйма Габитова тумышы белән Юлыктан. Төп яшәү урыны Балкан авылында. Ул Хәнифә Дашкованың кыз туганы Хәдичә нәселеннән булырга мөмкин. Аның туганы Харис (Мөхәммәтхарис) Габитов Рәмиевләрнең Балкан төбәгендәге приискаларның баш идарәчесе. Икенче бер туганы — Мөбәрәк Габитов та бер шахта идарәчесе. (Башкортстанның 1920 елларда алтын, бакыр чыгару тресты башлыгы булган Зарифулла да, Фәрит Яруллинның якын дусты һәм яшьтәше композитор Рәүф тә шушы Габитовлар нәселеннән). Фатыймадан туган Әхмәт-Мидхәт (Мидхәт Рәмиев) 1912 елдан Бельгиядә яши, Льеж шәһәрендәге техник институтта укый. Ике елдан соң, 1914 елның җәй башында монда укырга дип Закир улы Гариф та килә. Шул елда башланган Бөтендөнья сугышы аларны ватаннарыннан аерып калдыра. Истәлекләргә караганда, Мидхәт 1945 елга кадәр Европада яши, Бөек Ватан сугышыннан соң Америкага китә. Гариф сугыштан соңгы елларда Финляндиядә яши, укыта, өйләнмәгән. 1971 елда, Гадилә Айда Италиядә Төркиянең вәкаләтле вәкиле булып эшләгәндә, ул Камилә туганы белән очрашу өчен Римга бара.
Фатыймадан Әхмәт-Мидхәт кенә туып кала. Аның вафа-тыннан соң Шакир Юлыктан Фәйзулла кызы Камилә Рәмиевага өйләнә. Камиләдән туган Рәшитне (1912) Юлык картлары бөтен төс-кыяфәте, хәрәкәтләре белән атасына бик охшаган иде дип сөйлиләр. Ул Баймак төбәгендәге алтын чыгару идарәләрендә инженер вазифасын башкарган, башбирмәс Зәки Вәлидинең «мөстәкыйль дәүләтенең» соңгы башкаласы булган Темәс авылында җитмешенче еллар азагында җирләнгән.
Шакирның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Ул вакытта аңа илле дүрт яшь була. Хәтер чуалу чире башлангач, аны башкала табибларына күрсәтергә һәм шунда дәваларга ниятлиләр. 1912 елның март урталарында якын туганнары һәм энесе Закир аны озата баралар. Мәскәүгә якынлашып килгәндә, Воскресеньск станциясеннән кузгалганда, Шакир Рәмиев поезд астында калып вафат була.
Оренбург шәһәренең хәзерге Пролетарская (элекке Перовская) урамында, драма театры бинасы артында ук, Шакир-Гәүһәр гаиләсе яшәгән йорт исән. Әлбәттә, элеккеге иркен ишегалды, ишегалды бакчасы сакланмаган. Элек аның янәшәсендә Рәмиевләрнең матбугат хезмәткәрләре өчен тотылган йорты да булган, ишегалды бакчалары уртак саналган. Ризаэтдин хәзрәт гаиләсе дә шунда яшәгән. Хәзер аның урынында биш катлы зур йорт. Шакир хәзер Оренбург шәһәре уртасында калган Иске татар зиратында җирләнгән. Шунда ук чордашлары Гани, Мәхмүт бай Хөсәеневләр һ.б. мәгълүм шәхесләр каберләре.
Закир Рәмиев Орск сәүдәгәре Мостафа Борнаев кызы Мәхүбҗамалга (1861 — 1943) өйләнгән. 1885 елдан алар Оренбург шәһәрендә яшиләр. Затлы итеп эшләнгән өйләре шәһәрнең хәзерге Ленинская урамында әле дә бар. (Шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге 1989 елда аның диварына истәлек тактасы беркетте.)
Закир һәм Мәхүбҗамал җиде бала үстерәләр (4 нче схема). Сигезенчесе — Фоад (1903 — 1903) — тугач та вафат була. Олы кызлары Өммегөлсем шул шәһәрнең уртакул сәүдәгәре Гариф Камаловта кияүдә була, дүрт кызлары үсә. Бер кызлары — Кафия апа 1994 елда исән, Мәскәүдә яши иде. Өммегөлсем 1921 елның көзендә тиф авыруы йоктырып вафат була. Аны соңгы юлга озатырга дип Орскидан килгән атасы Закирны да тиздән шул ук чир аяктан ега.

4 нче схема
Мөхәммәтзакир (Закир) белән Мәхүбҗамал балалары һәм оныклары:
1. Өммегөлсем (1883— 1921)
Рабига (? — ?), Суфия (1913 — ?), Кафия (1915 — 1994тән соң), Галия (1919— 1948, Ашхабад)
2. Искәндәр (1886 — 1943) Бәшир (1918— 1994), Равил (1927)
3. Зәйнәп (1891— 1977) Баязид (1915— 1942), Асия (1919— 1980 еллар)
4.    Рауза (? — 1938)
5.  Гариф (1893— 1971, Рим)
6. Җәгъфәр (1895 — 1976)
Фоат (? — 1980′ еллар, Новосибирск),   Зөбәрҗәт (1928), Морад (? — 1990 еллар, Чиләбе)
7. Морад (1898— 1922)
8. Фоад (1903 — 1903)

Шакир нәселендә дә, Закир нәселендә дә «морзалар авыруы» (хәтер чуалу чире) белән авыручылар барлыгы билгеле.
Уллары Искәндәр 1886 елда Оренбургта туган, 1943 елда Томск  шәһәре  тирәсендәге  ГУЛАГ лагеренда  вафат  булган, шунда җирләнгән дә. Дәрдемәнднең өч улы да, Оренбургта яшәгән күпчелек зыялыларныкы кебек үк, башлангыч белемне «Хөсәения» мәдрәсәсендә үзләштергән. Мәдрәсәнең рөшди өлешен тәмамлагач, Искәндәрне С.-Петербург гимназиясенә биреп укыталар. Шунда немец телен дә яхшы үзләштергәч, Германиядәге Фрайберг тау академиясенә укырга җибәрәләр. 1914 елда шул академияне тәмамлап иленә кайта, үзләре карамагындагы приискалар идарәчелегендә эшли. Верхнеуральск шәһәре кызы Шәрифзадә Дашковага өйләнә. Уллары Бәшир тугач, 1918 елның май башында алар Орск шәһәренә күчеп китәләр. Искәндәрләр анда Мәхүбҗамал туганнары гаиләсендә 1926 елның февраль башларына кадәр яшиләр. Орскида совет хакимияте ныклап урнашкан көннәрдән, 1919 елның урталарыннан Искәндәр үз белгечлеге буенча совет оешмаларында эшли. 1926 елның башында аны яңарак оешкан «Башкирзолото» трестына, Баймакка   эшкә  билгелиләр.  Шәрифзадә  вафатыннан  соң  ул  элек үзләрендә хезмәт иткән, тумышы белән Чистай төбәгеннән булган Минсафага өйләнә. Баймакка күчкәч тә аларның беренче сабыйлары вафат була. Икенче уллары Равил 1927 елда Баймакта туган, Уфада үскән. Институтта геолог белеме алган. Баш-кортстанда һәм Себердә геология идарәләрендә эшләгән. Хәзер Уфада яши, өч улы, берничә оныгы бар.
Зәйнәп Оренбургта туган, шунда ук гимназия тәмамлаган бугай. Самара шәһәрендә дә ниндидер курсларда укыган. Ире — язучы, драматург Ярулла Вәли, төп чыгышы буенча Буа өязеннән, гасыр башында Бозаулык шәһәрендә сәүдәгәр булган. Берничә хикәя китабы, пьесалар авторы. 1906 елда аны «Вакыт» газетасына финанс-хуҗалык эшләрен башкару хезмәтенә чакырып китерәләр. Аннары ул Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсенең хуҗалык һәм финанс эшләре өчен җаваплы була. 1936 — 1937 елларда репрессияләнә. Гаиләсе 1927 елдан Уфада яши. Мәхүбҗамал монда 1943 елда кызы Зәйнәп кулында, Зәйнәп исә 1977 елда кызы Асия кулында вафат булганнар, икесе дә Уфа зиратында җирләнгәннәр. Зәйнәп улы Баязид 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Аның 1941 елда туган инженер улы Юрий машинасын талаучылар тарафыннан җитмешенче елларда Уфада үтерелә. Кызлары Асиянең буй җиткән ике баласы бар. Ире, Мөхәммәдиев Нургали, 1950 елларда Уфа шәһәренең баш архитекторы булган. Зәйнәп Вәлиева 1959 елда Башкорт-стан дәүләт музеена Дәрдемәнднең жилетын, чит илдән кайтарткан затлы, 24 кешегә исәпләнгән сервизын, Хәнифә әбисенең бәрхет күлмәген һ.б. кайбер әйберләрне бүләк итә. Вафаты алдыннан тагын анасыннан калган «көмеш» самоварын, «З.Р.» вензеле төшерелгән, алтын йөгертелгән кашык-вилкаларын да тапшырырга ниятләгән була. (Кашык-вилканың берәр данәсен Татарстан дәүләт музеена тапшыру өчен дип кеше аркылы Казанга да җибәрә.) Зәйнәп соңгы елларда кардәш-ыруын барлау, бер-берсенә якынайту мәшәкатьләрен дә үз өстенә алган була.
Раузаның туган елы ачыкланмаган. Ул Самара гимназиясендә укыган. Шул елларда булса кирәк, ике кыз туган фотога төшкәннәр. Ул фото, Зәйнәп һәм Раузаның исемнәре күрсәтелмичә, татар байлары кызлары буларак, бер китапта дөнья күргән. Шул рәсемгә карап, бу кызларның яшь аралары зур булмаска тиеш дип уйлыйсың. Яушев байлар белән кияү-киленлек мөнәсәбәтләрен тикшергәндә Рауза турында алдарак та сүз булган иде.
Җәгъфәр (1895 — 1976), «Хөсәения»нең рөшди өлешеннән соң Оренбургта реаль училище тәмамлаган. Оренбург, Орск тирәләрендә булган гражданнар сугышында, 1920 елда Муса Мортазин җитәкчелегендәге башкорт атлылары дивизиясе белән Киевны поляклардан сугышып алу яуларында катнашкан. Дивизия командирының корал тәэминаты буенча ярдәмчесе булган. Шунда бер кулын өздереп, Орск шәһәренә, әти-әнисе карамагына кайта. Әнисенә кардәш тиешле Гөлнур Борнаевага өйләнә. Аларның ике улы (Морад, Фоат), бер кызы туган. Варисларында үзе язган шигырь дәфтәрләре саклана. Рәмиевләр егерменче елларда   төрмәгә  утыртылгач,  генерал  Муса  Мортазинның Җәгъфәрне яклап язган хаты да бар. Дәрдемәндкә багышланган истәлек кулъязмасын һәм атасының кайбер язмаларын тотып, Җәгъфәр илленче еллар урталарында Казанга да килгән. Ул язмалар папкасының язмышы әлегә билгесез. Кызы Зөбәрҗәт: «Бездә андый язмалар юк»,— ди. Ул вакытта Язучылар берлеге идарәсе булган Гомәр ага Бәширов аңа әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән. Бәлки, ул кулъязмалар бүген дә галим архивында сакланадыр. Утызынчы еллардан башлап Җәгъфәр Рәмиев башта алтын приискаларында, соңгы елларда Чиләбе өлкәсенең Башкортстан белән чиктәш бер авылында хисапчы булып эшләгән, шунда ук вафат та.
Гариф (1893—1971), мәдрәсәнең рөшди өлешен һәм Оренбург реаль училищесын тәмамлаганнан соң, 1914 елда Бельгиядәге Льеж шәһәрендә укый башлаган, дип алдарак язган идек. 1974 елда Истанбулда нәшер ителүче «Казан» журналы аның язмышын ачыклауны үтенеп язылган хат ала. Ул хатны Уфадан Искәндәр улы Равил язган. Шул елның май аенда Гадилә Айда журналда «Ариф Рәми» һәм «Камилә Максуди» исемендә ике кечерәк белешмә урнаштыра. Равил ага Рәмиевкә Гадилә Айда урнаштырган белешмәнең русчага тәрҗемәсен җибәрәләр. Гадилә түбәндәгеләрне язган: «1967 елдан мин Римда Төркия илчелегендә сәркәтиб булып эшли идем.  1971 елның язында Анкарадан әнием Камилә Максуди кунакка килде. Гариф абый пенсиядәге укытучы иде. Егерме еллар элек аның бездә, Төркиядә
булганы бар иде. Аннан соң Парижда да очрашкан идек. Берничә атна бергә булырбыз дип, Римга да чакырдык. Элегрәк ул авырып хастаханәләрдә дәвалануы турында хатларында хәбәр иткәләгән иде. Ләкин нинди авыру белән авыруын белми идек. Аңарда үпкә шеше авыруы һәм астма икән. Римның эссе һавасы аңа килешмәде, ике атнадан соң аны хастаханәгә салырга туры килде. Вафат булгач, мин аны Римның мөселманнар өчен билгеләнгән каберлегендә мөселман йолаларын үтәп җирләдем».
Морад Закир улы — яшьли авырган, 24 яшендә дөньядан киткән дигән мәгълүмат бар.
Закир нәселеннән совет хакимияте дәверендә зур уңышка ирешкән кеше — Искәндәр улы Бәшир була. Ул 1918 елда Оренбургта туган, 1994 елда Мәскәүдә вафат була. Утызынчы еллар башында, мәктәптә укыганда ук Бәшир радиоалгычлар ясау белән мавыга, атасы ярдәмендә беренче зур радиоалгычын сафка бастыра. 1936 елда Мәскәү энергетика институтының радио белгечлеге бүлегенә укырга керә. Ләкин 1938 елның май аенда, атасының кулга алынуы сәбәпле, аннан чыгарыла һәм билгеле бер уку йортында башка укымый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Шул заман радио җайланмаларын үзлегеннән үзләштергән кеше буларак, тиздән аны башкомандую-щий карамагындагы махсус элемтә батальонына күчерәләр. 1943 елның декабрендә ул яңарак оешкан бер ябык фәнни-тикшеренү институтына фронттан эшкә чакырыла. 1947 елның башыннан инде ул анда радиолокациянең бер юнәлеше буенча әйдәп баручы инженер һәм аерым эшләнмәләрнең баш конструкторы була. Дөрес, атасы һәм бабасы биографияләренә бәйле рәвештә аңа 1948 елда бу ябык фәнни институтны калдырып китәргә, СССР Фәннәр академиясенә буйсынган бер институтка күчәргә туры килә. Димәк, фән юлын ташламый. 1955 — 1968 елларда ул Пенза шәһәрендә электрон хисаплау машиналарын һәм космоска бәйле эшләнмәләрне проектлаштырыл вә эшләп чыгаручы фәнни институт белән заводта баштарак төп белгеч, аннары баш инженер була. 1970 — 1980 елларда Мәскәүдә СССРның Фән һәм техника дәүләт комитетында — Электрон хисаплау системалары баш идарәсендә башлык урынбасары вазифасын башкара. СССР Дәүләт бүләге лауреаты булган кеше. Күп кенә яңа ачышлар, яңа төр хисаплау машиналары һәм үзе сайлаган өлкәдә космоска бәйле җиһаз һәм эшләнмәләр авторы. 1962 елдан техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес.
Мәскәү үзәгендәге квартирасы да чын иҗат кешесенә хас булган җиһазлар белән җиһазландырылган иде. Шунда ук, бер почмакта, кечерәк универсаль станок та тора. Димәк, үзенә кирәк булган кайбер механик детальләрне шунда үзе үк эшләп тә караган. Эш өстәле тирәсендәге тумбочкаларны, бер стенаны иңләгән китап шкафын да үз кулы белән ясаган икән. Кул эшләгәндә баш ял итә дигән әйтем хак ул.
— Бабам Дәрдемәнд тә кайбер эшләрне үзе эшләргә яраткан,— дип, ул Зөфәр Бәширов белән миңа ышкылар, чүкечләр дә чыгарып күрсәткән иде. Аларга, металл өслекләрен ертып, тырнап, кайчандыр «Рәмиев» дип тамга да салынган икән шул. Тубинск руднигы конторасындагы Рәмиевләрдән калган сейфның да эчке ягына, металл җирлеккә, шул фамилия язылган булуын сөйләделәр. Ләкин ул сейфны ачып күрсәтмәделәр: эчендәге алтын байлыкларын чит-ят кешегә күрсәтергә ярамый, диделәр.
Бәшир улы Искәндәр бүгенге көндә Мәскәүдә чит ил эшмәкәрләре белән уртак бер ширкәттә эшли.
Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең 1906 елда патша Россиясенең Беренче чакырылыш Дәүләт Думасына Оренбург губернасыннан депутат буларак сайлануы алдарак әйтеп кителде. Билгеле ки, Беренче чакырылыш Дәүләт Думасы озак эшләми — тәүге утырышы шул елның 27 апрелендә, соңгысы июль башында уздырыла.  Депутатлар  барлыгы  утыз  тугыз  мәртәбә  бергә җыелып сөйләшәләр, киңәшәләр. Бу чакырылышта катнашкан 499 кеше ил күләмендә мөһим булган карарлар кабул итәргә өлгерми. Депутатларның күпчелегенең үз чыгышларын патша хакимияте  сәясәтен  һәм  аерым  хакимият  вәкилләрен  каты тәнкыйтьләүдән башлаулары  (хөррияткә йөз тоту чоры бит) тиздән эшчәнлекләренә чик куя. Шул ук елның 8 июлендә патша Николай II депутатларны тарату турындагы фәрманга кул куя. Бу чакырылышта катнашкан егерме биш мөселман депутат үз фракцияләрен рәсми рәвештә теркәргә дә өлгермичә калалар, чөнки Урта Азиядән сайланган депутатларның күпчелеге башкалага бик соңлап киләләр.
Закир Рәмиев барлык утырышларда да катнашмаган булса кирәк. Шул дәвер Дәүләт Думасы архивын яхшы белгән, мөселман депутатлар эшчәнлегенә багышлап җитди хезмәтләр язган тарихчы Диләрә Усманова әйтүенчә, ул архивта Закир Рәмиев-нең депутат анкеталары да юк икән. Мөгаен, ул аларны тутырып тапшырырга өлгермәгәндер. Ә фотога төшәргә өлгергән — «де-ло»сында бик мәһабәт кыяфәттәге сурәте саклана икән. Хәер, әдәбият сөючеләргә ул фото таныш инде — шагыйрьнең 1929 — 1959 елларда нәшер ителгән «Сайланма әсәрләр» китапларында урын алган. Ә менә шул чакырылыштагы мөселман депутатларның күмәк төшкән фотолары әлегә табылмаган. Бәлки, булмагандыр да.
Мөселманнар фракциясе рәсми рәвештә теркәлеп өлгермәсә дә, кавказлы Галимәрдән Тупчибашев рәислегендә аның җитәкче бюросы сайлана. Закир Рәмиев анда казначы итеп билгеләнә. Татарлардан тагын кемнәр катнашкан соң ул Беренче чакырылыш депутатлар утырышларында? Аларның исемлеген без Икенче чакырылыш мөселман депутатларның җиде кешелек бер төркеме нәшер иткән «Дума» газетасының фактик мөхәррире, мәгълүм журналист һәм сәясәтче Фоат Туктаровның «Беренче, Икенче вә Өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре» китабыннан (Казан, 1909), яки классик әдибебез Галимҗан Ибраһимовның кайбер хезмәтләреннән укып белә алабыз. Мәсәлән, аның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дип исемләнгән китабында (Казан, 1925) түбәндәге юлларны укыйбыз: «Думага үткән татар вә башкорт вәкилләр түбәндәгечә бүленәләр: капиталистлардан Закир Рәмиев, Сәхибзадә Максудов; либерал алпавытлардан, морзалардан Сәетгәрәй Алкин, Әбүсогуд Әхтәмев, Сәлимгәрәй Җантурин, Шаһхәйдәр Сыртланов, Котлымөхәммәд Тәфкилев; кулак һәм муллалардан — Тәтештән М.Миңлебаев (Фәйзелкотдүс), Вятка губернасыннан Шәмсетдин Хөсәенов» һ.б. Бу исемлеккә әле Чистай төбәге сәүдәгәре Гариф Бадамшин кермәгән. Олуг әдип аны Икенче чакырылыш депутатлар төркемен барлаганда санап үтә. Ул депутатлыкка ике мәртәбә сайланган.
Күрәбез ки, Закир Рәмиевнең фикердәшләре булган күпчелек татар депутатлары үз халкының якты киләчәге өчен дип байтак эш башкарган зыялы затлар. Милләт язмышын кайгырткан милләтпәрвәр шәхесләр. Ләкин аларга, Дәүләт Думасы мөнбәрен файдаланып, үз милләтләре язмышын җиңеләйтердәй изге омтылышларын үтәрлек ирек кенә бирелмәгән. Бергә тупланып та өлгермәстән, алар куып таратылганнар. Халык тарафыннан сайланган вәкилләр җыенын болай куып тарату дөрес түгел дип, ризасызлык белдереп чыгучыларны зинданга утыртудан да тартынмаганнар.
Депутат булган айларда Закир, башка күпчелек халык вәкилләре кебек үк, С.-Петербургның үзәк урамында — Нева проспектындагы «Астория» кунакханәсендә урнашкандыр, мөгаен. Депутат ярдәмчесе сыйфатында башкалага аны әдип Фатих Кәрими озатып килгән. «Вакыт» газетасы мөхәррире дә буларак ул, әлбәттә, Дума утырышларыннан үз газетасына хәбәрләр дә җибәреп торырга тиеш иде. Шул көннәрдәге башкаладагы хәлләрне беркадәр күз алдына китерердәй «Хыялмы? Хакыйкатьме?» повестен дә шул ук айларда яза башлаган булуы ихтимал. Ул китап Казанда 1908 елда нәшер ителгән. (Дөрес, андагы вакыйгалар Икенче чакырылыш Дума депутаты белән булган хәл дип тасвирланган. Ләкин әсәрне укыганда күз алдына барыбер Закирларга бәйле көннәр килеп баса.)
Рәмиевләр шәҗәрәсенә бәйле өстәмә мәгълүмат бик тә соңга калып, ул нәсел вәкилләренең өлкәнрәк буыны бу якты дөньяны ташлап киткәч кенә туплана башлады. Шунлыктан бу язмада китерелгән кайбер фактларның бигүк төгәл булмавы, кемнәрнеңдер исемнәренең үзгәрәк, үзгәртебрәк язылган булуы да ихтимал. Алар өчен укучыларым, бигрәк тә Рәмиевләр варислары алдында алдан ук гафу үтенәм.

2002

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*