ТАТ РУС ENG

Нурмөхәммәт ХИСАМОВ XX йөз башы татар шигъриятендә Сәгыйть Рәмиев


Сәгыйть Рәмиев әдәбият тарихында күпкырлы талант буларак яктыртыла. Бу чыннан да шулай. Рәмиев — шагыйрь дә, прозаик та, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе дә. Әмма ул — барыннан да элек шагыйрь. Алай гына да түгел, ул — XX йөз башы татар шигъриятенең тулаем иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәнгати йөзен билгеләгән өч зур шагыйрьнең берсе. Нечкә эстет Галимҗан Ибраһимовның татар шагыйрьләре турында фикер йөрткәндә, иң беренче булып күз алдына килә торган иҗатчы Сәгыйть Рәмиев диюе тикмәгә генә түгел бит. Тукайның да негатив планда, ирония беләнрәк әйтелсә дә, «мин бит синең кебек… коеп куйган поэт кына түгел…» диюендә Рәмиевнең чын шагыйрьлеге һәм Аурупа мәдәниятенә ия шагыйрьлеге төсмерләнә.
Татарның милли уянышы һәм яңарышы контекстында булсын,   әдәбияттагы  Көнчыгыш  һәм  Көнбатыш  синтезы кебек фундаменталь процесс яссылыгында булсын, Сәгыйть Рәмиев шигърияте — чорның кануниятле күренеше.  Әгәр иҗтимагый-фәлсәфи һәм  инсани эчтәлек,  шулай ук сән-гатьчәлек ягыннан төпченеп тикшерсәң, өч шагыйрьнең — Тукай, Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиевнең — үзара тыгыз бәйләнешен, шигъри форма җәһәтеннән бер-берсенә органик керешүен күрергә мөмкин. Музыкаль яисә акцентлы яңгыраш ягыннан да аларның шигъри эзләнүләрендә бик күп уртак моментлар табып була. Һәм аларны нык аерып торган сыйфатлар бу шагыйрьләрнең талант һәм темперамент үзенчәлегенә, таянган традицияләренең һәм йөз тоткан шигъримәктәпләренең, күңелләрен баглаган иҗтимагый катлау һәм көчләрнең үзенчәлекле төсмерләренә бәйле.
Сәгыйть Рәмиев лирикасын чордашларыннан нык аерып торган эчтәлек сыйфаты ул — алардагы эмоциональ төенләнеш үзенчәлеге. Аның романтик темпераменты әнә шушы төенләнештә гәүдәләнә. Чорда һәм тормышта аны канатландырып, дәртләндереп җибәрә торган факторлар — шәхес хөрлеге, милли уяныш, иҗтимагый алгарыш һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Чорга хас социаль азатлык хәрәкәте зур чигенеш һәм борылышлар белән бара. Шагыйрьнең югары иҗтимагый, инсани идеалы, ашкын дәрте адым саен җәмгыятьтә барган хәрәкәт салмаклыгына килеп бәрелә, шуннан лирик каһарманның сабырсыз гайрәт чигүләре башлана, ул шунда үзенең көчсезлеген күреп өзгәләнә.

Аһ, әгәр бу куцлем үткен
Сөнге я ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..
Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә.
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.

Әмма шагыйрьнең рухы бер сынып, бөгелеп төшкәч, күтәрелер өчен янә көч таба, һәм ул өмет тулы шушындый юлларын яза:

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу — калыр, бу — ялтырар!
Һәм, караңгы төн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!

Әлеге өмет мотивында Тукайның шушы юллары белән аваздашлык юкмы:

Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.
Юк! Түбән калмас бу җан: фиттърәттпә гали булган ул,
Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул.

Шул ук вакытта өмет куәте бу ике шагыйрьдә ике төрлерәк. Сәгыйть Рәмиевнең фикер һәм кичерешләре төн шартларында бара, якты өмет тә караңгы төнне алыштырган айлы төн рәвешендә сынландырыла. Тукайда рухани күтәрелеш якты көнгә, кояшка бәйле рәвештә гәүдәләнә.
Романтик шәхеснең фаҗигасе тирәлек белән килешкесез каршылыкка корыла. Дөньяга зур таләпләр белән караган шәхес аның рәхимсез шартлары белән даимән тартышта яши һәм табигый ки җиңелә… Шагыйрьнең бу тартышны гәүдәләндерүендә ярымтоннар, йомшак төсләр һәм төсмерләр бөтенләй булмый, ул абсолют төшенчәләр белән эш итә. Көрәшче шәхес еш кына обыватель, мещан мохитеннән иза чигә, аның аңламавыннан һәм агрессив тукынуыннан, царизм шартларында исә, аның хыянәтеннән, яшерен чәнчүләреннән газап күрә. Шул шартларда каһарманның ярсу нәфрәте шушы мохитне бөтен халык итеп абсолютлаштыра.
«Лев Толстой хатирәсенә» шигырендәге әдип үлеменең үзенчәлеген шәрехләүдә бу бигрәк тә ачык чагыла:

«Ямь халыктан чит»,— диде ул, җан биреп,
Чит бер өйдә һәм аңа шан, дан биреп…
Үлмәде ул, ул терек, мәңге ул — ай,
Тик халыктан читтә — ямь тапты шулай.

Сәгыйть Рәмиевнең Пушкин әсәре нигезендә язылган «Пәйгамбәр» шигырен алыйк. Тукайның Лермонтов «Пәйгамбәр»ен ирекле тәрҗемә итүе белән бер үк вакытта эшләнә бу. Аларга чагыштырма анализ әдәбият белемендә кат-кат ясалды. Мәрхүм Гали ага Халитнең С.Рәмиевтәге индивидуализмны Тукай гуманизмына каршы куеп яктыртуы безнең хәтердә. Пушкин шигыре, һичшиксез, Мөхәммәд пәйгамбәр тарихына бәйле коллизиягә таяна. Ул шагыйрьлек миссиясендә пәйгамбәрлек вазифасы күрә. Лирик каһарманның күкрәген ачып, йөрәк урынына утлы күмер салган «Алты канатлы Серафим» (Рәмиевтә, табигый ки: Җәбраил):

Глаголом жги сердца людей,— дип китә.
 
Сәгыйть Рәмиевтә Җәбраил гамәлләренең гали һәм җаваплы гәүдәләнеше яктыртылгач, пәйгамбәрлек куәсе-вазифасы алган лирик каһарман шулай эш итә:

Китеп бер тау башында ултырамын;
Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.

Мондый финал чыннан да сәер. Фәрештә пәйгамбәрлек тапшырып китә, ә лирик каһарман демоник нәтиҗә ясый. Бу әдәбият галименә, яки инсаниятче укучыга ошамаска мөмкин. Ләкин тормышта һәм әдәбиятта шушы күренеш булган. Без аның белән санашырга һәм моның мәгънәсен төшенергә тиешбез. Сәгыйть Рәмиевнең мохит белән антагонистик каршылыктагы лирик каһарманы пәйгамбәрлек миссиясенә дә демоник яңгыраш бирә. Бу — аның һәм чорның трагедиясе. Мохит һәм шәхеснең шушы килешкесез каршылык коллизиясе аның гөнаһсыз табигать шигыре — «Авыл» әсәрендә дә чагылыш тапкан.

Әй авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш!
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә.
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.

Авылның идеаллаштырылган матурлыгы шәһәргә каршы куела. Әмма шагыйрь үзен дә шул матурлыкка чит итеп күрә. Әлеге дә баягы: тирәлек һәм мохит, демонизм фаҗигасе.
Мондый каршылыклы коллизияләр һәм абсолютлар бирелеше безнең хиссият һәм гамәлләр дөньябызга чит һәм зарарлы түгелме? Киресенчә, бу лирика — шигъриятебезнең зур байлыгы, казанышы. Башка бөек шагыйрьләребез белән бергә, Сәгыйть Рәмиев үзенең көчле хисләр өермәсе аша кеше күңеленең татар шигъриятендә аңарчы күрелмәгән катламнарын ачты, Аурупа шигъриятен аңлау һәм кабул итү өчен күпер сузды.


(Чыганак:  Хисамов Н. Хәтер сагында. Әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика. — Казан: Мәгариф, 2004. — 624 б.).


 

Комментарий язарга


*