ТАТ РУС ENG

Даутов Нияз Курамша улы – режиссер

Даутов Нияз Курамша улы – режиссер-сәхнәгә куючы, Казанда М.Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын сәхнәгә куйган өчен 1958 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


niyaz_dautov.jpg
Нияз Даутов
(1913-1986)

Җырчы, режиссер, мөгаллим, мәгърифәтче Нияз Даутов 1913 елда Казанда туа. 1938 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы Татар опера студиясен тәмамлый, 1939–1943 елларда Мәскәү консерваториясендә шөгыльләнә. Урал (Свердловск) консерваториясендә белем алып чыга (1953). 1943-1956 елларда һәм 1960-1964 елларда – Нияз Даутов Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссеры. 1965-1975 елларда – Чиләбе опера һәм балет театры баш режиссеры. 1956-1960 һәм 1975-1986 елларда – Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм баш режиссеры. 1975-1986 елларда Казан консерваториясенең опера әзерлеге кафедрасы мөдире (1982 елдан – профессор).

Нияз Даутов – Россиянең халык артисты (1957), Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты (1958). Беренче зур роле – Петр Чайковскийның «Евгений Онегин»нында Ленский партиясе. Аннан ул Гуноның «Ромео һәм Джульетта»сында Ромео, Вердинең «Риголетто»сында Альфред, Направник белән Гуноның «Дубровский» һәм «Фауст»ында Дубровский белән Фауст рольләрен башкара.

Гүзәл тавышы Нияз Даутовка Сведловск, Чиләбе, Казан сәхнәләрендә зур уңыш китерә. «Сильва» фильмында Эдвин ролен
уйнап исә ул бөтенсоюз дәрәҗәсендә танылу ала.

Утыз еллык режиссерлык хезмәтендә Н.Даутов 30га якын спектакль сәхнәләштерә. Алар арасында «Кармен», «Чио-Чио-сан», «Богема», «Пиковая дама», «Отелло», «Борис Годунов» бар. Татар композиторлары әсәрләрен – Җиһановның «Алтынчәч»ен, Валиуллинның «Самат»ын, Гобәйдуллинның «Җиһангир»ын сәхнәгә куюы исә Нияз Даутовның иҗади тормышында аерым урын алып тора. Еш кына ул үзе куйган операларда үзәк партияләрне дә башкара.

Нияз Даутов көтмәгәндә вафат була. 1986 елның 16 апрелендә, театрның Мәскәүдәге гастрольләре ачылыр көн алдыннан була ул. Режиссерга шулай итеп театры белән ныклап озактан әзерләнгән иҗади имтиханда катнашу насыйп булмый.

Комментарий язарга


*