ТАТ РУС ENG

Якупов Харис Габдрахман улы – рәссам

Якупов Харис Габдрахман улы — рәссам, "Татар халык әкиятләре" китабына ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 xaris_yakupov.jpg

 Харис Якупов

(1919-2010)

 

Күренекле
рәссам Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда
эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә
йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)
газетасында рәсемнәрен бастыра.
Харис Якупов Казан сәнгать
училищесын тәмамлый (1935-1939). 1939-1945 елларда Армия сафларында,
Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта алгы сызыкта, ут
эчендә була. Х.Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша,
Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан
туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып
бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән
бүләкләнә.
Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды.
«Г.Тукай
крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький
Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.
Харис
Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан
күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.
1950
елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И.Ленин
Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза.
Бу картина өчен рәссамнарга СССРның Дәүләт премиясе бирелә.
1954
елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы
картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап
үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.
Харис Якупов
китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. А.Пушкин, В.Короленко, Г.Тукай,
М.Гафури, Ш.Камал, М.Җәлил, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи китапларына һәм «Татар
халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Шушы хезмәтләрен югары
бәяләп, аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Харис
Якупов бик еш кына гади хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм
эшләрне сурәтли. Шундый картиналар сериясе 60нчы елларда языла.
1976
елда Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы
терлекчеләр-көтүчеләр Н.Җиһаншин һәм Г.Шакировлар» исемле картиналары
Россия Федерациясенең И.Репин исемендәге премиясенә лаек була.
1980 елда рәссамга сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде.
Чит
илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп
була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен
өстәмә мәгълүмат бирә.
Әйе, хәзерге көндә ул танылган Оста.
Харис Якупов 25 ел дәвамында (1951-1975) Татарстан Рәссамнар берлеге
белән идарә итте, аны Бөтенсоюз мәйданына алып чыгу өчен күп көч куйды.
Якуповның остаз буларак, Сәнгать академиясенең Казан рәсем остаханәсе
җитәкчесе буларак эшчәнлеге дә гаять әһәмияткә ия.
Харис
Якуповның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ
халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм
галереяларында, алай гына да түгел, ерак чит илләрдә, мәсәлән, АКШ,
Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.
1998 ел башы
Татарстан сынлы сәнгатенә бик зур шатлык китерде: Харис Габдрахман улы
Якупов Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайланды,
республикабызда атаклы якташыбыз Николай Фешиннан соң икенче сәнгать
академигы булды. Бу вакыйга шәхсән аның иҗатын зурлау белән бергә,
гомумән, татар сынлы сәнгатенең югары үсеш алганлыгын да тагын бер кат
раслау булды.


Комментарий язарга


*