ТАТ РУС ENG

Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор

Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор. «Шүрәле» балеты өчен 1958 елда (вафатыннан соң) Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


farit_yarullin.jpg

Фәрит Яруллин
(1914-1943)

Татар халкының яраткан композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында
Казан шәһәрендә, танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга
килә.
1923-1930 елларда Яруллиннар Уфада яши, аннан янә Казанга әйләнеп кайта.
Фәрит кечкенәдән музыка сәнгатенә гашыйк булып үсә. 1930 елда ул музыка
техникумына укырга керә, виолончелидә һәм фортопианода уйнарга өйрәнә.
1933 елда Ф.Яруллин Мәскәү консерваториясе карамагындагы рабфакка композиция
классы буенча укырга җибәрелә, аннан соң булачак композитор Татар опера
студиясендә композиция буенча дәресләрне профессор Г.И.Литинскийдан ала
башлый. Нәкъ бу мөгаллим Фәрит Яруллинның өлкән остазына һәм дустына
әйләнә. Мәскәүдә Фәрит Яруллин тиз арада профессиональ композиторлык
осталыгы серләренә төшенә. Студиядә 1934–1939 елларда уку дәверендә ул
төрле чорда яшәгән һәм төрле юнәлештә иҗат иткән композиторларның
музыкаль тел үзенчәлекләрен өйрәнә. Бу өйрәнүләр эзсез югалмый, алар
киләчәктә яшь композиторның музыкаль теле формалашуда хәлиткеч роль
уйный. Уку елларында Ф.Яруллин аеруча күп яза, фортопиано, скрипка һәм
виолончели өчен сонатлар иҗат итә.
1939 елда Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкияте мотивы буенча “Шүрәле” балетын иҗат итә. Аңа
либреттоны Әхмәт Фәйзи язып бирә. Спектакльне сәхнәгә чыгарырга
әзерләнгән чорда Бөек Ватан суышы башланып китә. Нәтиҗәдә, 1941 елның
24 июлендә Фәрит Яруллин Совет Армиясе сафларына алына һәм хәрби пехота
мәктәбенә керә. Кызганычка, композиторга Бөек Җиңү көнен күрергә насыйп
булмый. 1943 елның 17 октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен
фашистлардан азат иткәндә ул геройларча һәлак була.
Фәрит Яруллинның “Шүрәле”се беренче тапкыр Казанда 1945 елның мартында
Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куела һәм чын–чынлап
халык күңелен яулый. Биш елдан соң балетны С.М.Киров исемендәге
Ленинград опера һәм балет театры сәхнәсендә дә бииләр. Казанда М.Җәлил
исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Ф.Яруллинның
“Шүрәле” балеты тагын 1952, 1957, 1970, 1986 һәм 2000 елларда куела.
Хәзерге вакытта биредә бу танылган әсәр Леонид Якобсон хореографиясендә
(Владимир Яковлев редакциясе) һәм Татарстанның, Россиянең атказанган
сәнгать эшлеклесе Андрей Кноболка сценографиясендә бара.
Шунысын әйтергә кирәк, музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты авторы буларак кереп калды.


Комментарий язарга


*