ТАТ РУС ENG

Бикчәнтәев Рәфкать Әхмәтҗан улы – режиссер

Бикчәнтәев Рәфкать Әхмәтҗан улы – режиссер, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен 1960 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


bikchantaev_rifkat.jpg

Рәфкать Бикчәнтәев
(1924-1975)


Казан шәһәрендә дөньяга килә. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын
тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар
академия театрына күчә. 1960 еллардан спектакльләр куя башлый. 1971
елдан Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исемендәге драма
һәм комедия театры) режиссер булып китә. Шул ук вакытта Казан театр
училищесында укыта.
Жанрны оста тоеп, күптөрле үткен характердагы трагик һәм комик образлар иҗат иткән күренекле артист.
Аның рольләре: Гофмаршал — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Әпсәләм —
«Беренче мәхәббәт», Марс — «Рәхим итегез!», Гайфи — «Күк капусы ачылса»
(Х.Вахит), Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Нигъмәтҗан — «Гөлҗамал»,
Абдулич — «Ниҗрәт» (Н.Исәнбәт), Мочтак — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Исак —
«Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр»
(А.Гыйләҗев), Никомино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо), Җантай —
«Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б.
Р.Бикчәнтәевнең Г.Камал театрында куйган спектакльләре: «Беренче
мәхәббәт», «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?», «Күк капусы ачылса»
(Х.Вахит), «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев).


(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.)


Комментарий язарга


*