ТАТ РУС ENG

Бурлай Алексей Петрович – рәссам

Бурлай Алексей Петрович – рәссам. "Беренче нефть" картинасы өчен 1960 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 alexey_burlay.jpg
Алексей Бурлай
(1918 — 2000)

Алексей Бурлай 1918 елда Днепропетровск өлкәсенең Арестополь
авылында туа. 1938 елда авиация техникумын тәмамлагач, ул конструктор
булып эшли. Әмма кечкенәдән рәсем сәнгатенә тартылуы сәбәпле һөнәрен
үзгәртергә карар кыла. Шулай итеп, 1938 елда Пермь сәнгать училищесына
укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланып киткәнгә күрә аңа иҗади
теләкләрен тормышка ашыруны кичектерергә туры килә. Ә менә инде 1947
елда А.Бурлай Запорожьеда оештырылган өлкә күргәзмәсендә металл коючы
портретын тәкъдим итә. 1948 елдан – А.Бурлай "Татар рәссамы" Казан
иптәшлеге әгъзасы, анда ул "Нефть эзләүче", "Беренче нефть" "Горький
белән Стасов Репин  остаханәсендә", "Горький Совет Көнчыгышы
язучылары арасында" һ.б. кебек әсәрләрен иҗат итә.
1950 елда А.Бурлай СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Ул
бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша. Нәтиҗәле иҗади
һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Алексей Бурлайга Татарстанның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге, 1957 елда "ТАССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе" мактаулы исеме бирелә. 1963 елда А.Бурлай Волгоград шәһәренә
күченә. Биредә ул авыл хезмәтчәннәре темасын үз итә. Дон буенда яңа
тормыш төзелешен, Дон җире хезмәтчәннәре тормышын чагылдырган, шулай ук
Сталинград сугышына багышланган күп санлы әсәрләр иҗат итә. А.Бурлайның
әсәрләре Мәскәү, Горький, Казан, Волгоград, Красноярск (һ.б.)
шәһәрләрендә саклана.


Комментарий язарга


*