ТАТ РУС ENG

Өметбаев Сабир Гаделҗан улы – режиссер

Өметбаев Сабир Гаделҗан улы – режиссер, Татарстанның Минзәлә Татар дәүләт театрында «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Сабир Амутбаев-02
Сабир Өметбаев
(1908-1982)

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Минзәлә театрына нигез салган һәм озак еллар анда баш режиссер булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев – театр сәнгате дөньясында күренекле шәхесләрдән берсе.

Сабир Өметбаев 1908 елның 15 (27) октябрендә Татарстанның Кама Тамага районы Олы Кариле авылында туган. Танылган артист Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. 1929 елда ул Казанның театр техникумын тәмамлый һәм Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтында укуын дәвам итә. 1934 елдаа читтән торып уку бүлегенә күчеп, Казанда артист, драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин кул астында Татар дәүләт академия театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1935 елда ГИТИСның режиссер дипломын алгач, ТАССР Наркомпрос юлламасы буенча авыл кешеләре, колхоз һәм совхоз эшчеләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген җанландыру өчен Чистай шәһәренә җибәрелә. Минзәлә шәһәренең татар театры шул труппадан оешып китә. Баштарак Минзәлә колхоз-совхоз театры дип атала.

1941 елда, башка артистлар белән берлектә, Сабир Өметбаев фронтка алына. Владивостокка җибәрелә һәм билгеләнү буенча Тын океан флотының хәрби корабына эләгә. Сугыш юллары буйлап аңа Мәскәүдән Германиягә кадәр барып җитәргә туры килә.

1946 елда Минзәләгә әйләнеп кайткач, Сабир Өметбаев татар, рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя. 1960 елда Ю.Әминовның “Язылмаган законнар” һәм “Тамырлар” спектакльләрен сәхнәләштергәне өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Татар театр мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән өчен Сабир Өметбаев “Мактау билгесе” ордены (1957) белән бүләкләнә.

С.Өметбаев 1982 елның 18 маенда вафат була һәм Әлмәттә җирләнә. 2005 елда аның каберенә Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге татар театры яңа һәйкәл куя, ә 2006 елда театрда Сабир Өметбаевка бюст ачыла. 1995 елдан Татарстанда С.Өметбаев исемендәге премия тапшырыла.


 

 

Комментарий язарга


*