ТАТ РУС ENG

Гельмс Эрнест Брунович – театр рәссамы

Гельмс Эрнест Брунович – театр рәссамы, Казанда Г.Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театрында Ч.Айтматовның "Гүзәлем Әсәл"
спектаклен бизәгәне өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 

Эрнст Гельмс
(1912-1993)

 
ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Гельмс Эрнст Брунович 1912 елның 15 августында Мәскәүдә туган.
1931 елда Мәскәү автомобиль юллары комбинат-техникумын тәмамлый. 1933-1934 елларда Мәскәүдә Үзәк аэродинамика институтында, 1935-1936 елларда Наркомместпромның йорт җиһазлары трестында рәссам булып эшли, шул ук елларда “Крокодил” журналы каршындагы сәнгать студиясендә, Изогиз каршындагы студиядә һәм Мәскәү сынлы сәнгать институтының бизәлеш бүлегендә белем күтәрү курсларында укый. 1941-1942 елларда Аэрофлот эшелоны башлыгы урынбасары вазифасында Иркутск шәһәренә эвакуацияләнә, анда бер үк вакытта агитплакат остаханәсендә һәм “Восточно-Сибирская правда” газетасында рәссам булып эшли.
1942 елдан Казанда яши һәм эшли. Бөек Ватан сугышы елларында “Сатира тәрәзәләре” (“Окна сатиры”) сериясе өчен плакатлар һәм карикатуралар ясый. 1947 елдан Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, 1951 елдан – “Чаян” журналының даими авторы һәм рәссамы, яшь сатириклар студиясен оештыручы (рәссам Б.А.Старчиков белән берлектә). 1945 елдан Казан Рус Зур драма театрында куючы-рәссам, 1964-1981 елларда – баш рәссам. 1944 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Казанда Горький урамындагы ул яшәгән № 6А йортка мемориаль такта куелган.
Эрнст Гельмс Татарстанда газета, журнал, станоклы графика, плакат сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Сатирик графика әсәрләрендә мәкальләр, әйтемнәр, әкияти образларга мөрәҗәгать итә, сынлы гипербола һәм метафора куллана. Рәссам пейзаж графикасы өлкәсендә (гуашь, акварель, тушь, темпера) нәфис лирика белән сугарылган бай мирас калдыра: “Казан төзелә” (1953), “Львов. Адам Мицкевич һәйкәле” (1954), “Камадагы пристань” (1955), “Новосибирск. Опера театры” (1960), “Краков. Вавели капкасы” (1968), “Будапешт. Күпер” (1970), “Зальцбург. Кальга” (1972), “Берлин. Фридрихштрассе” (1979) һ.б.
Казанның Рус Зур драма театры, Татар дәүләт академия театры, Казан Яшь тамашачылар театры, Казан курчак театры, Опера һәм балет театры, шулай ук Свердловск, Магнитогорск, Чиләбе, Воронеж, Краснодар, Новокузнецк һ.б. шәһәрләр театрлары сәхнәсендә 300ләп татар, рус, чит ил классикасы һәм хәзерге заман драматургиясе спектакльләрен бизи. Казанның Рус Зур драма театры сәхнәсендә А.Фадеев романы нигезендәге “Яшь гвардия” (1947), М.Горькийның “Тормыш төбендә” (1549), Ф.Шиллерның “Дон Карлос” (1955), Р.Ишморатның “Үлемсез җыр (Муса Җәлил)” (1956), А.Штейнның “Океан” (1961), А.Островскийның “Яшенле яңгыр” (1963), М. Булгаковның “Качу”, В.Маяковскийның “Мунча” (икесе дә – 1967), К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” (1969), У.Гибсонның “Булыргамы, әллә булмаскамы” (1976, СССРда беренче куелыш), Д.Вәлиевнең “Дәвам”ы (1972) һ.б. әсәрләр буенча спектакльләр Гельмс бизәлешендә куела. Татар академия театрында ул “Мулланур Вахитов” (Н.Исәнбәт, 1948), “Хатыннар хөррияте” (Д.Флетчер, 1957), “Алар дүртәү иде” (Р.Ишморат, 1962), “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов повесте нигезендә, 1966; 1967 дә – ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге) спектакльләре өчен сәхнә бизәлеше эшли. Татар опера һәм балет театрында “Кармен” (Ж.Бизе, 1958), “Ромео һәм Джульетта” (Ш.Гуно, 1959), “Таш чәчәк” (С.Прокофьев, 1961), “Катерина Измайлова” (Д.Шостакович), “Башмагым” (Җ.Фәйзи, 1967) һ.б. спектакльләр Гельмс тарафыннан бизәлә. Казан Яшь тамашачылар театрының Гельмс бизәгән иң уңышлы спектакльләре – “Мещаннар” (М.Горький, 1946), “Шайтан тегермәне” (И.Шток, 1954), “Бумбараш” (А.Гайдар әсәре нигезендә, 1975), “Принц һәм теләнче” (А.Яковлев, 1977) һ.б.
Эрнст Гельмс республика, Идел буе төбәкләре, бөтенроссия, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә һәм Совет сәнгатенең чит илләрдә үткәрелгән күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда, Мәскәүдә уза. Гельмс әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк дәүләт театр музеенда (Мәскәү), Дәүләт тарих музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда (Казан), Әлмәт шәһәре картиналар галереясында, А.Н.Островскийның музей-утарында (Кострома өлкәсе), Сатира һәм юмор музеенда (Болгария, Габрово шәһәре) саклана.
Эрнст Гельмс 1993 елның 2 февралендә Казанда вафат була.

Әдәбият


Блокноты полны зарисовок // Театральная жизнь. – 1963. – № 24.


Если пьеса многокартинная, а сцена небольшая… // Художник и сцена. – М., – 1964.


С точки зрения художника // Театр. – 1956. – № 10.


Червонная С.М. Художники Советской Татарии. – Казань, – 1984.


Театральная энциклопедия. – М., – 1961. – Т. 1.

(Чыганак: Татар энциклопедиясе. Казан, 2010).


Комментарий язарга


*