ТАТ РУС ENG

Гәрәева Наилә Хәким кызы – актриса

Гәрәева Наилә Хәким кызы – актриса, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч.Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә уйнаган Әсәл роле өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 


nailya_garaeva.jpg
Наилә Гәрәева

Наилә Хәким кызы Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казанда туа. 1961 елда Казандагы В.Качалов исемендәге Зур драма театры студиясен тәмамлап, Татар академия театрына эшкә килә. Лирик пландагы актриса булып таныла. Берене чорда кызлар, соңыннан төрле хассияттәге образлар иҗат итә. Аның талантына трагик тойгылар белән сугарылган тирән борчулы, тынгысыз драматик кичерешләр хас. Каһарманнары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит булдырдылар.
Н.Гәрәева башкарган рольләр – Рахилә – “Беренче мәхәббәт”, Рәмзия – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит), Зөбәйдә – “Зөбәйдә – адәм баласы”, Әни – “Әни килде” (Ш.Хөсәенов), Зөбәрҗәт – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим), Әсәл – “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов), Гөлтәкин – “Айдын” (Җ.Җаббарлы), Изабелла – “Чамасына күрә чарасы (В.Шекспир), Миләүшә – “Дуслар җыелган җирдә”,  Миләүшә – “Хушыгыз!”, Надия – “Монда тудык, монда үстек”, Сәлимә – “Шәҗәрә” (Т.Миңнуллин), Сабира – “Зәңгәр шәл”, Шәмсия – “Казан сөлгесе” (К.Тинчурин) һ.б.
Наилә Гәрәева – Тататарстанның халык артисткасы (1976), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), Россиянең атказанган артисткасы (2010).
Бүгенге көндә Наилә Гәрәева Г.Камал театры репертуарындагы унга якын спектакльдә уйный. Алар арасында – Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәрендә Галимә, Авксентий Цагарелиның “Ханума” әсәрендә Ануш, Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында сөйләшик” әсәрендә Абруй, Флорид Бүләковның “GO! Баламишкин” әсәрендә Бибикамал, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”ендә Шәмси, “Зәңгәр шәл”ендә Сабира рольләре бар.

 

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.) 


Комментарий язарга


*