ТАТ РУС ENG

Хуҗаев Ташхуҗа Омар улы – режиссер

Хуҗаев Ташхуҗа Омар улы – режиссер, Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен сәхнәгә куйганы өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.



Ташхуҗа Хуҗаев
(1922-1975)

Үзбәкстанның халык артисты, үзбәк режиссеры, талантлы мөгаллим Ташхуҗа Хуҗаев 1922 елның 1 сентябрендә Ташкентта туа. 1951 елда Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. Режиссерлык эшчәнлеген 1950 елда Хәмзә исемендәге Үзбәк Дәүләт академик драма театрында башлый (1958-1960 елларда һәм 1966 елдан – театрның баш режиссеры булып эшли). 1957-1970 елларда Ташкент театр институтында укыта. 1970-1975 елларда “Үзбәкфильм” оешмасында фильмнар төшерә, үзе дә актер буларак рольләр уйный.
Ташхуҗа Хуҗаев рус һәм чит ил классик драматургия әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә, шулай ук К.Станиславскийның “Актерның үз өстендә эшләве” китабын үзбәк теленә күчерә. Ташкентның М.Горький исемендәге Дәүләт рус драма театрында Назыйм Хикмәтнең “Бәйрәмнең беренче көне” һәм башка спектакльләрне сәхнәгә куя. Ч.Айтматов әсәре буенча Татарстанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Гүзәлем Әсәл” спектаклен сәхнәләштергән өчен 1966 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
1975 елда Ташкент шәһәрендә вафат була.


 

Комментарий язарга


*