ТАТ РУС ENG

Мулюков Бату Гатаулла улы – композитор

Мулюков Бату Гатаулла улы – композитор, М.Гафуриның "Кара йөзләр" повесте буенча иҗат ителгән “Каһәрләнгән мәхәббәт” операсы өчен 1984 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Бату Мулюков
(1928–1999)

Күренекле татар композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бату Гатаулла улы Мулюков 1928 елның 17 апрелендә Үзбәкстандагы Байсун авылында укытучы гаиләсендә туа. Озакламый аларның гаиләсе Оренбургка күчеп килә. Бату кечкенәдән музыкага тартыла, баянда, скрипкада, рояльдә уйнарга өйрәнә.
1948 елда Бату Мулюков Оренбург музыка училищесына укырга керә. 1949 елда Оренбургка концерт белән килгән Салих Сәйдәшев белән очраша һәм аның тәкъдиме белән Казанга укырга килә. Ул музыка белемен башта Казан музыка училищесында, аннары Казан дәүләт консерваториясендә ала. 1957 елда консерваторияне тәмамлагач, актив иҗат эшчәнлеге башлана. Төрле мәктәпләрдә хор коллективларын җитәкли, хор өчен җырлар иҗат итә. Нәтиҗәдә аның “Ел фасыллары”, “Татарстан” кантаталары языла. Бу елларда ул “Бәйрәм увертюрасы” һәм симфоник оркестр өчен Татарстан нефтьчеләренә багышланган “Хезмәт турында поэма”сын иҗат итә. Аның ике сюитасы, романслары һәм тынлы оркестр өчен маршлары, балалар өчен инструменталь һәм вокаль әсәрләре барлыкка килә.
Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча эшләнгән “Каһәрләнгән мәхәббәт” операсы республиканың музыка-театр тормышында күренекле вакыйга була. Бу әсәре өчен автор һәм спектакльне куючы төркем 1984 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Композиторның соңгы эшләре – “Тукай” ораториясе һәм “Сөембикә” (Н.Ханзафаров либреттосы) операсы.
Бату Мулюков кырык елдан артык гомерен музыка иҗатына багышлый, төрле музыка жанрларында нәтиҗәле эшли. Ул – ике опера, зур хор, симфоник һәм тынлы оркестр өчен әсәрләр, халык уен кораллары оркестры әсәрләре авторы. Композиторның иҗат мирасы шулай ук камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләрне үз эченә ала.
Бату Мулюков егерме биш елдан артык үзенең иҗат эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә педагогик эш белән бергә бәйләп алып бара.
Музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен композиторга Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Бату Мулюков 1999 елның 25 октябрендә Казанда вафат була.


Комментарий язарга


*