ТАТ РУС ENG

Абзгильдин Абрек Әмир улы — рәссам

Абзгильдин Абрек Әмир улы – рәссам, 1997 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


 Абрек Абзгильдин

 (1937–2013)

Абзгильдин Абрек Әмир улы БАССРның Баймак шәһәрендә 1937 елның 1 маенда туган. КРУда (1960-1965) белем ала һәм МДРИда (1965-1970) укыганда К.П.Тезтеволь җитәкчелегендә монументаль рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый. КРУга укырга кергәнче, Свердловск өлкәсе шахталарында шахтер-забощик булып эшли, Баймак тау-механик техникумы тәмамлый (1954-1957), Совет Армиясендә (1957-1960) хезмәт итә; Казанда хәрби хезмәт вакытында Х.Х.Хәйдәров җитәкчелегендәге үзешчән рәссамнар студиясенә йөри. Институтны тәмамлаганнан соң күпмедер вакыт Уфада (1970), 1970 еллар ахырыннан Казанда эшли.

АССР Рәссамнар берлегенең әгъзасы (1975-1983). ТАСР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары (1980-1983). КПСС Татар обкомының һәм ТАССР (1981) Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), ТР халык рәссамы  (1995), ТР Тукай премиясе лауреаты (1997), РФ атказанган рәссамы (2002), РФ Рәссамнар берлегенең көмеш медаль иясе (2003), Б.Урмане премиясе лауреаты (2005), Россия Рәссамнар Академиясе әгъзасы (2007).

А.Абзгильдин 70 нче елларда ТАССР ның алдынгы монументаль сынлы сәнгать осталарының берсе булып таныла. Аның мозаикалары, стена рәсемнәре, керамикадан эшләнгән монументаль-декоратив композицияләре Казан, Лениногорск, Бөгелмә, Брежнев (Чаллы), Салават (Башкортстан) шәһәрләре биналарын бизи.

Рәссам монументаль рәсем сәнгатенең төрледән-төрле материал, техник алымнар куллану осталыгына ия булып, образ, сюжетлы-тематик һәм композицион чишелеш алымнарын киң яссылыкта тәкъдим итсә дә — аның архитектура сәнгате белән үрелеп тудырылган әсәрләрендә намуслык һәм эстетик идеаллар эзләнүе бер юнәлеш буларак күзәтелә. Бәхетле, матур, камилләшкән, әхлакый-фәлсәфи характерлы кеше образы аның монументаль рәсем сәнгатендә үзәк урында тора. Әлеге образ, замандашлары сурәтендә дә, тарихи персонажларга мөрәҗәгать иткәндә дә иҗтимагый-тарихи төгәллек чалымнары белән баетылган. Тактик рәвештә, автор үзенең монументаль композицияләренә яшерен, аллегорик мотивлар, шигырь символикасы элементларын (мәсәлән, «Тормыш агачы» сурәте, «Акчарлак» бинасындагы өч бүлекне берләштергән «Яшьлек», «Йолдызлар кабынгач туган мәхәббәт» һәм «Музыка» монументаль-декоратив стена рәсемнәре һәр очракта да теге яки бу вакыйганың тормыштан алынган булуы, монументаль сәнгать белән теркәп куелган. Колхоз күренеше булсынмы, авыл сабан туемы, комсомолның сугышчан һәм хезмәт тарихы яки төзелештә, эшләгәндә, китап укыганда, гитара тотып ял иткән минутларда сурәтләнгән яшь замандашлары сурәтләреме — барысы да тормыштан алынган.


Сызык-ритмлы композициянең аңлаешлылыгы, ашыкмыйча йомгакланган, нәфис укылышлы гәүдәләнешләрнең күчеше, төсләр гармониясе, бер-берсенә якын тоннарның ярашып берләшкән урыннарында басылулары, кайвакыт көчле, контрастлы, төрле төсле образларның шат күңелле рәссамның Яңарыш сәнгате мирасына йөз тотканлыгы турында сөйли — Абзгильдинның монументаль сәнгать өлкәсендәге иң якты әсәрләренә шундый сыйфатлар хас.


Рәссамның монументаль нәкыш белән беррәттән, декоратив–гамәли сәнгатьнең тагын бер төре — керамика өлкәсендәге эксперименталь эшләре дә игътибарга лаек.  Аның халык тормышы белән бәйле темаларга ясалган («Сабантуйга», «Музыкантлар») төсле шаматтан эшләнгән ялтыравыклы тәлинкәләре интерьер, диварларны бизәү өчен махсуслашкан.

А.Ә.Абзгильдинның станокта ясалган рәсем сәнгатендә исә романтик башлангыч үзәктә тора. «Тукай төше » картинасы – казанышларының иң әһәмиятлесе булып тора. Автор бу картинасында бөек шагыйрь лирикасының төп мотивларын, аның күңел ярасын, матурлыкны истәү, болгавыр еллар афәтен алдан сизенә алу сәләтен, истәлекләренең ачы тойгысын, үткен якынлык тойгысы һәм баш өстендә иелеп торган әни йөзен кайтара алмаячагын, ана кулларының җылысын сәнгати шәрехләвен җиткерә алган.


Рәссам  «Тукай» картинасында үзенең героен «Шүрәле» әкият-фантазиясе персонажы белән бергә сурәтләп, үзенчәлекле юл тапкан. Бәхетле «урман сарыгы» шагыйрьнең рухи характеристикасын тулыландырып җибәрә, афәтле, салкын XX йөз башында нечкә күңелен ниләр сыкратып торганлыгын символлаштыра.

 СССР Рәссамнар академиясенең Мәскәүдә уздырылган студент эшләре күргәзмәсе (1967), БАССР рәссамнарының Уфада уздырылган республика күргәзмәсе (1969).


1. ТАССР күргәзмәсе: 108 (1971), 110 (1971), 110 (1972), 118 (1972-1973), 124 (1973),129 (1974), 132 (1975), 136 (1976),138 (1972-1973), 124 (1973), 129 (1974), 132 (1975), 136 (1976), 138 (1976), 144 (1976-1977), 150 (1977-1978), 157 (1979), 161 (1980), 163 (1981), 166  (1981), 167 (1981), 171 (1982-1983) һ.б.
2. ТАССР рәссамнарының башка шәһәр һәм республикаларында уздырылган күргәзмәләре: 17 (1980-1981).
3. Идел буе рәссамнарының зональ күргәзмәләре: 12 (1974), 13 (1980).
4. Россия күләмендә, край,  өлкә, РСФСРның автоном республикаларында уздырылган рәссамнар күргәзмәләре: 37 (1971), 63 (1980).

Хезмәтләре урнаштырылган музейлар: ТАССР Сынлы сәнгать музее, ТАССР Дәүләт музее, Тукай-Кырлайдагы Тукай музее, Яшел Үзәндә халык сәнгате һәм этнография музее, Әлмәттә шәһәр картина галереясы.

Төп хезмәтләре. Монументаль сәнгать: Казан мәдәният институты интерьерындагы «Китап — гыйлем чыганагы» мозаикасы (1971; смальта), Казандагы  «Восток» рестораны залының бизәлеше, «Чыганак янында» композициясе (1971; сакланып калмаган), «Фән һәм хезмәт», «Сәнгать һәм спорт» темаларына язылган Бөгелмә Техника йортының фасадындагы мозаика (1972; смальта; В.И.Охотин белән берлектә), Казан «Акчарлак» рестораны һәм пешекчеләр училищесы бинасында ясалган «Яшьлек» композициясе (1973; фреска), Казан көнкүреш хезмәте йортының 1 катында костюмнар тарихына багышланган бизәлеш (1975); Яшьләр үзәгендә комсомол тарихына багышланган бизәк (1976), КДУ тулай торагындагы «Фән һәм студент тормышы» (1977), Компрессор заводының конструкторлар бюросында «Кеше-могҗизалар ясаучы» (1978; керамик плитәләр, ялтыравыклы бизәк; башкаручылар Г.М.Миргалимов һ.б.), Вузара ашханә бинасының «Шагырь күңеле (Г.Тукай)», «Сабантуй», «Студент тормышы» темасына багышланган декоратив панно-рельефлар һәм тәлинкәләре (1979; шамот, глазурь, смальта, автордашы Г.М.Миргалимов), шәһәрара телефон станциясе клубындагы бизәк «Фән, хезмәт, сәнгать» (1981; С.П.Слесарский белән берлектә); «Ана булу», «Балачак», «Яшьлек»темаларына Брежнев шәһәренең бала табу йортындагы декоратив рельеф һәм декоратив тәлинкәләр (1981; шамот, керамика, глазурь). Станокта башкарылган сәнгать : «Яшь башкорт портреты»(1969), «Башкорт сабантуе» (1970; к., темпера; бизәк эскизы; диплом эше; икенче варианты -1974 ), «Казан пейзажы» (1971), «Капчык киеп йөгерү» (1973-1976), «Инкыйлаб шагырьләре» (1973-1976), «Антифашист шагыйрьләр: Муса Җәлил һәм Виктор Хара» (1976), «Тукай төше» (1979), «Тукай»(1980). Кулланма бизәү сәнгате: декоратив тәлинкәләр — «Сабантуй» циклы (1980; шамот, глазурь).



Әдәбият:

1. С.Червонная. 1975.-с.31.
2. С.Червонная.1978.-с.65, 67, 78, 92, 102, 117, 139, 140, 144, 145, 146.
3. С.Червонная. Ңивопись автономных республик РСФСР (1917-1977). М., 1978.- с.87, 88, 194, 201 илл.
4. Д.Валеева. С.290, 291, 297.
5. А.Парамонов, С.Червонная. Советская живопись. М.,1981.- с.233.
6. С.Червонная. Йолдызлар кабынгач туган мәхәббәт (Рәссам Абрек Абзгильдин иҗаты турында)- «Идел», 1981, № 13, с.67-72.17. История искусства народов СССР, том 9. ( Автор раздела «Искусство Татарской АССР»-С.Червонная). М., 1982.- с.180, 181.




Комментарий язарга


*