ТАТ РУС ENG

Скоморохов Сергей Геннадьевич – театр-декорация сәнгате рәссамы

Скоморохов Сергей Геннадьевич – театр-декорация сәнгате рәссамы, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" спектаклен бизәгән өчен 2009 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


 Сергей
Скоморохов

Сергей Геннадий
улы Скоморохов 1952 елның 25 апрелендә Сарытау шәһәрендә туа. Дондагы Ростов шәһәрендә
М.Б.Греков исемендәге Сәнгать училищесын(1972), Мәскәү сәнгать
академия театрында мәктәп–студияне (1977) тәмамлый. Амурдагы Комсомольск,
Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар–Ола театрларында
эшли. 1984–1994 елларда Казанның В.Качалов исемендәге Зур драма театрында баш
рәссам вазифасын башкара. 

1995 елдан
Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш рәссамы.
Биредә рәссам Ч.Айтматовның
«Ахырзаман» (1989), Г.Исхакыйның «Зөләйха» (1994), Лопе де Веганың «Биюче», Т.Миңнуллинның
«Җанкисәккәем»(1995), «Илгизәр + Вера» (2000), «Галиябану, сылуым иркәм» (2005),
Г.Камалның «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996), Эдуардо де Филиппоның «Гаугалы
гаилә» (1999), Г.Хугаевның «Кара чикмән» (2003), К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»
(2004) һ.б. спектакльләрен бизәде.

Сергей
Скоморохов
– Татарстанның М.Җәлил исемендәге
республика премиясе лауреаты (1988), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
(1990), Татарстанның халык рәссамы (2003), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт
бүләге лауреаты (2009)
.

фото: kamalteatr.ru

Комментарий язарга


*