ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы – язучы

Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы – язучы, «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен 2010 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


Фоат Садриев

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында – җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963–1970 елларда әүвәл Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970–1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул – Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.
Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син сандугач, мин каен…», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Безнең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы каршы алына.
Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.
1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә. Гомере буе Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче автор буларак, Ф.Садриев авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Язучы татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый. Роман гомумән, туксанынчы еллар татар прозасындагы үзенчәлекле бер казаныш буларак бәя ала.
Ф.Садриев үзенең укучыларына 1991 елда язып тәмамланган һәм 2001 елда аерым китап булып басылып чыккан «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа романын тәкъдим итә. Бу – өч китап итеп уйланылган эпик әсәрнең беренче китабы. Ф.Садриевның 2005, 2007 елларда «Бәхетсезләр бәхете» романының икенче һәм өченче кисәге басылып чыга. Автор саф күңелле яшь кешенең совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда, психологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлый. Романда киң социаль катлам кешеләренең образлары, чорның фаҗигасе сәнгатьчә гәүдәләнеш таба.
«Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә.
Ф.Садриев – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ач тәрәзәң: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 144 б. – 7000 д.
Ике икең – ундүрт: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 46 б. – 15000 д.
Шаһзаманов эше: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 223 б. – 15000 д.
Тозлы бал: драмалар, комедияләр, скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 351 б. – 5000 д.
Таң җиле: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 264 б. – 3000 д.
Таң җиле: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 256 б. – 20000 д.
Адәм әүлиясе: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 128 б. – 5000 д.
Бәхетсезләр бәхете: роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 367 б. – 3000 д.
Бәхетсезләр бәхете: роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б. – 3000 д.
Бәхетсезләр бәхете: роман. – 3 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 366 б. – 3000 д.
* * *
Таң җилләре: роман / тәрҗ. Ә.Гәрәев, С.Шәрипов. – Өфө: Китап, 1994. – 256 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Галимуллин Ф. Гыйбрәтләр алсак иде… // Казан утлары. – 1993. – № 1. – 140–148 б.
Тавлин Г. Иман яңартканда // Казан утлары. – 1993. – № 2. – 147–152 б.
Низаметдинов Ә. Кузгалды уйларым… // Казан утлары. – 1993. – № 3. – 152–156 б.
Шәрипов С. Хакыйкатьнең ачысы… // Казан утлары. – 1993. – № 3. – 157–158 б.
Сибат Р. Борчулар һәм өмет янәшә // Казан утлары. – 1993. – № 7. –142–147 б.
Бәшир Ф. Исә җилләр… // Казан утлары. – 1993. – № 8. – 31–140 б.
Әмәк Ф. Елга ага да ага… // Казан утлары. – 2001. – № 3. – 181–183 б.
Әшрәфҗанов Х. Бәхетсезләр үзенчә бәхетле // Мәдәни җомга. – 2001. – 20 июль.
Мостафин Р. Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр // Казан утлары. – 2002. – № 6. – 162–165 б.
Журналның Фоат Садриев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2004. – № 2. – 11–192 б.

 

(Чыганак: Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз.
Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б.)


Комментарий язарга


*