ТАТ РУС ENG

Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) – шагыйрь, язучы

Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) – шагыйрь, язучы – “Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар” шигырьләр җыентыгы һәм “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китабы өчен 2010 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


Ркаил Зәйдулла

Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла (Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуашстан Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы («Татарстан яшьләре») белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984–1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р.Зәйдулла хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилнең беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын», № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату», 2005 елда дөнья күргән «Мәгарә» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р.Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә лаек була.
Р.Зәйдулланың шигърияте – уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Р.Зәйдулла – проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта. Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Бүгенге җәмгыятьтә бара торган тискәре процессларның яшь буынга ничек начар тәэсир итүен, аларның тормыштагы идеаллары югала баруын психологик планда тасвирлаган бу пьеса 2001 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Р.Зәйдулла – үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә бара. «Идел» журналында аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Р.Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.
Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
Р.Зәйдулла – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Кояшлы күзләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 64 б. – 3500 д.
Урыс кышын озату: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 3600 д.
Күрәзә: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 151 б. – 1500 д.
Ил: хикәяләр, әдәби-публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 336 б. – 3000 д.
Татар таҗы: Х–ХVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 103 б. – 3000 д.
Мәгарә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б. – 2000 д.
Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 383 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Миңнуллин Т. Шигырь язарга өйрәтәм // Казан утлары. – 1983. – № 5. – 173–175 б.
Гыйльманов Г. «Күрәзә» // Соц. Татарстан. – 1988. – 12 авг.
Корбан Р. Күрәзәче // Шәһри Казан. – 1990. – 26 окт.
Шәмси С. Ил гаме // Идел. – 2000. – № 4. – 37 б.
Заһидуллина Д. Тәңре кылычы кайчан иңә? // Мәдәни җомга. – 2000. – 18 июль.
Сафина Н. Ил турында «Ил» китабы // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 140–144 б.
Хуҗәхмәт Ф. Сандугачлар саташмасын // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июль.
Сираҗи И. Киләчәгебезне үткәннәрдән эзлик // Татарстан яшьләре. – 2004. – 17 июль.
Низаметдинова М. Узганыбыз – гүзәл дастан // Татар иле. – 2004. – № 28 (июль).
Акмал Н. Татар таҗын йөрткән шәхесләр // Мәдәни җомга. – 2004. – 13 авг.
Батулла Р. «Мәгарә»дә ниләр бар? // Р.Батулла. Әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 96–106 б.


(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз.
Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


Комментарий язарга


*