ТАТ РУС ENG

Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – артистка

Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – артистка, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сәхнә образлары иҗат иткән өчен 2013 елда  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Алсу Гайнуллина

Гайнуллина Алсу Әскәр кызы 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа.
1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Күпкырлы талантка ия булган танылган артистка. Трагедия, драма, комедия, сатира өлкәләрендә бер үк дәрәҗәдә тормышчан, истә калырлык образлар иҗат итә. Репертуардагы баш рольләрне — яшь кызларны, соңрак социаль яктан җитлеккән хатын-кыз образларын башкара. Образларның эчке дөньясын, тирән кичерешләрен, хисләрен дулкынландырырлык итеп сурәтли.
Аның рольләре: Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов), Гөләндәм — «Талак, талак» (Х.Вахит), Сәрби — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Кәләш — «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), Мөршидә — «Казан сөлгесе», Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Лариса — «Бирнәсез кыз», Ренева — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский), Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал), Валентина — «Әниләр һәм бәбиләр», Нина — «Илгизәр + Вера», Әнисә — «Сөяркә» (Т.Миңнуллин), Шәмсегаян — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Катарина — «Тискәрегә авызлык», Клеопатра — «Антоний һәм Клеопатра» (В.Шекспир), Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони), Үлмәс — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Җәникә — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Фру Альвинг — «Өрәкләр» (Г.Ибсен), Биртәтә — «Кара чикмән» (Г.Хугаев) һ.б.
Россиянең халык артисты — 1996 ел.
К.Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты — 1991 ел.

(Чыганак: Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б. Фото: kamalteatr.ru).


Комментарий язарга


*