ТАТ РУС ENG

Гыйматдинова Нәбирә Минәхмәт кызы (Бикчурова) – язучы

Гыйматдинова Нәбирә Минәхмәт кызы (Бикчурова) – язучы, “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” повесте өчен 2013 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


Нәбирә Гыйматдинова 

Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова (Бикчурова) 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Иваново шәһәренә китеп, Туку комбинаты каршындагы училищеда эрләүче һөнәренә укый. 1973 елда Казанга күчеп кайтып, төзелеш оешмаларының берсендә маляр-штукатур булып эшли башлый, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976–1981 елларда Н.Гыйматдинова – Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, ВЛКСМның өлкә комитетында республикадагы әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләрнең эшен оештыру җитәкчесе булып эшли. Аның турыдан-туры ярдәме белән һәм шәхси катнашында Татарстан районнарында дистәләгән әдәби түгәрәкләр оештырыла.
1989 елның июлендә татарча «Идел» яшьләр журналы чыга башлаганнан бирле Н.Гыйматдинова бу журналның бүлек мөхәррире, 2006 елдан исә баш мөхәррире хезмәтендә.
Н.Гыйматдинова матур әдәбиятның проза һәм публицистика жанрларында иҗат итә. Аның матбугатта беренче хикәяләре («Йолдызлы кичтә», «Таңсылу») 1974 елда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Идел» альманахы битләрендә дөнья күрә. Аннан соң республика газета-журналларында яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм «Китмә, улым» (1977), «Су хикәяте» (1978) исемле лирик повестьлары һәм 1981 елда аерым җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул – хикәяләре һәм повесть-бәяннары тупланган уннан артык китап авторы.
Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Беренче әсәрләреннән үк кызыл җеп булып сузылып килгән, хәзерге заман кешелек дөньясын да иң борчый торган темалардан берсен – ул да булса кеше шәхесе белән табигать арасындагы гармониянең бозылуын, адәм балаларының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятьтә явызлык артуы, кешеләр холкында бер-берсенең язмышына карата битарафлык көчәюе, әхлакый-рухи бөтенлекнең какшавы мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлау, шул идея-эстетик яссылыкта кызыклы, сәнгатьчә тулы канлы, тормышчан, кайвакыт гаять тә серле-гыйбрәтле кеше образларын тудыру язучы иҗатының төп фикер юнәлешен һәм үзенчәлекле әдәби казанышларын билгели. Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Аның иҗаты буенча югары уку йортларында диплом эшләре языла. 2001 елда язучының «Китәм, димә» дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буенча күпсерияле телевизион фильм төшерелә, ә «Сәвилә» повестен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштерелә.
«Кыргый» (1996) һәм «Ак торна каргышы» (1997) исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, «Идел» журналында басылган бер төркем хикәяләре («Бүләк», «Сурәт», «Зәңгәр чәчәк», «Шәһәр хатыны» һ.б.) өчен Н.Гыйматдинова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре һәм язмалары белән дә киң танулы. Әхлак проблемаларын күтәргән тирән эчтәлекле язмалары өчен ул Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм – 2002» конкурсында «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек була. «Ел китабы – 2004» бәйгесендә исә «Парлы ялгыз» китабы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Аңа 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем бирелә.
Ул 2009 елда Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә лаек була.
Н.Гыйматдинова – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Су хикәяте: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 126 б. – 8000 д.
Бердәнберем: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 168 б. – 15000 д.
Талпыну: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 264 б. – 9300 д.
Чәрелдек: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 64 б. – 12000 д.
Ут күбәләге: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 269 б. – 15000 д.
Сихерче: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 286 б. – 15000 д.
Кыргый: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 142 б. – 7000 д.
Ак торна каргышы: повестьлар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 286 б. – 7000 д.
Сәвилә: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 255 б. – 5000 д.
Икебезгә дә авыр…: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 415 б. – 5000 д.
Парлы ялгыз: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. –192 б. – 5000 д.
Мәхәббәттә гөнаһ бар: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 383 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ихсанова Л. Безнең сафка // Казан утлары. – 1982. – № 11. – 189 б.
Фәттах Н. Яшь язучының бер хикәясе // Казан утлары. – 1983. – № 10. – 173–177 б.
Гыйләҗева-Хәмидуллина Р. «Сихерче»ләр кирәк дөньяга // Казан утлары. – 1994. – № 4. – 175–178 б.
Курбатов Х. Поэтик проза остасы // Мәдәни җомга. – 1999. – 20 авг.
Гыймранова Д. Сәхнә // Ватаным Татарстан. – 2000. – 23 июнь.
Галимуллина Л. Бүләк // Ватаным Татарстан. – 2001. – 8 март.
Бәдретдинов Х. Бер Иделгә – мең чишмә // Шәһри Казан. – 2001. – 15 июнь.
Шәмсиева Г. Кешеләрнең чын йөзе // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 176–179 б.
Хәсәнова А. «Китәм, димә» // Ватаным Татарстан. – 2001. – 10 дек.
Фәттахова Г. Күңелем язучы белән сөйләшә // Ватаным Татарстан. – 2002. – 20 февр.
Гыйләҗев А. Яшь авторның колагына берничә сүз // Мәдәни җомга. – 2002. – 22 март.
Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары. – 2003. – № 1. – 152 б.
Фәтхрахманов Ф. Тоба тоткынының иреге // Идел. – 2003. – № 12. – 32–37 б.
Гарипова Х. Күңел күзе ни күрә? // Казан утлары. – 2005. – № 7. – 180–183 б.

 

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз.
Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


 

Комментарий язарга


*