ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Өлгермәмешнең Тукай әкиятләрендә сәяхәт итүе

татар теле

(Сыйныфтан тыш чара)

Ирина МАКАРОВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле туган тел укытучысы

Айсылу КОРМАНОВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле туган тел укытучысы

Корманова Айсылу

Максат. Габдулла Тукай тормышы турындагы белемнәрне, укыган, ятлаган әсәрләрен кулланып, аларны сәхнәләштерергә өйрәтү.

Бурычлар:

– Г.Тукайның тормыш юлын hәм иҗатын искә төшерү;

– укучыларда Г.Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту;

– мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалаштыру;

– туган якка мәхәббәт, туган телгә карата сакчыл караш тәрбияләү;

– укуга теләк-омтылыш, җаваплылык булдыру;

– кешеләр белән аралаша белү культурасы, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре тәрбияләү.

(Сәхнәдә Өлгермәмеш күренә. Кулында – көндәлек.)

Өлгермәмеш. Их, бүген дә «2»ле чәпеде укытучы апа. Нишләргә инде? Габдулла Тукай, диләр. Шундый бөек шагыйрь, диләр. Нәрсәсе белән бөек икән соң ул?! (Юлда Г.Тукайның әсәрләр җыентыгы ята.) Тукта, бу нинди китап ята монда? (Китапны ала, ут сүнә. «Исемдә калганнар» әсәреннән күренеш. Өлгер-
мәмеш качып карап тора.)

(Бала елаган тавыш ишетелә. Сәхнәдә баласын тирбәткән ана.)

Әни.

Әлли -бәлли бәү итәр,

Улым йокыга китәр,

Күз нурым бит бәү иткәч,

Үсеп буйларга җитәр.

Йоклап китте, ахры. (Өй эшләре белән шөгыльләнә: табын хәстәрли, чәй эчә. 3–4 яшьлек малай керә, уйный. Ана оекбаш бәйли, бала йомгак сүтеп уйный. Әнисе бик көчле йөткереп куя.) Нәрсә булды соң миңа? Нидән болай йөткертә? (Ятып тора, тагын кузгала.) Урам һавасы сулап керим
әле.

(Авыл карчыгы керә.)

Карчык. Әй, балакаем, бигрәк бәхетсез булып тугансың икән. Улым, әниең сине калдырып китеп барды бит. (Моңсу музыка яңгырый.)

Карчык. Нишләтергә соң бу баланы? Кая тапшырырга? Тукта, ярминкәдә берәр игелеклесе очрап, асрамага алмасмы икән?! (Тәрәзәдән ямщикка кычкыра.) Кереп чык әле, сүзем бар иде. (Ямщик керә.)

Карчык. Бу бала ятим калды. Ярминкәгә алып бармассыңмы? Бәлки, бала кирәк кеше очрап куяр.

Ямщик. Аты ничек бу баланың?

Карчык. Габдулла. (Ямщик баланы Печән базарына алып бара.)

Ямщик. Асрамага бала бирәм, кем ала? (Кабатлап, кычкырып уза.)

Бер кеше. Миңа кирәк! Үзем алам! Ни атлы бу малай?

Ямщик. Исеме – Габдулла. Кара аны, рәнҗетәсе түгел! Аның беркеме дә юк. (Бу кеше Габдулланы өенә алып кайта.)

Мөхәммәтвәли. Карчык, күр әле, үзебезгә ул алып кайттым, нинди сөенеч.

Газизә. Әй, бәбкәем, нинди матур, сөйкемле бала. Ашарга утыр, улым, бездә ризык мул. (Ашыйлар, амин итәләр.)

Мөхәммәтвәли. Габдулла, минем сине үзем белгән һөнәрләргә өйрәтәсем килә, карап тор әле. Менә шулай… (Сөйли, аңлата. Өйдә эш эшлиләр.)

Өлгермәмеш. Ике ел үтә. Газизә белән Мөхәммәтвәли авырып китәләр.

Газизә. Ай-һай, чир эләктердек, без үлә калсак, бу бала кем кулына кала инде, авылына кайтармыйча булмас.

(Ямщик Габдулланы Сәгъди исемле Кырлай кешесенә бирә.)

Сәгъди. Мин Сәгъди абзаң булам. Син минем улым булырсың. Бу –
Кырлай, ул хәзер синең авылың булыр, анда сине әнкәң көтә. Синең апаларың да бар. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, тамагың туйганчы ашарсың. Ач булмассың!

Хатын. Исәнме, балакаем…

Сәгъди. Хатын, балага катык алып мен, ипи бир. Ашат, бик йончыган күренә ул. (Бала ашый.) Мин ишег-
алларын әйләнәм, аннан ындырга китәм. Улым, син уйна, авыл малайлары белән таныш.

(Габдулла тәрәзәдән малайларны күрә дә алар янына чыга, малайлар үзара сөйләшә.)

1 нче малай. Ниндидер малай, таныш та түгел…

2 нче малай. Ә мин беләм, аны Сәгъди абзый алып кайтты, мин күреп калдым. Ятим, ди, әтисе дә, әнисе дә юк, ди.

1 нче малай. Исемен дә беләсеңме?

2 нче малай. Юк!

1 нче малай. Әйдә, сорыйк. Син кем?

Габдулла. Мин – Габдулла, Апуш дисәгез дә була.

1 нче малай. Мин – Муса. Бу – Рамазан.

Габдулла. Уйныйбызмы, «Бура» уенын беләсезме?

Малайлар. Юк, өйрәт, әйдә. (Уйныйлар. Музыка.)

Өлгермәмеш. (Китаптан укый.) Менә шулай уйнарга, эшләргә, укырга өйрәнеп беткәч кенә, Бәдри исемле кеше килеп, Габдулланы Җаекка, әтисенең бертуган апасына алып китә. Сәгъди абзыйның гаиләсе малайны биреп җибәрәсе килмәсә дә, кеше баласын үзегездә тотарга хокукыгыз юк, аның туганнары бар дип, Габдулланы алып китәләр. Габдулла Җаекта күренекле кешеләр белән таныша, әдәби түгәрәкләргә йөри, бөек рус шагыйрьләренең әсәрләре белән таныша. Ләкин аны татарларның мәркәзе Казан үзенә тарта. Ул Казанга килә.

Өлгермәмеш. Менә кем икән ул Габдулла Тукай! Бигрәк авыр булган икән тормышы. (Китапны кулына ала. Ут сүнә.)

(Музыка. Базар күренеше. Сатучылар, халык, теләнчеләр… Өлгермә-
меш читтән күзәтә.)

Макарова И.А. 144 мәктәп

Автор.

Бер хикәят килде телемгә ярый,

Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.

Бер заман бардым Печән базарына –

Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә белән кайнамакта бу базар:

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

1 нче сәүдәгәр. Минекен алыгыз, минекен!

2 нче сәүдәгәр. Иң хуш исле Гөлҗиһан сабыны бездә – Крестовниковларда гына!

1 нче сәүдәгәр. Дарчин, борыч алырга онытмагыз!

3 нче сәүдәгәр. Мәкәрҗәдән кайткан чәй!

Малай.

Йөгерешәләр сөртенә дә абына,

Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.

1 нче кеше.

Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?

2 нче кеше.

Бер сугыш чыкканмы әллә, я пожар?..

Автор.

Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.

3 нче кеше.

Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә.

4 нче кеше.

Таш түгел лә – бер киселгән Баш килә.

5 нче кеше. Баш килә?

6 нчы кеше.

Баш килә шундый каты, шундый кызып,

Полный ход килгән трамвайдан узып.

Малай. Туктады!

(Баш «Көфер почмагы»на җиткәч туктады. Һәммәсе дә баш янына
җыелалар, карыйлар.) 

Мулла.

…бер мөселман башы бу,

Һәр мөселман бәндәнең җанашы бу.

5 нче кеше.

Мин аны беләм.

Бу – хаҗи, барды хаҗә туксан тугыз.

Гласныйлыкта тормышы янә

Бу шәһәрнең Думасында ун санә.

3 нче кеше.

Бар иде картлыкта алган хатыны.

Бер баласы – аһ, күз нуры! Аһ алтыны!

Карт.

Тартып алды бунларый аннан Дию,

Безгә ваҗибтыр аңа ярдәм кыйлу.

Бу хакта минем фикрем шушы:

Тыңлаңыз, бу – тик Карәхмәтнең эше;

Инде ул, мәгълүмеңез, көчле кеше.

Ул барып алсын Диюнең җаныны,

Кайтарыр ул бу Кисекбаш каныны.

Кешеләр. Яхшы бу, яхшы!

Вәт менә рәхмәт! Бабай тапты.

Мулла.

Бу бабай фикрен туры итсен Хода!

Миңлебай! Бар, тиз Карәхмәтне чакыр!

(Миңлебай чыгып китә, бераздан Карәхмәт белән керә. Карәхмәт Кисекбашны тиз генә күтәреп алмакчы була, ләкин күтәрә алмый.)

Өлгермәмеш. Абау, кызык язылган! Нәрсә белән бетәр икән бу?!

(Дию йоклап ята.)

1 нче хатын.

Мәрхәмәт ит, и Карәхмәт, безгә син;

Безне коткар, из диюнең измәсен.

(Карәхмәт йоклап яткан Диюне уята.)

Карәхмәт.

Тор, тор! Тор, ләгыйнь, тор!

Дию.

Ник йөрисең рөхсәтсез монда кереп,

Һич оялмый, тәмле уйкум боздырып.

(Сугышалар. Бау белән бәйләнгән Диюне сөйрәп, Карәхмәт керә. Дию акыра. Карәхмәт Башны тоткан.)

Халык. Әссәлам! Әссәлам!

Карәхмәт. Вәгаләйкем әссәлам!

(Камчылы ишан керә. Ул Кисекбашны өшкерә, яшь егеткә әверелә. Мулла Диюне өшкерә, ул югала. Карәхмәтне кочаклап рәхмәт әйтәләр. Бер ир бала җитәкләгән хатын керә. Сикерәләр, шатланалар: фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт.)

Автор. Ну, Печән базары халкы күңле шат!

Өлгермәмеш. (Кычкырып укый.) Кисекбаш… Менә нинди әсәр язган икән Тукай бабабыз. Ул татар милләтенең алга китүен, үз язмышын үзе хәл итәрлек көчле, белемле булуын теләгән. Күп кешенең битараф булуына, горурлыгын югалтуына, юк эшне бар итеп йөрүенә борчылып язган. (Музыка.) Чү, монысы кемнәр тагын? (Качып карап тора.)

Автор.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет

Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

(«Трррррр» дигән тавыш ишетелә. Сәхнәгә балтасын күтәреп егет чыга.)

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!

(Кулындагы балтасы белән утын кискәндәге кебек хәрәкәтләр ясый. Шулчакны ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Куркыныч музыка яңгырый. Шүрәле керә.)

Егет. Кем син? Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.

Бер дә шикләнмә, Җегет, син, мин карак-угры түгел:

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Егет.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр төнлә түгел – көндезләре.

Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен,

Тик килешсез, һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Шүрәле.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалады көлдереп кеше үтергән  чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

И яшь Җегет! Килче уйныйк икәү бераз кети-кети!

Егет.

Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм, уйныймын;

Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Шүрәле.

Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм!

Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Егет.

Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы.

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк!

(Шүрәле идәндәге «бүрәнә» янына килә, Былтыр балта белән суккалагандай итә һәм чөйне чыгара. Шүрәленең бармагы кысылып калгандай була. Шүрәле ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрә.)

Шүрәле.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса әгәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты, диермен, сорасалар.

Егет.

Әйтсәм әйтим, син белеп кал: Чын атым – Былтыр минем:

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

(Шулвакыт Өлгермәмеш түзми, яшеренгән җиреннән чыга.)

Өлгермәмеш. Абый, җаным! Ычкындыр син аның бармакларын. Ул, чыннан да, кешеләргә башка тимәячәк.

Егет. Син кем тагын?

Өлгермәмеш. Мин – Өлгермәмеш. Киләчәктән мин.

Шүрәле. Бик авырта кулларым! Коткырыгыз!

Өлгермәмеш. Абый, җибәрик инде, ә?! Син шәфкатьле кеше бит. Аның балаларын үстерәсе бар.

Егет. Шулай дисенме? Яхшы, балалары хакына гына җибәрәм. (Бүрәнәгә чөй кага, Шүрәленең бармаклары килеп чыга.)

Шүрәле. Рәхмәт сиңа, Җегет. Моннан соң сине берәүгә дә рәнҗетергә бирмәм.

Өлгермәмеш. (Укый.) «Шүрәле» әкияте икән бу. Моннан соң «2»ле алмам инде. Ай-һай, нинди кыю бу абый, ничек кызык итте хәйләкәр Шүрәлене. Әсәрдә Кырлай урманының матурлыгы егетнең тапкырлыгы белән үрелгән. Кеше көчле, сәләтле. Тукай абый бернинди кара көчләрнең дә кешегә каршы тора алмавы турында сөйли. Шунда ук милләтебез өчен кайгыра, гаделсезлеккә рәнҗи.

(Атлый. Музыка. Тәрәзә төбендә Әби белән Бабай утыралар. Сөйләшәләр. Кәефсезләр. Малай тыңлап тора.)

Бабай.

Кара монда, Хатын! –

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, –

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби.

Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?

(Әби белән Бабайны тыңлап торган Кәҗә, Сарык, капчыкларын алып, юлга чыгалар. Өлгермәмеш алар артыннан яшеренеп атлый. Музыка яңгырый. Юлда бүре башы ята.)

Комментарий язарга


*