ТАТ РУС ENG

Хәсәнов Р. Тукай безнең истә гел…

Габдулла Тукай тууына 125 ел уңаеннан

Тукай үткен тәнкыйтьче дә,

Була белгән ул шаян.

Аркасына поднос куеп,

Мөгаллимен алдаган.

Тик кыска гомерле булган,

Иҗат юлы дистә ел.

Тукай даны мәңгелек ул,

Тукай безнең истә гел…

Аның җырларын җырлыйбыз,

Шигырьләрен ятлыйбыз.

Гасырдан артык үтсә дә,

Шагыйрь данын яклыйбыз.

 

Рәмис Хәсәнов, Татарстанның Арча 2 нче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең 7 нче Б сыйныфы укучысы

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы – Мөбәрәкшина Гөлнара Рифат кызы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


Комментарий язарга


*