ТАТ РУС ENG

Чукурумова В. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар (Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү)

 


Чукурумова Валентина Николаевна, Казанның Киров районы "Татар телендә гомуми белем бирүче З нче гимназиясе" Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныф укытучысы


(4 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты)

Тема: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максат: 1) Укучыларны чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның ясалышы белән таныштыру.

                2) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны таный һәм ясый белергә өйрәтү.

                3) Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, слайд-таблицалар.

Дәрес барышы

l. Оештыру һәм уку максатын кую.

     1. Уңай психологик  халәт тудыру.

     2. Белемнәрне актуальләштерү.

     3. Үткән дәресне кабатлау, өй эшен тикшерү.   

ll. Яңа теманы өйрәнү

— Без бүген чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга ныграк тукталып аларның ясалышын өйрәнербез.

— Сыйфатларны укыгыз (экранда):

ОЛЫ

КӨЧЛЕ

АК

— Алар нинди дәрәҗәдә?

— Гади.

— Әйдәгез, чагыштыру дәрәҗәсенә куеп карыйбыз.

ОЛЫрак

КӨЧЛЕрәк

Аграк (К-Г)

— Чагыштыру дәрәҗәсе ничек килеп чыкты?

— Гади дәрәҗәдәге сыйфатка –рак/-рәк кушымчасы ялганып.

— Ак сүзенә кушымча ялганганда нәрсә үзгәрде?

— К урынына г язылды.

— Укучылар, исегездә тотыгыз к һәм къ авазларына тәмамланган сыйфатларга –рак/-рәк кушымчасы ялганганда алар г, гъ авазлары белән чиратлаша.

— Бу сүзләрне кем язган (экранда):

Ах, уңмаган, юләр сарык,

Надан сарык.

Моннан зуррак бүре башын

Китер табып.

— Г.Тукай.

— Дөрес, без бүген аның әсәрләренә мөрәҗәгать итәрбез.

Тексттан сыйфатларны табып, асларына сызалар:

Ах, уңмаган, юләр сарык,

Надан сарык.

Моннан зуррак бүре башын

Китер табып.

III. Теманы ныгыту.

1. Дәреслек белән эш

   а) Кагыйдәне уку.

   б) 152 нче күнегү (Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, чылбыр буенча әйтеп чыгалар).

Озын – озынрак, биек – биегрәк, җылы – җылырак, түгәрәк – түгәрәгрәк, ак – аграк, зур – зуррак, тәбәнәк – тәбәнәгрәк, кыска – кыскарак, кара – карарак, салкын – салкынрак, кечкенә – кечкенәрәк.

— Хәзер бер сыйфатны алып, сәламәтлеккә багышланган җөмлә төзегез.

Физминутка

— Суда йөзгәнегез бармы? Аның кеше сәламәтлеге өчен нинди файдасы бар?

  Суда йөзү хәрәкәтләре ясыйлар:

Җәйге кояш елмайганда

Без суда йөзгән идек.

Чумный-чумный елга суын

Баш белән сөзгән идек.

2.Мөстәкыйль эш.

— Суда озак йөзсәң нәрсә була?

— Салкын тия.

— Салкын тиюне нинди үләннәр белән дәвалап була?

— Ромашка, мәтрүшкә.

Экранда ромашка, тукран, умарта корты, ябалак, каен рәсемнәре күрсәтелә һәм һәрберсенең файдасы турында әйтелә.

— Укучылар, бу исемнәргә сыйфатлар уйлап, аларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз.

3. Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлау.

— Укучылар, Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

— Хәзер сезгә таныш булган “Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлыйбыз. Тыңлаганда сыйфатларга игътибар итегез.

— Нинди сыйфатлар таптыгыз?

— Бик кечкенә, юләр.

— Бу шигырь нәрсәгә өйрәтә?

— Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска.

— Шигырьдә сәламәтлеккә багышланган юллар бармы?

— Малай Акбайга төз утырырга куша, буыннар эш белмичә катса, картайгач эшләп булмый.

4. Хәтер диктанты.

Г.Тукайның “Иртә” шигырен уку.

— Монда нинди сыйфатлар бар?

— Сыйфатлар юк.

— Нинди сыйфатлар кертеп булыр иде?

— Бу юлларны берничә тапкыр укып чыгыгыз һәм истә калдырыгыз:

Иртә. Дөнья җанлана,

Мәшрикъ ягы аллана.

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

 

lV. Йомгаклау.

1. — Укучылар, афәрин, барыгыз да тырыштыгыз.

    — Дәрестә сезгә нәрсәләр ошады?

2. Укучылар эшчәнлеген бәяләү, өй эше бирү

 

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*