ТАТ РУС ENG

Ибраһимова Ю. Нинди бөек бу Тукай (Г. Тукайның тормыш юлына багышланган сыйныфтан тыш чара – зирәкләр турниры)


Ибраһимова  Йолдыз АлмазовнаКазанның Киров районы "Татар телендә гомуми белем бирүче З нче

гимназиясе" Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе педагог–оештыручысы


 (6-8 сыйныфлар өчен)

 

Максат: Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы турында белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту. Аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Г.Тукай портреты куела. Г.Тукай шигырьләре, китаплары, аның турында язылган шигырьләрдән күргәзмә оештырыла. 6-8 сыйныф укучыларыннан катнаш ике команда төзелә.

Җаваплар биш баллы система белән бәяләнә. Һәр дөрес җавапка бер балл бирелә.

 

I тур – соруларга җавап бирү. (Сорулар чиратлап ике командага бирелә).

1. Габдулла Тукай кайда туган? (Кушлавыч)

2. Габдулла Тукайга Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы (скульптор И.Новоселов)

3. Габдулла Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)

4. Габдулла Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

5. Габдулла Тукайның бала чагы кайда уза? (Кырлай)

6. Габдулла Тукайның туган елы? (1886)

7. Габдулла Тукайның туган көне? (26 апрель)

8. Нинди шигыренә көй язылган?(Туган авыл һ.б.)

9. Габдулла Тукайга багышланган төп музей комплексы кайда урнашкан? (Кырлайда)

10. Габдулла Тукай Уральскийда укыган мәдрәсәнең исеме? (Мотыйгия)

11. Габдулла Тукай Казанда язышып, аралашып торган гәзитнең исеме? (Әльислах)

12. “Тукай маршы”ның авторы кем? (Заһидулла Яруллин)

13. Габдулла Тукайның әтисенең исеме ничек булган? (Мөхәммәтгариф)

14. . Габдулла Тукайның әнисенең исеме ничек булган? (Мәмдүдә)

15. Габдулла Тукайның йөрәге кайчан тибүдән туктый? (1913 елның 2 апрелендә)

16. Габдулланың беренче шигырьләре кайчан басыла башлый? (1905 елларда)

 

II тур – әсәрнең исемен әйтү.

1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр… (“Шүрәле”)

2. Мин суда коенам, чумам,

Башым белән сунны сөзәм… (“Су анасы”)

3. Тау башына салынгандыр безнең авыл… (“Туган авыл”)

4. И туган тел, и матур тел… (“Туган тел”)

5. Ул көне буе авызы белән балчык ташый… ( “Карлыгач”)

6. Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын… (“Кошларга”)

7. Арттыра күрдем кояш гадәттәгедән балкуын… (“Бәйрәм буген”)

8. Шул вакытта мин кулыма китап алам… (“Китап”)

9. Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап… (“Пар ат”)

10. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш… (“Эшкә өндәү")

11. Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе… (“Шаян песи”)

12. Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә… (“Кызыклы шәкерт”)

13. Ничек соң тормышың, ничек көн курмешең?… (“Бала белән күбәләк”)

14. Театр-яктылыкка нурга илтә. Кире юлга җибәрми уңга илтә… (“Театр”)

 

III тур – шигырьне дәвам итү. (Шигырьдән өзек бирелә, укучылар булдырган кадәр дәвамын язарга яки яттан сөйләп күрсәтергә тиеш).

1. Мин торам кырларда, Болында, урманда…

2. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш…

3. Тор шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан…

4. Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын…

 

IV тур – Г.Тукайның шигырь исемнәрен язу. (Һәр команда бер минут эчендә Г.Тукайның шигырь исемнәрен язарга һәм укып бирергә тиеш. Кайсы команда күберәк шигырь исеме яза, шул команда җиңүче була).

Уен ахырында жюри нәтиҗәсе тыңлана. Турнирда катнашкан һәм җиңгән командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Уен бергәләп Г.Тукайның “Туган тел”  җырын җырлау белән тәмамлана.

www.gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*