ТАТ РУС ENG

Мөбәрәкшина Г. Яз һәм Тукай (Габдулла Тукайның тууына 125 ел уңаеннан иҗат ителгән шигырьләр)


Татарстанның Арча 2 нче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Гөлнара Рифат кызы иҗат иткән шигырьләр


Яз һәм Тукай

Яз һәм Тукай…

Гел янәшә атлый

Шау чәчәккә төреп җиһанны.

Язлар белән җирдә яшәү туа,

Тукай белән шигъри моңнары.

Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,

Моңайганда-көйләп юана…

Әкиятен, шигырьләрен укып

Бик күп сабый бала куана.

Тукай моңы үлемсез…

Бигрәк ямьле яз фасылы —

Без шуңа куанабыз.

Яз айларында туган бит,

Безнең Тукай бабабыз.

Олы юбилее быел —

Горурланабыз шуңа.

Татар халкы мәңге яшәр

Тукай даны булганда.

Еллар арты еллар уза —

Сәгать-минуты чиксез…

Тукай яши! Мәңге яшь ул,

Тукай моңы үлемсез!

Төштә

Тәмле төшләр күрдем бүген…

Имеш, йөрим урманда.

Шүрәлеләр күңел ача —

Тантана икән анда…

Cу анасы күл буенда

Малай белән серләшә,

Нәни маэмай, күбәләкләр

Болында сикерешә.

Кайдан мондый шатлык бүген?

Нидән шундый тантана?

Бөек Тукай туган көн бит!

Шуңа күңел шатлана.

Матур төшләр күрдем бүген,

Чишмә суыдай татлы.

Тукай иҗаты һәркемнең

Җанына ачкыч тапты.

www.gabdullatukay.ru


 Гөлнара Мөбәрәкшина укучылары иҗат иткән шигырьләр:

Фазлыев И. "Укып үстем кечкенәдән…"

Хәсәнов Р. Тукай безнең истә гел… 

 

Комментарий язарга


*