ТАТ РУС ENG

Шәмсуварова Г. Тукай – бөек шәхес (Әдәби-музыкаль дәрес)


Шәмсуварова Гөлүсә Сәмигулла кызы, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем оешмасы 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татарстан мәктәпләрендә VII сыйныфта укучылар Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре белән, “Шүрәле” поэмасы, “Китмибез”, “Татар яшьләре” шигырьләрен тулысынча укып өйрәнәләр. Программада өйрәнгәннәрне гомумиләштереп “Тукай — бөек шәхес” дигән темага әдәби-музыкаль дәрес.

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның күпкырлы талант иясе булуын дәлилләү. Дәрестә алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтен үстерү. Г.Тукай шәхесенә, иҗатына ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Г. Тукайның китапларыннан төзелгән күргәзмә, фотоальбом, презентация, магнитофон.

Дәрес барышы

I Кереш әңгәмә.

II Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү. (Ул сорау-җавап рәвешендә уза.)

Сораулар

1. Кем ул Г.Тукай?

2. Г.Тукай кайчан, кайда туган?

3. Габдулланың балачагы ничек үткән?

4. Сезгә Тукайның нинди әсәрләре (шигырь, әкиятләре) таныш? Кайсылары сезгә ошый?

5. Г.Тукай үзенең шигырьләрендә балаларга нинди яхшы киңәшләр бирә?

1-2 укучы Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренең эчтәлеген сөйли.

III. Төп өлеш.

Укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

Укытучы:  Г Тукай – бөек шәхес. Аның турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, ул, ничектер, күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара. Без аның шигырьләрен балалар бакчасында чакта ук өйрәнә башладык. Тукайның шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык. Мәктәптә җыр дәресләрендә Тукай сүзләренә язылган халык җырларын өйрәндек. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.

(“Туган авыл” җыры башкарыла. А.Монасыйпов көе.)

1 нче укучы Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли.

2 нче укучы Г.Тукайның “Китмибез” шигырен сөйли.

“Татар яшьләре” шигырендә лирик геройның шатлык, өмет, ышаныч хисләре чагылыш тапкан. XX йөз башында татарлар тормышында җитди үзгәрешләр башлана. Аның алгы сафында яшьләр тора. Г.Тукай лирик геройның уй-хисләре рәвешендә моның өчен шатлануын белдерә һәм яшьләрне тагын да активлыкка, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан көрәшкә өнди. Шигырь бүген дә заманча, яшьләргә чакыру булып яңгырый.

3 нче укучы Г.Тукайның “Татар яшьләре” шигырен сөйли.

Укытучы: “Пар ат” җырында туган якка кайту моңнары белән торган җирдән аерылу сагышлары белән уралып, дулкын-дулкын хисләр агымы туа.

(“Пар ат”. Татар халык көе яңгырый.)

Укытучы: Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Шулай да аның һәр шигыреннән музыкаль аһәң, моң бөркелә.

“Шүрәле” әкиятен карыйк әле. Беренче юлларыннан ук көйгә әйләнә бит ул.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.

Әкиятнең сихри көче – сурәт бизәкләрдән торган матурлык дөньясы — табигать үзе.

Кырлай авылы, аның калын урманнары, сайрар кошлары, хуш ис бөркегән чәчкәле болыннары турында укыганда үзеңне дә шулар эчендә кебек хис итәсең.

Бик куе булганга монда җен-пәриләр бар, диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.

Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул;

Күктә ниләр булмас дисең — очсыз-кырыйсыз күк бит ул.

Шул юлларны укыганда, үзең дә сизмәстән, шүрәлене күрәсе килү теләге уяна. Күңелең белән хикмәтле нәрсәләр эзли башлыйсың. Фәрит Яруллин да шул әсәрне укыгач “Шүрәле” балетын язган. Бу балет татар музыкасының иң яхшы, иң гүзәл әсәрләреннән санала. Без алдагы дәресләрдә “Шүрәле” балеты белән дә танышырбыз.

Татар халкының бөек улы, атаклы гуманист, мәгърифәтче ёщм фикер иясе нибары 27 ел яшәп калды. Шушы кыска гына гомерендә дә аңа әллә ничә тапкыр гаять авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килде. Тик шулай да Тукай, көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнен раслап, тарихи оптимизмны һәм кешелекнең тантана итәчәгенә ышанычын, халыкка мәхәббәтен беркайчан да җуймады. Ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды.

IV. Йомгаклау.

1. Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

2. Зур уңышларга ирешер өчен нишләргә кирәк? (Тырышырга, иренмәскә, алдыңа зур максатлар куеп яшәргә кирәк.)

V. Өй эше.

1. “Шүрәле “ поэмасын тулысынча укырга.

2. Хикәя рәвешендә сөйләргә өйрәнергә.

VI. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәрес “Туган тел” җырын тыңлау белән тәмамлана. Укучылар кушылып җырлый.

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*