ТАТ РУС ENG

Фатыйма ТАҺИРҖАНОВА Истәлек

Әтием, Муса Ярулла Биги, биредәге Петербург татар байлары белән сөйләшкән акча җыеп Тукайны Финляндиягә санаторийга җибәрергә. Байлар акча бирербез, дигәннәр, вәгъдә иткәннәр. Шуннан соң әтием хат юллаган. Әти бит Тукайны үз өемдә торырсың дип чакырмаган, аны кем дә язмый байлар акча бирергә җыенганнар дип. Фатир 3—4 бүлмәле булган, биш бала, әнием, соңыннан килгән Гөлсем апа, сеңлесе һәм Мәрьям — әтинең племянницасы, урын бик кысан, Тукайга аерым бүлмә бирергә мөмкинлек булмаган. Әти Тукайны үз кабинетында диванда яткырган, бу турыда Сәгыйтов та яза, ә үзе идәндә яткан, пальто ябынып кына. Менә шундый ихтирам белән каршы алган. Әтиемнең Тукайны аерым фатирга урнаштырырлык акчасы булмаган, гомумән, әти акчага мохтаҗ булып яшәгән ул вакытта. Өч-дүрт көн торгач Тукайны Сафа Баязитовлар үзләренә алып киткәннәр. Әнием шулай сөйләде. Тукай килгәч, байлар акча бирмәгәннәр. Ни өчен бирмәгәннәр, анысын белмим. Дөрес, соңыннан 50—60 сум җыеп биргәннәр конвертта, ләкин 50—60 сумга инде Финляндиягә барып дәваланырга мөмкин түгел. Әти дәресләргә, укуларга йөргөи, өйдә утырырга мөмкинлеге булмаган. Әтиемнең Тукай турында язып калдырган истәлекләре дә бар, бик яхшы язылган.

 

Фатыйма Таһирҗанова – Муса Ярулла Бигинең кызы.

(Чыганак: Тукай Петербургта. – Санкт-Петербург: Дума, 1998. – 54 б.)


Комментарий язарга


*