ТАТ РУС ENG

Габдулла ГЫЙСМӘТИ Ике елдан соң бер хисап (Г.Тукаев хатирәсе)

1912 нче ел, апрель башлары.
Ул чакта Тукай «Свет» номерларында, иң читтәге кечкенә бер номерда тора иде.
Мин номерга кергән чакта, Тукай өстәле янында өстенә пальто кигән, муенына шарф бәйләгән көенчә утыра иде. Саулык сорашканнан соң: «Әллә берәр җиргә китәргә хәзерләндеңме?» — дип соравыма ул: «Юк» бераз өшеп торам, мичне юньләп якмыйлар, бүлмәм бераз салкынрак», — дип җавап бирде.
Төрле уен-көлкеле утырышудан соң, сүзне һаваның начарлыгыннан, Казандагы Болак бизгәгеннән, ашау-эчүнең начарлыгыннан шикаять итеп: «Сәламәтлеге нык булмаган кешегә түгел, таза кешегә дә яз көннәрендә Казанда тору уңайсыз», — диюемә каршы Тукай: «Әй, Гыйсмәти, сип дә мине авыру кеше дип әйтәсең; иптәшләрнең: «Синдә чахотка бар», — диюләреннән гаҗиз булып, алардан читтәрәк бу номерга күчкән идем. Мин ул чаклы авыру түгел, миндә чахотка юк, ара-тирә өшетә икән, мин аспирин кабам да, аны бик тиз җиңәм, аспирин генә сәламәт булсын. Каһәр суккыры, бу номердагы күселәр мине йөдәтеп бетерделәр, «чи-чи» киләләр. Алардан куркып, төн буе йоклый алмыйм. Күсе тавышларын бераз басу өчен, песи булып кычкырып утырам», — диде.
Авыру кешеләрнең, бигрәк тә Тукайның, табигатен бик яхшы белгәнлегемнән, мин утырышуымда «авыру» сүзеннән кача идем, ул сүзне авыздан чыгармый идем. Тукайның табигатенә мөнасыйп рәвештә, йөгәннең тезгенен тарта бардым; яз көннәрендә Казаннан китү юлын тәкъдим итә башладым. Тукай Казаннан китәргә күнде. «Муса әфәнде Петербургка чакыра, анда барыйммы?» — диде.
«Петербургның һавасы начар; хәзер анда барма, һавасы яхшырак җиргә барып бераз тор; каһәр суккан бизгәкне куып җибәр; соңра Муса әфәнденең дәгъвәтенә иҗабәт итәрсең (чакыруын кабул итәрсең)», — дидем. Моннан соң Казаннан китү мәсьәләсе турында күп сөйләшеп утырдык. Шул арада ишекне берәү какты.
Тукай: «Сүз арасына кара таракан килеп төште, рәхәтләнеп утырганда, кәефне бозды», — дип сукранганнан соң, «пожалуйста» диде. Ләкин ул кеше хадим (хезмәтче) булып чыкты. Хадим киткәч, элекке рухта сүзебезне дәвам иттердек. Мөтәәссир (тәэсирләнә торган) кешеләрнең тойгыларын кузгатуга, — рухны баетуга, илһаме шигъринең (шигырь илһамының) көчәюенә табигате бай җирләрнең (Кавказ, Кырым кеби) тәэсир итүе тугрысында байтак сөйләштек. Рус шагыйрьләреннән берничәсенең исемнәрен дә яд иттек (искә төшердек). Кавказ, Кырым якларына, дәвалану уе белән түгел, бай табигатьтән истифадә итү (файдалану) өчен баруда күп файда барлыгын сөйләдек. Кырымга баруның яраганлыгы исбат ителде. Моңа  мөсәлләм  булдык (күндек, кушылдык).
Тукай Кырым, Кавказ тарафына иптәшсез китмәячәген сөйләгәч, «Иптәш табу читен түгел, аны табарбыз», — дидем. Ләкин мәрхүм: «Син барсаң гына, ул якка барам, башка кеше белән китү ихтималым юк», — диде. Имтиханның якынлашканын сөйләп, бара алмавым тугрысында игътизарымны (гозеремне, сәбәбемне) сөйләдем. Ул чакта Тукайның бер елдан соң зыяг (югалу, һәлак булу) ихтималы күңелгә хотур итсә (күңелгә килсә) иде, мин, мәваныйг (тоткарлыклар) вә авырлыкларга карамыйча, Тукайны, әлбәттә, Кырым тарафына алып китәр идем.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*