ТАТ РУС ENG

Габдулла КАРИЕВ Тукай Мәкәрҗәдә (Тукай сәяхәт иткәндә)

 

1908 нче елны шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев Галиәсгар әфәнде Камал җәнапләре берлә бергә икәү Мәкәрҗәгә килгәннәр иде. Алар Мәкәрҗәдә Тимершаһ әфәнде Соловьевның «Двухцветная» гостиницасына төшкәннәр икән. Безнең, ул вакытларда спектакльләр сирәк куелганга, буш вакытларыбыз күп була иде. Без, артистлар, спектакль булмаган кичләрне, «Двухцветная» гостиницасына барып, Тукай, Галиәсгар әфәнде вә башка фикердәш дуслар белән бергә җыелып, гәпләшеп, чәй эчәдер идек. Шулай йөри торгач, беркөнне «Двухцветная» хуҗасы Тимершаһ әфәнде Соловьев (белмим ни өчендер) бездән, кечкенә генә пианино куяр өчен ясаган сәхнәсенә чыгып, төрле милли шигырьләр укуыбызны үтенде. Без, яшь күңелләр, һич игътиразсыз (каршылыксыз) (мәрхүм шагыйребез Тукай да шунда) аның сүзен кабул итеп, мәгълүм сәхнәгә менеп, «Бәхилләшү» шигырен: «Караңгы икән көнебез, күрмәс икән күземез», — дип вә башка шундый күңел уйгата торган шигырьләрне кайсын «Беренче сада», бәгъзысын «Икенче сада» көенә (ул вакытларда садалар модада иде) җырлап төштек. Пәрәмәч ашаучы агай-энеләр безнең җырлавыбызны бик яратып, кайсы: «Афәрин! Яшәгез!» дигән тавыш вә алкышлар белән каршы алдылар. Кунакларның безнең җырлавыбызны шулкадәр яратып кул чабуларына Тимершаһ әфәнденең үзенең дә бик кәефе килгән иде. Ул, безнең янга килеп, барыбызның да кулларыбызны кысып, рәхмәт укып чыкты һәм барыбызны да бер бүлмәгә алып кереп, пилмән белән сыйлап кунак итте. Ул, әллә нинди бер байның һушыңа киткәнен сөйләп, безнең күңелне күтәрә һәм моннан берничә еллар мөкатдәм Галиәсгар әфәнде Камал җәнапләренең дә шул ук без җырлаган сәхнәдә әллә нинди халык җырлары җырлаганын әллә нинди көлкеләр берлә болгатып, безнең кәефне табарга тырыша  иде.

Тимершаһ әфәнде, безнең «Двухцветная»да җырлаганыбызны белсеннәр өчен, парадный тәрәзәсенә: «Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана» дип, бер кечкенә генә плакат та элеп куя иде. Безнең эшләр шәбәйде. Икенче көнне инде ул безнең барыбыз өчен дә алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәсләр алдырган иде. Укучылар, ихтимал, сезгә фәсләрнең алтысы   кызыл булып, берсе генә зәңгәр булуы бераз кызыграк тоелыр. Чөнки Габдулла әфәнде Тукай җырлаган вакытта безнең алда халыкка арты, безгә алды белән, капельмейстер шикелле, куллары белән болгап, торадыр иде. Менә ул зәңгәр фәс капельмейстер Тукай өчен икән.
Без кызыл фәсләребезне, Тукай да үзенең зәңгәр фәсен киеп, һәркайсыбыз тезелеп, Тукай халыкка арты белән алга чыгып, гадәтебезчә, җырладык. Фәсләр безне мәһабәт күрсәтеп, үзебездә әллә нинди бер төрлелек, үзгәреш булганга, кәеф күтәрелгән булырга кирәк. Фәс кигән көнне без тагы да шәбрәк җырлаган кебек булдык. Тукай да фәс кигән көнне тавышны югары күтәрә торган урыннарда кулларын югарырак күтәреп, төшерә торган урыннарда төшереп, безгә җырларга җиңеллек бирде. Ул көнне тәмам музыка капельмейстеры шикелле кулларын тиз-тиз болгаткалады. Фәс кигән көнне кул чабучылар әүвәлге көннәргә караганда да күбрәк булды. Кичә генә яланбаш җырлаган татар малайларының бүген һәммәсе башларына фәсләр киеп, тәмам төрекләр кыяфәтенә керүләре халыкка ошаган булырга кирәк. Икенчедән, официантларның һәммәсенә, җырлап беткәч үк башлап кул чабарсыз дип, алдан әйтелеп куелганга, аларның иштирак итүләре (катнашулары) дә алкышларның куерак булуына сәбәп булгандыр.
Тимершаһ әфәнде кул чабучыларның күбәюен күреп бик шатланган, үзен тәмам бер труппа башлыгы иттереп хис кылыр дәрәҗәгә җиткән иде. Ул безнең янга килеп, зуррак буйлыларыбыз уртага, аннан кечерәкләр һәркайсы үз буена муафыйк урында түгәрәкләнеп торуыбызны мәгъкул күреп, икенче чыкканда шулай итәрсез, дип өйрәтеп куйды.
Без шагыйребез Тукай капельмейстерлыгы тәхтендә бер атна чамасы җырладык, ашлар безнең өчен көннән-көн яхшыра бара, кадер көннән-көн арта бара. Тимершаһ әфәнде ашны төрлелоткән шикелле, безнең капельмейстер Тукай да репертуарны үзгәртә, төрле яңа җырлар хәзерли, чуарлый иде.
Шулай эшләр яхшы гына барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, әллә кайдан бер гармунчы мишәр килеп чыкты.
Ул гармунчы мишәр дә Тукайның капельмейстерлыгы тәхтендә (астында) без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунны әйттерә, үзе уйнаганда, хатыннар тавышы белән мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый башлады. Бу мишәрнең һөнәре халыкка тагы да ошады булырга кирәк: халык шатлыгыннан урыныннан тора алмыйча, төрлечә үзенең шатланганын изһар итәргә (белдерергә, күрсәтергә) тотынды. Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме, урындыклар белән дөбердәтүләр кирәкме, хасил бөтен «Двухцветная» ду куба иде. Бу гармунчы мишәр безгә караганда ун өлешләп артык муаффәкыять  (уңыш) казанды. Бәгъзы танышлар, безнең янга килеп, безне үртәгәнсыман, шатлыкларын белгертеп: «Йөзе кара, шәп җырлый бит ә?» — дип, сөаль биреп китәләр иде.
Гармунчыны халык шулкадәр яраткач, Тимершаһ әфәнде дә аны Мәкәрҗә буена җырларга алды.
Шуннан соң без үз-үзебезгә онытылдык. Көндезләрен Тукай белән самокатка йөрергә чыга идек, ул анда, ике тиен биреп, балалар шикелле, карусель атларына атланып әйләнә торган иде. Тукайның карусель атларына атланып әйләнүе Уральскида да еш-еш кына була иде.
Шуннан берничә еллар үткәч, мин Тукайга Мәкәрҗәдә капельмейстер булып куллар болгатуының мәгънәсен сорый идем. Ул аңар бер борчылып, бер кызарып, «калдыр әле туларны» дип, сүзен тиз генә икенчегә бора иде.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*