ТАТ РУС ENG

Галиәсгар ГАФУРОВ-ЧЫГТАЙ Габдулла мәрхүм Тукай хакында хосусый ядкарь

Бүген 1914 ел 2 апрельдә Габдулла Мөхәммәтгариф углы Тукайның үлгәненә төгәл бер ел булды. Аның матбугат сәхифәләрендә иң әүвәл язган шигырен күргәч тә, мин Габдулла мәрхүм Тукайга шагыйрьлеге өчен мәхәббәт баглап, Камил әфәнде Мотыйгый аркылы таныштым. Вә шуннан соң мәрхүм Габдулла Тукай белән арабызда байтак хат язышлар булды. Мин, әлбәттә, аның шигырьдә мәһарәтенә (Мәһарәт — сәләтлелек, осталык.) вә шуның өстенә аның бу һөнәрдә тагын күбрәк тәрәкъкый итәренә чын күңелем белән ышана идем. Андин элек мин үзем дә бәгъзе нәзымнар (Нәзымнар — тезмә әсәрләр.) язгалап маташа идем ки, «Казан мөхбире» заманнарында бер нәрсәләрем басылган да иде. Вәләкин Тукай мәрхүмнең шигырьләрен күргәч, мин өзекле сурәттә нәзым язу ниятеннән тукталдым. Бәнагяһ (Бәнагяһ — аңсыздан, уйламаганда.) вак-төяк нәрсәләрне үлчәү белә язсам да, аны шигырь диеп түгел вә язганымның шигъриятен күрсәтер өчен түгел, бәлки башка бер максат белә яза торган булдым. Бик ачык хәтеремдәдер ки, мин Габдулла мәрхүмнең куәи шигъриясен (Кузи шигъриясен — шигырь язу көчен.) күргәч тә, аны Казанга килергә димләп яза башладым. Вә Казанда аның хезмәтенә зәмин (Зәмин — нигез, җирлек.) барлыкны аңлатырга тырышам. Вәләкин минем бу сүзләрем аңа миннән элек мәгълүм иде; ул Казанда торган, ул Казанныкы иде. Тукай ул оныту «вә атып читкә җибәрү»не аз белә иде; аның бөтен вөҗүде мөмкинлегенә касд иткеч (Касд итү — теләү, максат.) вә касд иткән эшен булдыргыч иде. Тукай мәрхүм кәсепсез бәхеткә очрауларны, ялган шөһрәтләрне теләми вә аны уйламый иде. Хәтта бу эшләр бөтенләй аның табгы вә хилкатенә хилаф иде (Табгы вә хилкатенә хилаф — табигате һәм яратылышына каршы килә.). Бәлки Тукай мәрхүм бәхетенең кирегә китәреп вә эшләрнең арты илә әйләнәсен алдарак тотадыр иде. Тукай мәрхүм үзенең соңгы елларда тапкан исем вә игътибарын очраган бер бәхет вә уйламаган бер хәзинә дип карамый иде, ул үзенең шул исем вә игътибарга ярарлык вә шуны үзенә алырлык эш күргәнен һәркемнән артык аңлыйдыр иде. Аның милләткә вә үзен тәкъдир итүчеләргә тәшәккере (Тәшәккере — шөкер итү.) аларның үз вазифаларын үти алганлыклары өчен генә иде. Тукай мәрхүм үзенең хәятында әллә нинди хыялый бәхетләр вә истикъбальләр (Истикъбаль — киләчәк.) көтмәгәнгә, үзенең гомерен көн бә көн ашый торган күкрәк авыруын да түземлелек белә күтәрә вә үлемне курыкмый көтә иде. Тукай мәрхүм өметсезлек ягына авышрак вә бу хәлне үзе генә түгел, башкалар өчен дә алдарак тотучы иде. Аның бу хосустагы карашын «Күңел җимешләре» китабында язылган «Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә; син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!» дигән сүзеннән ачык аңлап була. Ләкин Тукай мәрхүм бу дөньядан вә бу дөньяның имгәгеннән үз кулы белә үзен коткаруга хилаф иде. Ул шул китабында «Катиле нәфескә» сәрләүхәле мәкаләсендә менә ни әйтә:
Котылмакчы булып татсыз хәяттан,
Гомергә җан авырттыргыч газаптан,
Гакыл бу, дип, үзеңне үзең үтердең,
Тынычлык эзләдең вә гүргә кердең.
Вәләкин, и карендәш, алданасың,
Үзеңне мәңгелек утка саласың.
Синең тик сурәтең китте җиһаннан,
Һаман да калды рухың яки мәгънәң.
Менә бу сүзне Тукай мәрхүм бер кешегә карап сөйли, вәләкин аның бәгъзе сүзләре үзенең шул куркыныч эш белән вәсвәсәләнгәнен белдерәдер ки, вә ул үзе хакында шундый бер хыялны башыннан үткәргәнен сөйли иде. Ләкин ул бик тиз айныды вә бу хыялны күрсәтү адәм баласы өчен зур бер җинаять буласын төшенде, үзе бу эшне эшләмәү генә түгел, башкаларга да бу хосустагы мөкатдәс сүзен әйтеп калдырды. Тукай мәрхүм бу эше белә һинд пәйгамбәре Гаутама (Будда)ның мөкатдәс тәгълимен тәсдыйк итте ки, ул бөтен ләззәтләрдән саклануны кырык елдан артык өйрәндеге хәлдә вә дөньяның бөтен авырлыкларына ачык йөзе белән карадыгы хәлдә, катиле нәфескә хилаф иде. Вә хәят дигән хәзинәне һәрхәлдә тәкъдир итә вә тәкъдир итәргә өйрәтәдер иде. Хәзер генә күрдегемез шигырьдә Тукай мәрхүм:
Һаман да калды рухың яки мәгънәң,— дип,   үлгәннән   соңгы  бер   бәкага   (Бәка — мәңгелек.) шарт  кыла   вә   аны ике  тәләйле  итеп   күрсәтә,   вәләкин   бара-бара   өметен өзә <…>
Мин Тукай мәрхүмне кат-кат күрдем вә аның белән байтак утырышкаларга тугры килә иде. Ләкин аның белән сүз таба алмый идек, утырышыбыз авыр була иде. Шулай булса да ул минем үзе янына баруыма бер дә борчылмый вә мине чакыра һәм үзе минем яныма килә иде. Затән аның кеше белән күрешүе вә утырышуы бөтенләй үзенә бертөрле иде. Ул мәрхүм мәҗлес вә күрешү әдәбе дигән тәкәллефле һәм риялы күрешүләрне бер дә яратмый һәм үзе, әлбәттә, андый эшләрне гомергә төгәлләми иде. Ул куанычлы чагында зарафат изһар кыла (Зарафат изһар кыла — яхшы мөгамәлә күрсәтә.) вә алдындагы кешене дә шуңа чакыра (ул теле белә чакырмый, бәлки табигате шулайча куша) иде. Аның тавышы матур түгел иде, шулай булса да ул көйләп назым вә шигырь укый вә аның укыганы әллә ничек колакта вә хәтердә кала иде.
1908 нче елда озаграк бервакыт Тукай мәрхүм белән бергә булым вә аның белә күп утырыштым. Ул шунда С. Рәмиевне шагыйрьлектә үзеннән өстен күрә вә анны мактарга бер дә хурланмый иде. Ул чагында Тукай мәрхүмнең Казан яшьләре белән яңа таныша торган вә туташларының үзенә илтифат итүләрен фәүкыльгадә бер рәвештә тәкъдир иткән чагы иде. Мәрхүм бер әдәбият кичәсенә үзенең бер әсәрен укырга баргач, бер туташ аның белә танышканын вә аның кулын тотып күрешкәнен, әсәрен укыганы соңында шул ук туташның янына барып тагы бер кул тотканын сөйли иде. Мәрхүмнең:
Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың,
Әмма ак соң, әмма йомшактыр кулың,—
дигән шигыре шул мөнәсәбәт белән язылган иде. Шул шигырьне Тукай мәрхүмнең кичә вә көндез көйләгәне бүгенгедәй колагымда вә күңелемдә. Тукай мәрхүмнең үз кулы белән иң әүвәл язылган нөсхәсе хәзер дә минем үземдә вә кулымдадыр.
Тукай мәрхүмнең калебеннән (Калеб — күңел.) чыгып язылган аһ вә зары күп татар балаларының хосусый хәлләренә татбикъ (Татбикъ — туры килу.) кылыныр вә күп балалар аның шигырьләрен үзләренеке итеп укып йөрерләр вә укып күз яшьләрен түгәрләр <…>
 

Галиәсгар Гафуров-Чыгтай. Габдулла мәрхүм Тукай хакында хосусый ядкарь. «Кояш» газетасының 1914 елгы 2 апрель санында «Че» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)

Комментарий язарга


*