ТАТ РУС ENG

Маһруй МОЗАФФАРИЯ Тукай янында

Беренче апрельдә дүшәмбе көн Фатима туташ Дәүләтгилдиева илә Клячкин шифаханәсенә Тукаевның хәлен белер өчен бардык. Сәгать өчне узган иде. Иптәшләреннән икесе аның янында иделәр. Без кергәч, ханымнар утырсыннар дип, стуллар күрсәтте. Без якынрак барып утырдык һәм: «Шәкерт туташларымыз сезнең сәламәтләнүегезне теләп калдылар. Сезнең шигырьләрегезне укып бик тәэсирләнәләр»,— дидек.
Шагыйрьнең өстәлендә газеталар һәм каләм вә карандаш — барчасы бар иде. Шул карандашны ул кулына бер алып, бер куеп утыра иде. Йөзеннән бөрчек-бөрчек тирләр чыккан иде.
Аның яныннан без инде бик авыр тойгы белән аерылдык.

Маһруй Мозаффария. Тукай янында. «Кояш» газетасының 1913 елгы 10 апрель санында басылган. Текст шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.) 


Комментарий язарга


*