ТАТ РУС ENG

Мәҗит ГАФУРИ Габдулла Тукай Уфада

Тукайның Уфага килгәнен ишетү белән, «Сабах» көтепханәсенә бардым. Бу вакыт 1912 нче елның язы иде.
Мин барганда, Тукай «Сабах»ның артындагы бер дә рәткә салынмаган бүлмәдә, әрҗәләрдән җыелып укмаштырылган сәке сыман бернәрсә өстендә ята иде.
Тукайның өс-башы карайган, сәфәр мәшәкатен күреп, бигрәк тә йончыган иде. Сөйләгән сүзләребез: аның сәфәре, кымыз эчәр өчен Троицкига баруы, Казан вә аның яшьләре хакында булды,
Тукай: «Юлда бик күңелсез иде, Уфага килеп, саф һавасын иснәп хәл җыйгач, үземне күтәренке сизә башладым», — диде. Дустымның яткан җире гадәттән тыш эссе, бик тәэсир итә торган сурәттә бөркү иде.
Бүлмәдә байтак утырдык. Кергән-киткән булмады. Бары X. Зәбири бәгъзан эштән бушаган вакытта кереп, төрле сүзләр  әйтеп, көлдереп чыга  иде.
Тукай бәгъзан берәр генә мисраглы шигырь яки коръаннан берәр аять укып куя иде.
Бераз торганнан соң, чыгып йөрергә карар бирдек, Чыгар алдыннан ниндидер бер дару эчеп: «Бер файдасы да булмаса да, моны эчәргә туры килә», — диде.
— Кайда барырга телисез? Теләсәгез, ат белән берәр  җиргә  барыйк, — дидем.
— Уфа урамында бу извозчиклар белән йөрсәң, эчәгеләрең калмас. Вокзалдан менгәнче дә үлә яздым. Җәяү генә бераз йөрик, — диде.
Безнең төбәп бара торган җиребез булмаганга күрә һәм минем Тукайны шатландырасым, үзе теләгән эшләрен эшләттерәсем килгәнгә: «Кайда барабыз?» — дидем.
— Кайда барырга, берәр җиргә кереп утырырга кирәк, ләкин бик шәп урын булмасын, безнең Казанда шундый муафыйк урыннар була торган иде, — диде.
Ниһаять, бик гади генә бер җиргә кереп утырдык. Ләкин безнең монда эш пешмәде. Бездән ерак түгел бер өстәлдә утырган ике татардан Тукай никтер шомланды. «Болар тикмәс кешеләр булмаска кирәк, караулары шуны белдерә, моннан китик», — диде.
Мин Уфада, Казандагы кебек, татарларның кешене тикшермәүләрен сөйләсәм дә, канәгать хасил иттерә алмадым.
Ниһаять, «Сабах»ка кайтып киттек. Безнең беренче көн шулай үтте. Кичке салкыннан куркып, Тукай чыгып йөрмәс булгач, мин кайтып киттем.
Икенче көн, ничек тә вакытны күңелле уздырыр өчен Тукайны резиновый ходлы арбага утыртып, бик иркенләп йөрисе килә иде. Мин ат табарга вәгъдә иткән идем. Ләкин бу эш тә булмады. Бер-ике кешегә мөрәҗәгать итеп карасам да, эш чыгара алмадым.
Тукай бүген кичәгедән кәефле иде.
Уфаның һавасы килешкәнен, кәефе төзәлгәнсыман булуын сөйләде. Тагы да йөрергә чыктык. Фәкать безне шул барыр җир булмау гына бераз изә иде.
Без, язгы кояш астында бераз йөреп, берәр җиргә кереп утырырга карар бирдек. Без бүген матуррак бер җиргә керергә муаффәкъ булдык (ирештек). Кояшка каршы булган бу залны Тукай үзе дә яратты.
Без инде монда бик иркенләп утырмакчы булдык. Эшләр, Тукай теләгән рәвештә, бик шәп китте.
Бик кәефле утырган вакытта, Тукай бизгәк тоткан кебек калтырана башлады. Аның шундый вакытта йота торган порошогы «Сабах»та калганга күрә, даруны җибәртеп алдырырга туры килде. Шул даруны эчкәннән соң, Тукайның калтыравы басылып, бераз кәефе төзәлде.
Баштарак Тукай да, мин дә, сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып,  тик утыра идек. Бара торгач, безнең мәжлес бик күңелле булып китте. Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр, Казан һәм дә мохитебез хакында иде. Тукай Казандагы   тормышыннан ялыкканлыгын, шул сәбәпле кымызга иртәрәк булса да, Казаннан китәргә ашыкканын сөйләде.
Тукайның хәссас (сизгер) күңеленнән чыккан бик гади генә сүзләре, аның бу дөньядан һәм дә үзенең мохитеннән разый булмавы — миңа яхшы ук зур тәэсир бирде. Бу вакытта безнең икебезнең дә күзләребездә ихтыярсыз атылып чыккан күз яшьләре ялтырый иде, Тукайның рухы күтәрелде. Үзенең  Петербургка чакырылганлыгын, анда барып кайтырга теләгәнен сөйләде. Тукайга Казаннан туры Петербургка бару уңайрак булганын, Уфага килеп, кире Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгәненә каршы бер сүз әйтүне теләмәдем. Аның бу ялгыш планында аерым бер шигърият булганга күрә, Тукайның Петербургка китүе кызыксыман тоела иде.
Безнең иртә башланган мәҗлес тәмам булган вакытта, кояш баеган иде.
Тукай «Сабах»ка кайту белән, Петербургка баруыннан хәбәр биреп, телеграмма сукты.

II

Тукай Петербургтагы сәфәрендә унбиш көн чамасы йөреп, апрельнең 18ләрендә тәкрар Уфага кайтты.
Тукай бу сәфәреннән гаять йончып килгән иде.
Ул, бичара, Петербургта бер дә үзе өмет иткән күңел рәхәтләренә очрый алмаган. Үзенең тәгъбире белән әйткәндә «бу сәфәр — хәерсез сәфәр» булган. Юл йөреп, ниһаять дәрәҗәдә ватылган. Үзендә хәлсезлекнең бик күп артканын сизгән. «Ник бардым?» дигән көнгә төшкән.
—    Юл йөрү бик кыен булды, күп вакытта чәй эчми килергә туры килде, — диде.
—    Ник чәй   эчеп,   рәхәтләнеп   килмәдегез? — дигәч,
— Чәй алып керер кеше булмады, мин үзем вагонда вакытта төшеп йөрергә куркам, я поезд китеп калыр, — диде.
Тукайның Уфага икенче мәртәбә килүенә бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымызлар хәзерләнгән иде. Бик матур кояшлы көндә шәһәр бакчасына чыктык. Анда кымыз эчкәннән соң, агачлар арасындагы ачык җиргә яшел үлән өстенә барып яттык.
Тукай:
— Кайда ул Петербургта бу һава белән бу яшеллекләр! Анда яшел нәрсәләрне суганчы марҗалар кулында гына күреп калырга була, — диде.
Кымыз эчеп, һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды, һаваны мактый, иркен сулу ала, ике сүзнең берсендә «сәламәтлек һавасы эчәм» дип сөйли иде.
Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен, Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды.
Тукай Уфага соңгы мәртәбә килгәндә, бер һәфтәгә  (атна) якын торып, әүвәлдәге карары буенча, кымыз эчәр өчен, Троицкига китте.

III

Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнасип (лаеклы) һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр.
Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере «Сабах» көтепханәсенең артындагы бүлмәдә үтте. Аның күңелен ачып, рухын күтәрерлек һичбер эш эшләнмәде. Бер гаиләдән башка, хосусый дәгъвәт итеп (чакырып), күңелен ачучы да булмады. Тукайга катышырга, аны хөрмәт итәргә ярамаган кебек хәрәкәт иттеләр.
Аның авыру рухын күтәрер өчен, Уфа халкына һәртөрле тәдбирләрне кылу (чарасына керешү) тиешле булса да, Уфа моны булдыра алмады. «Сабах» бүлмәсенә төшеп, шунда ятып, шуннан сәфәр итте.
Вакытында Уфада тиешле хөрмәт күрсәтә алмаган Уфа яшьләре, Тукайның вафатына бер ел тулу мөнәсәбәте белән, «Тукай кичәләре» ясыйлар. Уфаның кызлары, егетләре Тукайны хөрмәт белән искә төшерәләр. Фәкать бу хөрмәтне Тукай үзе күрә алмады.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*