ТАТ РУС ENG

Сәхибҗамал ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯ. Сәхнә дусты (Тукай Казанда)

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1885-1974) –

беренче татар актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисты. 

 

Тукай кыска гомерендә күп язды һәм һичкайчан югалмый торган җәүһәрләр калдырды. Мин ул шигырьләр турында язмыйм, мин шулай ук аның тормышын бизәп, матурлап та яза белмим. Мин бары аның, безнең арада йөргән көннәрен искә алып, артистларга булган мөнәсәбәтен һәм кешелек сыйфатларыннан кайбер детальләрне генә сөйләп китәсем килә.

Тукай артистларны якын күрә һәм сәхнәне ярата иде.

Ул үзенең шигырьләре белән артистларның җаннарына ризык бирә, ул безне тынычландыра торган иде.

Ул һәрнәрсәгә тынычлык һәм салкын кан белән карый, аның характеры башка кешеләргә караганда үзгәрәк иде. Ул үзен бик тыныч кеше кебек тота, тик ялгызлыкны ярата иде. Кайберәүләр аның хатын-кызны яратмавы турында сөйлиләр, ләкин бу дөрес түгел. Тукай чын мәгънәсендә хатын-кызларны ихтирам итә, зурлый, шул ук вакытта ояла да. Аның бик яратып йөргән Зәйтүнә исемле бик матур кызы бар иде, ул шул кызга да күренмәскә тырышып йөри иде. Ә үзе аның исеменә шигырьләр язды: «Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам» дигән юллары Зәйтүнәгә булган мәхәббәте хакында иде. Үзенә башка бертөрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше иде ул. Тукай ул эреләнми, кешелек горурлыгын да онытмый.

Бервакыт мин театрдан эшемне бетереп кайтып килә идем. Юлда бер төркем билгесез кешеләр очрадылар. Кыяфәтләренә караганда, алар Тукайның «Яңа кисекбаш»ында язган «көфер почмагы» әһелләре иде. Болар минем арттан киләләр һәм әллә нинди ямьсез сүзләр сөйлиләр:

—    Менә ул театр марҗасы, аны бәреп үтерәсе бар,аны үтерү сәвап кына булачак!

Шунда ук алар мине куа башладылар. Мин куркып йөгерә башладым һәм көчкә өйгә кайтып кердем. Төне буена аларның сүзләре колагымнан китмәде, йоклый алмадым.

Иртән артист Колалаев белән Тукай килеп керделәр. Колалаев миңа карап:

—    Волжская, нигә сезнең күзләрегез кызарган, әллә берәр хәл бармы? — диде.

Мин аларга кичәге вакыйганы сөйләдем. Тукай бер сүз дә дәшми утырды да, бер кәгазь алып, нәрсәдер язды, язуны минем алдыма китереп куйды. Мин укыдым һәм шунда ук көлемсерәп:

—    Рәхмәт, Габдулла әфәнде! — дидем.

Ул миңа түбәндәге шигырьне язган иде:

«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без   үләрбез,   билгеле,   тик  үкенечкә   калмасын.

Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, вак диген,
Таптасыннар,хурласыннар, тик җаның хурланмасын».

Миңа аның бу шигыре шулкадәр татлы һәм шулкадәр ямьле күренде, мин үземне анадан яңа туган кебек хис иттем. Хәсрәтләрем таралды, ул миңа яңа көч, яңа куәт бирде.

Күп вакытта Тукай безнең хәсрәтләребезне шулай бүлешә иде.

Беркөнне мин Тукайны артистлар белән бергә үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул махсус киенеп, галстуклар тагып, кунакка йөрүне яратмаса да, мин чакырган мәҗлескә назланмыйча килде. Ул үзенең гади киеменнән — кара тужуркадан иде. Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай, бераз утыргач, чәчәкләр янына барды, аларга карап иснәп торды да кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарып:

—    Менә мин шушы ландыш чәчәген бик яратам, аның исе дә бик хуш, үзе дә матур, мәгез, Волжская, әнә шул   чәчәкләрегез    арасына    кыстырып   куегыз! — диде. Үзе шул минутта, бер гаепле эш эшләгән кеше кебек, кызара төште. Мин аның кызарганын күреп, оялмасын өчен сүз әйтмәдем. Мин ул ландыш чәчәген бер калын китап арасына салып куйдым. Тукай чәчәге дип, мин аны 1918 нче елга кадәр саклап килдем. 1918 нче елда фронтка чыкканда, барлык нәрсәләремне фатирда калдырып китәргә туры килде. Кире әйләнеп кайтканда инде, бернәрсә дә калмаган, шәһәрне аклар туздырып чыкканнар иде. Менә шул елны мин ландыш чәчәгеннән аерылдым.

Тукайның бер кызык сүзе бар иде, ул исерек кешегә: «Бу – «мин әле кая барам» булган» дип әйтә иде.

Миндә мәҗлестә утырганда, ул бу сүзләрне тагы кабатлады. Безнең бер артистыбыз, каядыр барасы бар дип, китәргә хәзерләнә башлады. Тукай аңар: «Син кая да булса, мин әле кая барам» булырга барасыңдыр, әйдә, тик  кенә утыр, бүген беркая да бармыйсың, бүген бит сәхнә кызының бәйрәме, аның  бәйрәмебез», – диде.  Артистыбыз барасы җиренә бармады, Тукайның ул көнне кәефе аерата яхшы, күтәренке иде, ул безнең күңелләрне дә ачып, мәҗлесне ямьләндереп утырды.

Тагын бер вакыйга минем күңелемнән чыкмый. Бер-көнне мине телефонга чакыралар. Мин барып, «кем?» дип соравыма, телефон аша берәү бер җыр әйтә:

Аклы  ситса  күлмәгеңне
Ник   туйганчы   кимисең?
Ник   яңасың,  ник  көясең,—
Кайчан да син үлмисең!

Җыр бетүгә телефонда сүз өзелде. Мин гаҗәпләнеп:

– Бу ни дигән эш, бу кайсы шаяра? — дип, аны артистларның берәрседер дип юрап киттем. Күп вакыт үтмәде, Ахундов дигән суфлерыбыз килеп керде. Мин аны күрү белән:

– Нәрсә Сез анда телефон аша шаярасыз? Тапкансыз эш! — дидем. Ахундов көлемсерәп:

– Туташ, әллә сез танымадыгызмы, хәзер сезнең белән сөйләшкән кеше Тукай бит! — диде. Мин аптырап:

— Тукай? Ник ул миңа, кайчан да син үлмисең, диде? — дим. Ахундов:

– Ул сезнең һичкайчан үлмәвегезне тели, — диде. Артистлар җыйналышып, тормыш авырлыгыннан зарланып утырганнар икән. Тукай килеп кергән һәм артистларның сүзенә катнашып киткән.  Артистлар:

– Без ничек тә чыдарбыз, без — ирләр, ә менә Волжскаяга читен, ул яшь кыз бала, ул бик уйлана! — дигәннәр. Бераз утыргач, Тукай китәргә җыенган һәм, телефонга килеп, мине чакырткан да югарыда, китерелгән җырны әйтеп чыгып киткән. Моның белән ул артистларны үз итеп каравын, аларның шул чактагы авыр тормышына керә белүен аңлата иде. Ул соңгы көненә чаклы  артистларның дусты,  сәхнә дусты булды.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)

Комментарий язарга


*