ТАТ РУС ENG

Шиһап ӘХМӘРОВ Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы

Мәрхүм шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаевны дөньяны ташларга мәҗбүр иткән авыру — яңа бер авыру түгел. Бу авыру аңарда берничә еллардан бирле сизелә иде.
Мәрхүмнең 11 нче сәнә җәй башында Астраханьгә сәяхәте вә шул ук елның кышында авылга кайтып, берничә айлар истирахәт (Истирахәт — ял.) итүе, 12 нче ел җәйне Троицк ягында кымызда уздыруы — бар да шул авыру тәэсире вә шул авыруны аз булса да җиңелләштерү вә дәвалау каеды (Каеды — теләге.) илә эшләгән эшләре иде. Димәк, бу авыру аны моннан берничә еллар элек үк үзенең тырнагына эләктергән вә аны яхшук какшаткан иде. Хәтта үткән 12 нче елның көзендә докторлар аның хәле өметсез икәнлеген әйткән булганнар* (* Доктор Лурье: «Мин үткән көз Гыйльметдин Шәрәфкә, бу терелмәс, авыруы ышанычсыз, тиздән үләр, дип әйткән идем» — дия сөйләде (Автор искәрмәсе.)).
Фәкать ул тән кешесе түгел, рухи иясе иде; аның кашында җисмани авыру—авыру түгел, ул аңар илтифат итми; ул фәкать рух саулыгына: вөҗдан сафлыгына гына әһәмият бирә иде. Ул:
«Кирәк черсен, кирәк тузсын, ни ул тән,
Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән»*,—
(*… кирәк   черсен,   кирәк    тузсын… — шагыйрьнең    «Катиле нәфескә» исемле шигыреннән. Дөресе:  кирәк черсен, кирәк торсын.)
җырын җырлый иде. Шуның өчен ул үзенең авыруын дәвалауга зур әһәмият бирми иде, ул әгъзаи бәдәниясенең (Әгъзаи  бәдәния — тәненең әгъзаларының.) көннән-көн зәгыйфьләнә баруын илтифатка да алмый, һаман тырыша, һаман яза, үзенең рухани куәте илә кара көчкә каршы сугышуында дәвам итә иде. Ул үләргә ике көн калгач кына үзенең иң куәтле коралы булган каләмен кулыннан ташларга мәҗбүр булды; ул шунда кадәр рухани сугышуында дәвам итте. Җисмани зәгыйфьләнүен игътибарга алмады.
Ләкин, ул никадәр тартышса да вә никадәр әһәмият бирмәскә тырышса да, табигать үзенекен эшли килде — ул аны көннән-көн сындыра вә зәгыйфьләштерә барды.
Гакыйбәт (Гакыйбәт — нәтиҗә.) соңгы вакытларда аның «Кояш» идарәсенә кереп, авыр хезмәтләр илтизам итәргә (Илтизам итү — башкару.) мәҗбүр булуы* (*… авыр хезмәтләр илтизам итәргә мәҗбүр булуы… — Бу раслау хакыйкатькә туры килеп җитми. «Кояш»ның җаваплы секретаре Фатих Әмирхан шагыйрьгә ярдәм йөзеннән айга 40 сум эш хакы белән аны  газетага  язышучы  итеп  алуга ирешкән.) вә үзенең басылачак мәҗмугаи асарен тиз вакыт эчендә тәртипкә салу* (*… мәҗмугаи асарен тиз вакыт эчендә тәртипкә салу… — Г. Тукай больницага  керер   алдыннан  бер  көн элек   истәлек  авторына: «Ике өч төн йокламыйча, мәҗмугаи асаремне тәртипкә салдым, шул мине бөтенләй эштән чыгарды»,— дип сөйләгән.) кебек авыр хезмәтләр аны бастылар, ул тәмам хәлсез калды, йокысызлык, тынычсызлык пәйда булып, аны бик тарландыра башлады. Шуннан соң ул, бәгъзе берәүләрнең киңәше илә, дәваланыр өчен Кырымга бару фикеренә төшеп, 22 нче февральдә китәргә карар биргән иде. Фәкать якын иптәшләре, Кырымга баруны беркадәр һавалар төзәлгәнчә калдырып торып, анда барганчы, бер шифаханәгә кереп, беркадәр хәл җыярга киңәш бирделәр. Ул үзе дә шуны мәслихәт табып, үзе сайлавы буенча, 26 нчы февральдә, айга 150 сум хак илә, Казанда Клячкин шифаханәсенә куелды.
Мәрхүмнең янына шифаханәгә һәрвакыт барып йөрүчеләрнең берсе булганлыктан, баргач ук, гадәттәгечә: «Хәлегез ничек» — диеп сорый торган идем. Моңар каршы: «Хәлем яхшы, тик менә куәт кенә азрак, бераз хәлем булса, чыгар идем, миңа бит күп куәт тә кирәкми: менә шул җиңеләйгән тәнемне «Болгар» баскычыннан күтәреп менәрлек булса, җитә», — дип җавап бирә иде. Соңгырак көннәрдә — тәрәзәләргә кояш төшә башлагач, күңеле һаман тышка тарта иде. «Инде һавалар яхшыра, җылыта төшсә, ат илә чыгып йөрер идем»,— ди торган иде.
Шифаханәдә ахыр көннәргә кадәр Казанда чыга торган татар матбугатын укый килде. Барганда, һәрвакыт матбугат хакында сүз ача вә төрле мөлахәзәләр булына иде; рус газеталарын да моталәга иткәли (Моталәга итү — уку, тикшерү.) иде. Фәкать соңга таба, күзем арый, ятып каршы тотып укыганда кулларым тала, дип зарлана башлады.
Шифаханәгә хәлен белергә баруны бик ярата иде, барган вакытта яткан булса, торып утыра вә янындагы кеше киткәнче, утырып сөйләшә иде. Бәгъзе, сау вакытындагы дусларының, шифаханәгә кергәч, килмәүләреннән зарланган төсле, үткен сүзләр әйтеп куя иде.
Соңгы көннәргә кадәр ашау-эчүендә бер дә алмашыну булмады, яхшы ашый һәм эчә иде. Температурасы 38 илә 38,5 араларында, пульсы 100—105 тирәләрендә йөри иде. Мәрхүмнең, бу хәле 31 нче мартка кадәр сузылып килде. Фәкать 31 нче март кич сәгать 5 тән хәлендә зур бер үзгәреш күренде: бердән авыраеп, ашау-эчүдән вә йоклаудан тәмам киселде. Шуннан соң үзенең хәятыннан өмет өзгәнлекне аңлата, хәлен белергә килүчеләр илә бәхилләшә, аз сөйләшә, вә сораган сөальләргә дә бер сүз яхуд баш ишарәсе илә генә җавап бирә башлады.
1 нче апрель иртә сәгать 11 дә барып «хәлегез ничек» диеп соравыма «әҗәл» диеп, бер генә сүз илә җавап бирде дә, бераздан соң «хәлем авыр, болай булса, өч көннән артык чыдый алмам», — диде. Шул ук көндә доктор да: «Авыруның хәле начар, озак торса, өч көн торыр, алайга да бармас, сез инде аны ташламагыз, дуслары җыелышып, бер тәртип илә һәрвакыт берегез янында булыгыз»,— дия тәнбиһ итте (Тәнбиһ итү — кисәтү.). Шуннан соң чиратлашып янында торыла башлады.
1    нче  апрель  өйләдән  соң   сәгать  3 тә   «Габдулла әфәнде, хәлегезне үзегез дә начар дисез һәм шулай күренә дә, мондый вакытта    рәсем алдырып    калу гадәте бар, бу нәрсә сәламәтләнсәгез үзегез өчен, тәкъдир җитеп, үлсәгез, дусларыгыз өчен бер ядкарь булыр иде»,— дия,   рәсемен   алдырырга   рөхсәт  сорадым.   Моңар каршы: «Беркадәр хәл алгач алдырсак, ничек булыр икән, бер дә хәлем юк бит», — дисә дә, мин:  «Сез шул урыныгыздан кузгалмассыз, сезгә мәшәкате    булмас»,— дигәч, рөхсәт итте. Фотограф чакыртып, утырган һәм яткан көенчә рәсемнәре чыгартылды.
2    нче апрельгә   каршы тәндә хәле   беркадәр   яхшыланды: кыска-кыска, өзелеп-езелеп булса да,   йоклады.
Үзе дә: «Бу көн беркадәр йоклый алдым, кәефем ярыйсы»,— дип сөйләде. Иртә илә чәй эчәргә утыргач: «Бергә эчик», — диеп, безгә (кичләрдә янында торуны Әхмәт әфәнде Урманчиев  илә  икәү  илтизам  иткән  идек)   чәй сорарга кушты вә беркадәр сүзләр сөйләшеп чәй эчтек.
Чәйдән соң: «Без китәбез», — дигәч, «Кичкә тагы килсәгез, бик яхшы булыр иде, бүген уңай булды»,— диеп саулышкалашып калды. Фәкать шул көнне кич сәгать 8 дә чиректә   дөньяда   үтте.   Без   барганда,   Габдулла әфәнденең рухы яңа гына ашкан, аның җылы тәне карават буенча сузылып ята иде.

Шиһап Әхмәров. Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы. «Мәктәп» журналының 1913 елгы 4 нче санында басылган. Текст шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


 

Комментарий язарга


*