ТАТ РУС ENG

Йосыпов Айрат (Казан) Г.Тукай әсәрләренең стиль үзенчәлекләре (суфичыл әсәрләр мисалында)

rn В истории татарского народа суфизм занимает особое место, именно поэзия стала своеобразной ареной для пропаганды теологических, философских, суфийских воззрений. Суфизм способствовал и развитию языка, в котором сформировался стилистически разработанный сложный технический язык. Язык суфийских произведений поэта Г. Тукая отличается необычайной образностью и экспрессивностью, разнообразием стилистических средств и фигур (метафоры, сравнения, символы и т. д.). В таких произведениях прослеживается тенденция сближения мотивов суфийской поэзии со сферой «возвышенного» поэтического стиля.rn

rn

rnТатар әдәби теле тарихында XIX йөз ахыры — XX йөз башы аеруча зур урын тота. Бу чор әдәби тел тарихында зур үзгәрешләр һәм тел тирәсендә барган көрәшнең иң кызган чагы буларак билгеләнә (14, 190). Моннан тыш XX гасыр башында халыкның сөйләм теленә нигезләнгән татар әдәби теле формалашып җитә һәм «матур әдәбиятның жанр һәм стиль ягыннан баюына, функциональ стильләрнең формалашып җитүенә китерә» (14, 196).
rnБу чор татар әдәби теле нормаларының формалашуы, үзенчәлекләре хакында сөйләшү барышында Г. Тукай иҗаты үзәктә тора. Шагыйрьнең суфичыл характердагы әсәрләре телендә XIX йөз татар суфичылык шигърияте теленә хас лексик-стилистик чаралар, грамматик формалар һәм жанр үзенчәлекләре күзәтелә; стилистик вариантлылык максатында классик шигъри тел һәм суфичылык әсәрләре теленә хас тел үзенчәлекләре кулланыла. Әлбәттә, бер мәкалә чикләрендә генә Г. Тукай иҗатының телен тулаем тикшерү, анализлау мөмкин түгел, бу материалда аның суфичыл характердагы шигырьләре генә өйрәнү объекты итеп алына, стилистик вариантлылык нигезендә сурәтләү чарасы булып киткән грамматик формалар һәм еш кулланыла торган кайбер стиль чараларын тикшерү максат итеп куела.
rnГ. Тукайның «Алла гыйшкына» (1905), «Ифтиракъ соңында» (1905), «Гыйшык бу, йа!..» (1906), «Мәхү идәрмисән?» (1906), «Сөеклемнең кабер ташында» (1906), «Мәхәббәт» (1908) һ. б. әсәрләре әдәбият белгечләре тарафыннан суфичыл характердагы әсәрләр буларак билгеләнә.
rnИнглиз белгече Аннемари Шиммель билгеләп үткәнчә, «суфичылык тел үсешенә дә зур йогынты ясый: юристлар, дин белгечләре һәм тәрҗемәчеләр суфичылыкка хас әйләнмәләрне тел өлкәсенә алып кереп, гарәп телен баета һәм камилләштерә, аны сыгылмалы итә, мәгънә җиткерү мөмкинлекләрен киңәйтә». Поль Нвийа мистикларның «аутентик» тел барлыкка китерүен ачыклый һәм нәкъ менә мистиклар ярдәме белән гарәп телендә күп мәгънәле, яшерен эчтәлекле сүзләрнең артуын билгели. Аның фикеренчә, суфичылык текстларында тел-сурәтләү чаралары гади, бизәк чарасы булудан туктап, мәгънә тирәнлеген, мистик эчтәлекне җиткерү баскычына күтәрелә (15, 34). А. Шиммель суфичыл әсәрләр телен «стилистик яктан катлауландырылган техник тел» буларак билгели (15, 50). Н. Пригарина фикеренчә, мондый стилистик катлаулылык ХI-ХII гасыр чикләрендә канун дәрәҗәсенә күтәрелә һәм гадилек инде түбән стиль буларак кына кабул ителә башлый (11, 95). Бу фикер татар теле мисалында да раслана, татар суфичылык поэзиясе телендә дә тел-сурәтләү чаралары, образлылыкның үзәктә торуы күзәтелә.
rnГ.Тукай, XX йөз башында әдәби тел үсешендә барган үзгәрешләрне аңлап кабул иткән хәлдә, суфичыл характердагы әсәрләренең теле күпгасырлык классик шигъри язма традицияләргә нигезләнә. «Традицияләрнең кинәт кенә юкка чыкмавын да истән чыгарырга ярамый. Әдәби телне халыкка аңлашылмаган чит формалардан арындыру, халык теленә нигезләү өчен билгеле бер аралык кирәк. Саф татар телендә язылган әсәрләр булу өстенә, К. Насыйри һәм Г. Тукай кебек күренекле шәхесләрнең әсәрләрендә борынгы традиция җирлегендә чыгтай, төрек, гарәп-фарсы элементларының шактый урын алуы нәкъ шуның белән аңлатыла» (14, 190).
rnМәсәлән, аның мондый әсәрләре телендә күплек мәгънәсен белдерүдә татар телендә хас булган ике ысул кулланыла: морфологик һәм лексик-синтаксик. Күплек санының морфологик ысулында сүзнең нигезенә -лар/-ләр аффикслары ялгана:
rnСән дәгелсең анларың җанлар алан Газраилы.
rn(«Мәхү идәрмисән?»)
rnКүплекнең лексик-синтаксик ысулында исемнәрнең аергычлары функциясендә микъдар саннары яки күплек мәгънәсен белдерә торган аерым сүзләр кулланыла. Г.Тукайның тикшерелә торган әсәрләрендә мондый сүзләр вазифасында гарәп алынмалары актив:
rnБу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкына;
rnБуйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гыйшкына.
rn(«Алла гыйшкына»)
rnДәм-бә-дәм илһам итәр дәрдең бәңа гыйлъмел-гаруз;
rnНә кадәр яздымсә — яздым җөмлә илһамыңлә бән.
rn(«Ифтиракъ соңында»)
rnБилгеле булганча, мондый әсәрләрдә «сынык» күплек саны формасындагы гарәп исемнәре кулланыла. Гарәп телендә «сынык» күплек саны формасы сүзнең эчке төзелеше үзгәрү юлы белән ясала (5, 276). Мәсәлән:
rnИ җамилә! Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем;
rn(«Мәхү идәрмисән?»).
rnБән дә әнварең илә парланаем, парланаем.
rn(«Гыйшык бу, йа!..»)
rn«Төрки-татар теле өчен әдәби норма булган күплектәге исемнәрнең һәм гарәп-фарсы телендә әдәби булган күплектәге исемнәрнең кулланылышында функциональ-стилистик вариантлылык күзәтелә, ягъни алар төрле текстларда төрле дәрәҗәдә кабатлана, төрле микъдарда сайланып алына… Алынма сүз һәм сүзформаларның ешрак кабатлануы … Г.Тукайның башлангыч чор иҗатында күзәтелә, димәк, боларның барысында да күплек сандагы гарәп-фарсы алынмалары да махсус рәвештә сайланып файдаланыла» (2, 13).
rnДимәк, Г. Тукай әсәрләрендә күплек саны мәгънәсе, нигездә, татар теленә хас булган грамматик чаралар һәм ысуллар (морфологик һәм лексик-синтаксик ысуллар) ярдәмендә белдерелә. Шуның белән бергә функциональ-стилистик вариантлылык максатында күплек саны мәгънәсендә гарәп алынмалары һәм «сынык» күплек саны формасындагы исемнәр дә актив кулланыла.
rnСуфичылык әсәрләре телендә теләк фигыльнең хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый торган күп кенә формалары сакланып калган. XIX гасыр ахыры -XX йөз башы татар әдәби телендә теләк фигыль угыз һәм кыпчак телләренә хас булган ике әдәби тел нормасында кулланыла, аерым графемаларның төрлечә язылышында чагылыш табып, графофонетикага нигезләнгән һәм, бер үк морфеманың төрле контекстта төрле зазифа үти алуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, графоморфологик форма хасил итә.
rnЯзма текстның яки стильнең яисә шул стильнең нинди дә булса бер жанр-төренең таләбе белән, кайсы та булса бер чараның махсус рәвештә сайланып алынып, ешрак кулланылуы, теләк фигыльнең функциональ-стилистик вариантлылыгы булып кабул ителә (2, 160).
rnСөйләүченең теләген һәм ниятен белдерү өчен, тикшерелә торган әсәрләрдә -айым/-әйем угыз-төрек тормасы кулланыла:
rnБер гидае, җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
rnКәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кил янаем.
rn(«Гыйшык бу, йа!..»)
rnХәзерге вакытта теләк наклонениесенең -алым/-элем формасы төрек телендә генә сакланып калган (8, 246). Татар әдәби телендә әлеге форма сакланмаса да, галимнәр билгеләвенчә, XIX гасыр ахыры — XX йөз башы татар язучылары телендә актив булган (1, 443-453). Теләк наклонениесенең -алым/!-әлем формасы төрле фонетик вариантларда татар теленең аерым сөйләшләрендә очрый.
rnТикшеренүләр Г.Тукай әсәрләре телендә теләк наклонениесенең -айым/-әйем формасы актив булуын күрсәтә: шагыйрьнең «Гыйшык бу, йа!..» әсәре тулысынча әлеге форманың кабатланып килеп, ритм-рифма тудыруы нигезендә язылган.
rnШул ук вакытта теләк фигыльнең хәзерге татар әдәби теленә хас булган формасы да кулланыла:
rnҖанланыйк, баш кузгатыйк һәр йирдә алла гыйшкына.
rn(«Алла гыйшкына»).
rnКалдырыйк бу галәми дәр хәйрәт алла гыйшкына.
rn(«Алла гыйшкына»).
rnШулай итеп, теләк наклонениесенең хәзерге татар теленә хас формасы һәм -айым/-әйем угыз-төрек формасы кабатланып килеп, функциональ-стилистик вариантлылык тудыра; әсәр телендә билгеле бер форманы еш куллану һәм стиль хаталарыннан арындыра.
rnТикшеренүләр суфичылык әсәрләре телендә күчерелмә мәгънә белән бәйләнешле стилистик алымнарның аеруча киң кулланылуын күрсәтте. Галимнәр фикеренчә, суфичыл поэзиядә символ, метафора көчле һәм символик образлар, гомумән, суфичылык әдәбиятының үзәгендә торган стилистик алымнарның берсе. Шуңа да суфичылыкның поэзияне мәгънә һәм символлар ягыннан баетуда өлеше зур (13, 10), ул «моңа кадәр кулланылып килеп, иҗади яңалыгын югалткан клише-образларның мәгънәләрен трансформацияләп, үзгәртеп, дини-суфичыл, фәлсәфи эчтәлеккә төреп тәкъдим итә башлый» (10, 96). Н. И. Пригаринаның фарсы әдәбиятына кагылышлы әйтелгән бу фикере татар поэзиясе мисалында да актуаль яңгырый. Гасырлар дәвамында рухи халәтне, хис-тойгыны җиткерү өчен аның үз төшенчәләре, образлар системасы эшләнә һәм алар үзенә бер мәгънәне беркетә (6, 112). Үзе дә серлелеккә омтылган поэзия (9, 85) суфи авторлар өчен дөньяви һәм яшерен, трансценденталь идеяләрне, фикерләрне, сакраль эчтәлекне җиткерүдә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача (15, 225). Мәсәлән, хакыйкатьне ирештерү максатыннан чәч толымы, кол, җан, шәраб, шәм, күбәләк, ай, сөйгән яр кебек символларга мөрәҗәгать итә (7, 136; 11, 15), Аллаһ абсолют хаклык, хакыйкать, идеал мәгънәсен ала, еш кына ике катламлы, гадәти һәм символик мәгънәле образларга мөрәҗәгать ителә: исерү хакыйкатькә ирешү, Аллаһ белән кушылу, шәраб — хакыйкать, шәм — Аллаһ, матур кыз, Ләйлә, сәмруг кош та Аллаһ эчтәлегендә кулланылышта йөри, гөл һәм былбыл, шәм һәм күбәләк илаһи, Аллаһка мәхәббәтне белдерүдә файдаланыла (4, 351; 3, 422). Суфичылык мотивлары, метафора һәм символлары, әлеге әдәбиятка хас стилистик үзенчәлекләр Г. Тукай әсәрләрендә дә урын алалар.
rnМәсәлән, Г. Тукайның суфичыл әсәрләре телендә шәм һәм күбәләк, гөл һәм былбыл, ай, йөз, матур кыз кебек тасвирый билге — символлар кулланыла. Шулардай кайбер мисаллар:
rnБер гидае, фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
rnКәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кил янаем.
rn(«Гыйшык бу, йа!..»)
rnЮгарыда китерелгән өзекләрдә шәм (ут) һәм күбәләк (пәрванә) символик образлары кулланылган. Биредә шәм образы туры мәгънәсендә бирелми, ул өзектә ут — яну мәгънәсендә аңлашыла.
rnТел-стиль чарасы буларак, тасвирый билгеләрнең функциясе бик киң. Алар чынбарлыктагы күренешләрне сәнгатьчә аңлатуга, тирән фикер белән белдерүгә ярдәм итәләр. Билгеле булганча, суфичылык поэзиясендә гөл һәм былбыл символлары да Аллаһка булган мәхәббәтне аңлатуда кулланыла:
rnКадре гөл былбыл шинас һәм кадре җәүһәр җәүһәри;
rnИтмә тәрҗих бән кеби мәфтүнеңә бер җаһили.
rn(«Мәхү идәрмисән?»)
rnГ.Тукай шигырьләрендә Аллаһ белән кушылу идеясе мәхәббәт шигырьләре аша үткәрелә, еш кына сөйгән ярга булган мәхәббәт Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәт белән тиңләштерелә:
rnАһ, насыл! Без яз идек: сән бән идең, бән сән идем;
rnКалмады бундан әсәр — калды мәгәр шәүкың һәнүз.
rn(«Сөеклемнең кабер ташында»)
rnБилгеле булганча, шәрык суфичылык шигъриятендә Аллаһка хатын-кызларга эндәшкән кебек мөрәҗәгать итү киң таралган була. Соңрак көнбатыш һәм шәрык әдәбиятларында хатын-кыз илаһи зат буларак кабул ителә башлый. Г. Тукай шигъриятендә дә мәхәббәт лирикасы ярдәмендә әлеге фикер үткәрелә (12, 98-99):
rnАлга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.
rn(«Мәхәббәт»)
rnШул рәвешле, Г. Тукайның суфичыл образ-мотивларга таянган әсәрләре телендә күпгасырлык классик шигъри тел һәм суфичылык әсәрләре теленә хас үзенчәлекләр саклана: рифма чарасы һәм стиль таләбе буларак шигырьләрдә грамматик формаларның функциональ-стилистик вариантлылыгы күзәтелә. Шулай ук суфичылык әдәбияты үзенчәлекләре буларак, күчерелмә мәгънә белән бәйле стилистик алымнар, сыйфатлау чараларына еш мөрәҗәгать ителә. Мондый төрдән без метафорик төркемгә (метафора, чагыштыру, символ һ. б.) аеруча басым ясый алабыз. Алар аша суфичылык әдәбиятының төп үзенчәлеге — яшерен мистик эчтәлек ачыла.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Бәширова И. Б. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы татар әдәби теле: исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма, норма вариантлыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылык / И. Б. Бәширова. — Казан: КДТУ нәшр., 1999. — 576 б.
rn2.    Бәширова И. Б. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы татар әдәби теле: Жанр-стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык / И.Б.Бәширова. — Казан, 2008. -340 б.
rn3.    Бертельс А.Е. Художественный образ в искусстве Ирана IХ-ХV веков (слово, изображение) / А.Е.Бертельс. — М..: Изд-во «Восточная литература РАН», 1997. — 422 с.
rn4     Бертельс Е. Э. Избранные труды: в 3 т. — М.: Наука, 1965. — Т. 3: Суфизм и суфийская литература. — 560 с.
rn5.    Гранде Б.М. Курс арабской грамматики в сравнительно-историческом освещении / Б. М. Гранде. — М.: Изд-во вост. лит., 1963. — 594 с.
rn6.    Заһидуллина Д. Дөнья сурәте үзгәрү / Д. Заһидуллина. — Казан: Мәгариф, 2006. — 191 б.
rn7.    Йосыпова Н. М. Габделнур Сәлим иҗатында суфичылык мотивлары / Н. М. Йосупова // Суфизм как социокультурное явление в Российской умме. — ИД «Медина», 2007. — С. 136-141.
rn8.    Кононов А. Н. Грамматика современного турецкого литературного языка / А. Н. Кононов. — М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1956. — 569 с.
rn9.    Осман Нури Топбаш. Тасаввуф от имана к ихсану / О. Н. Топбаш. — М.: ООО «Издательская группа «Сад», 2008. — 488 с.
rn10.    Пригарина Н. И. Образное содержание бейта в поэзии на персидском языке / Н. И. Пригарина // Восточная поэтика. — М., 1983. — С. 89-108.
rn11.    Пригарина Н. И. Введение / Н. И. Пригарина // Суфизм в контексте мусульманской культуры. — М.: Наука, Гл. ред. вост. лит., 1989. — С. 3-17.
rn12.    Саяпова А. М. Дардменд и проблема символизма в татарской литерературе / А. М. Саяпова. — Казань: Алма-Лит, 2006. — 246 с.
rn13.    Степанянц М. Т. Поиск скрытого смысла / М. Т. Степанянц // В поисках скрытого смысла. Духовное учение Руми. — М.: Ладомир, 1995. — С. 4-15.
rn14.    Хаков В. X. Тел — тарих көзгесе (Татар әдәби теленен үсеш тарихыннан) / В. X. Хаков. — Казан: Татар. кит. нәшр.. 2003. — 295 б.
rn15.    Шиммель А. Мир исламского мистицизма / А. Шиммель; Пер. с англ. Н. И. Пригариной, А. С. Рапопорт. — М.: Алетейа, Энигма, 2000. — 416 с.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)
rn
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*