Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияcе турында тарихи белешмә
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан тапшырыла.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла (1961-1965 елларда премия тапшырылмый).
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр сәнгать шедеврларына әверелде. Монда «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны, «Тукай» романын язган Әхмәт Фәйзине, «Җәлил» операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, «Татар халык әкиятләре» китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә.