Тукай дөньясы

Черно-белое фото города Габдулла Тукай

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган интернет-портал

Интернет-портал, посвященный жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

This is a website devoted to the life and work of the great Tatar poet Gabdulla Tukay

изображение подписи Габдуллы Тукая

Тукай фотографияләрдә

  • Тукай якынча унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Әлеге фотода ул озын буйлы шәкерт («Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте, дусты Габдулла Кариев дип фаразлана) янында басып тора.

    Габдулла Тукай Габдулла Кариев белән (?). Уральск. 1903-1904 еллар.

  • Г.Тукай Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә бик тыгыз хезмәттәшлектә була. Бу фото (сулда – Камил, уңда – Габдулла) – шул еллардагы мөнәсәбәтләрнең шаһиты.

    Габдулла Тукай Камил Мотыйгый белән. Уральск. 1905 ел.

  • Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин («Казан» кунакханәсе буфетчысы), Курушкин (бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт).

    Габдулла Тукай Уральсктагы дуслары белән. Уральск. 1906 ел. Фотограф В. П. Онуфриев.

  • Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, «Әл-Ислах»ның рухи җитәкчесе Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан, Габдулла Тукай.

    Казанның «Әл-Ислах» газетасы редакциясе. Казан. 1907-1908 еллар. Фотограф С.И.Иванов.

  • Шагыйрьнең якын дусты Вафа Бәхтияров язганча, нәшир Борһан Шәрәф кушуы буенча бу фоторәсемдә Тукай тулган йөзле итеп ясалган. Тукайга бу фотография бик ошый, әмма бу шагыйрьнең чын йөзе түгел, ә ретушьлап ясалган сурәте. Башындагы кәләпүше һәм муенындагы галстугы да үзенеке түгел.

    Габдулла Тукай. Казан. 1908 ел. Фотограф С. И. Иванов.

  • Габдулла Тукайның 1911 елгы фоторәсеме. Җәй көне Әстерханда төшкән күмәк фотографиядән фрагмент.

  • Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан. Казан. 1912 ел. Фотограф И.М.Якобсон (?).

  • Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак. Дуслары шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән 1 апрельдә хастаханәгә фотограф чакыра.

    Габдулла Тукай Г.А.Клячкин хастаханәсендә. Казан. 1913 елның 1 апреле. Фотограф И.М.Якобсон.

1913
1903
1905
  • 1903
  • 1905
  • 1906
  • 1907
  • 1908
  • 1911
  • 1912
  • 1913

Тукай дөньясы

Фотогалерея

  • Үз-үземә

    Телим булырга мин инсане гали,
    Тели күңлем тәгали биттәвали.

    Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
    Күрергә җанлылык вактын татарның.

    Татар бәхте өчен мин җан атармын:
    Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

    Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
    Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?


    *Кырылмасмы вавы – сүз уйнату: "вәгъдәм" дигән сүзнең баштагы «в»ы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.
    Инсане гали – бөек кеше.
    Тәгали биттәвали – туктаусыз югары күтәрелүне.

    («Үз-үземә». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 15 ноябрь (11нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән чыккан. «4нче дәфтөр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
    Шигырьнең исеме астына Тукай «Пушкиннең бер шигыреннән мокътәбәс» дип куйган. Сүз рус шагыйренең «Про себя» дигән дүртьюллыгы (дөрес, аның Пушкин әсәре булуы әле дә исбатланмаган) хакында. Ул түбәндәгечә:
    Великим быть желаю,
    Люблю России честь,
    Я много обещаю –
    Исполню ли? Бог весть!
    «Әлгасрелҗәдид»тәге «Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның» дигән юл «4нче дәфтәр»дә «Күрергә җанлылык вактын татарның» рәвешендә үзгәртелгән. Гадәтенчә, Тукайның «мокътәбәс» шигырь-тәрҗемәләре, яңа фикер һәм сурәт  өстәлү сәбәпле, оригиналдан шактый күләмлерәк чыккан. «Үз-үземә» оригиналында да бу кагыйдә саклана.

    (Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

     

    Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Үз-үземә» (1906) на русский язык:

    Самому себе (Перевод Сергея Малышева)

    Чего же я хочу? Великим стать бы мне,
    Не зря моя душа стремится к вышине.

    Хочу увидеть я, когда народ родной,
    Счастливый, забурлит весеннею волной.

    Татарам все что мог отдал – и отдаю.
    Татарин я всегда, родства не предаю.

    Я нации моей желаю многих благ.
    Но сбыться ли мечтам? То знает лишь Аллах.

     

    (Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: татар кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).

    Тулырак
  • «Иҗат» бүлегенә күчәргә

Видео

  • Зәй китапханәсендә Тукайның 140 еллыгына әдәби-музыкаль кичә үтте

    Зәй китапханәсендә Тукайның 140 еллыгына әдәби-музыкаль кичә үтте

  • «Болгар кызлары» Тукайга ияреп «тыелган тема»га җырлый (видео)

  • Камил Мотыйгый башкаруында татар  җыры

  • Камил Мотыйгый тууына 130 ел

  • Поэт

    Придет моя пора,
    Меня осилит время.
    И сгорбят стан певца
    Нелегкие года.
    И тихо плыть к концу
    Мне выпадет со всеми.
    Но с юною душой
    Я буду навсегда.

    Не тронуть той души
    Бесплодному старенью.
    Что времени поток,
    Коль грудь моя полна
    Пылающим огнем
    Любви и вдохновенья,
    Коль нет в нем хлада зим
    И царствует весна?

    Тоскливой старостью
    Все вкруг меня стареют.
    О вздоре мелочном
    Без умолку рядят
    Иль,смолкнув на печи,
    Седеют и глупеют.
    Певцу ли тот удел?
    Во мне стихи горят.

    Я тоже встречу смерть.
    Но даже смерти ангел
    Мне петь не воспретит
    В мой предзакатный час.
    Я песней воспою,
    Что этот мир оставив,
    Как знаменье души
    В нем оставляю вас.*


    *В переводе данного стихотворения использована стилистика А.С.Пушкина. Пушкинская стилистика использована и при переводе ряда других стихотворений этого сборника: «Сон», «Неожиданно», «Ещеодно воспоминание», «Приметывесны», «Пташка», «Поэт» и др.
    (Источник: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.)



    Оригинал стихотворения на татарском:

    Габдулла Тукай. Шагыйрь

    Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
    Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
    Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
    Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

    Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
    Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
    Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:
    Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

    Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
    Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
    Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
    Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

    Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
    Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
    «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
    Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

     

    Җәсәд — тән, гәүдә.
    («Шагыйрь». «Әлислах»ның 1908 елгы 17 март (23нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Утырмам тик төрле теләк тели-тели» дигән унынчы юл «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели» дип үзгәртелгән. «Без китәбез» дигән гыйбарә «Без китәрбез» дип үзгәртелгән. «Диван»да шигырьнең соңгы юлындагы «җәсәдемне» сүзе «Ходамны» дип басылган. Бу — типография хатасы булса кирәк, «Әлислах»та әсәрдәге мәгънәгә туры килгән «җәсәдемне» рәвешендә нәшер ителгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
    (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Читать полностью
  • Перейти в раздел «Переводы»