Тукай дөньясы

Мәҗит ГАФУРИ Г.Тукай вафатыннан соң (Тукай турында шигырьләр) 

Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк: Әй, сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк. Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына, Кайтты «нәфсе мөтмәиннәң»* инде үз «алласы&...

Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк:

Әй, сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк.

Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына,

Кайтты «нәфсе мөтмәиннәң»* инде үз «алласы»на.

Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,

Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.

Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син.

Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,

Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләре**»ң.

Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,

Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңелендә бар.

Югалуың бик зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,

Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм, хәсрәтләнәм.


Кодси нур — изге нур.
Фәләк — язмыш.
* Бу юл Г.Тукайның «Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм, бар юнәл, кит тәңреңә...» дигән сүзенә карата әйтелә.
** «Күңел җимешләре» — Г.Тукайның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы.

Апрель, 1913

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз