Көзгә бер караш
(Тукайны уйлап) «Үтте, – диеп, – дәрт вә дәрман чоры!» Һаваларда ялгыз торна моңы... Басуларга бушлык таралган, Яшел йөзе җирнең саргайган. Биек-биек хыялларны кыеп, Салкын җилләр үтә җаныма. Бу – көз...
(Тукайны уйлап)
«Үтте, – диеп, – дәрт вә дәрман чоры!»
Һаваларда ялгыз торна моңы...
Басуларга бушлык таралган,
Яшел йөзе җирнең саргайган.
Биек-биек хыялларны кыеп,
Салкын җилләр үтә җаныма.
Бу – көз инде...
Ләкин яздан үлгән
Умырзая бик тә жәл миңа:
Барыбыз да көзгә барабыз да...
Тик җәйдән соң – көз ул ял гына.