Тукай дөньясы

Г.Тукай “Бәхетле бала” (Гөлчәчәк көе)

1. Бәхетле шул баладыр, Кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә Белергә кушканын белсә. Кушымта: Бәхетле, бәхетле бала Кайсы дәрсенә күңел бирсә. 2. Сабакка калмаса соңга, Борылмый барса...

1. Бәхетле шул баладыр,
Кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә
Белергә кушканын белсә.

Кушымта:

Бәхетле, бәхетле бала
Кайсы дәрсенә күңел бирсә.

2. Сабакка калмаса соңга,
Борылмый барса уң-сулга.
Уенга салмаса ихлас –
Менә бәхте аның шунда.

Кушымта.

3. Кешеләргә итеп шәфкать,
Үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми,
Егылганнарга кул бирсә!

Кушымта.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз