Г.Тукай "Әйдә халыкка хезмәткә" (“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” шигыре) (Гөлчәчәк көе)
1. Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә; Бу юлда һәртөрле хурлыкка, Зорлыкларга* түзмәккә! Кушымта: Әйдә халыкка, Халыкка, халыкка. Әйдә халыкка хезмәткә. 2. Алга, алга! Алга табан. Алга...
1. Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәртөрле хурлыкка,
Зорлыкларга* түзмәккә!
Кушымта:
Әйдә халыкка,
Халыкка, халыкка.
Әйдә халыкка хезмәткә.
2. Алга, алга! Алга табан.
Алга дустлар басыйк табан;
Моңгар чаклы җәһел* безне
Артка тартканда алдаган.
Кушымта.
* Зорлык – авырлык.
*Җәһел – наданлык.