Тукай дөньясы

Г.Тукай "Иттифакъ хакында" (Гөлчәчәк көе)

1. Итик, дустлар, иттифакъ*, Итик, дустлар, иттифакъ**; Тәнемез айрым булса да, Бер җан булыйк бәдәвам. 2. Тырышыйк, и хас вә гам***, Һәр көн үзгәрә заман; Җитәр, йокламыйк һаман,- Таңнар атты бә...


1. Итик, дустлар, иттифакъ*,
Итик, дустлар, иттифакъ**;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк бәдәвам.

2. Тырышыйк, и хас вә гам***,
Һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман,-
Таңнар атты бәдәвам.

3.
Якты көннәр алдале,
Җәһел**** безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә бәдәвам.

4. Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк,-
Бик күп изде бәдәвам.

* Иттифакъ – берләшү.

** Г.Тукай шигырендә “Бетсен, кадалсын нифакъ” - дип язылган.

*** Хас вә гам – барлык халык мәгънәсендә.

**** Җәһел – наданлык.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз