Тукай дөньясы

Г.Тукай "Карлыгач" (Гөлчәчәк көе)

1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. 2. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-ма...


1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

2.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз