Г.Тукай "Татар кызларына" (Гөлчәчәк көе)
1. Сөям сезнең сызылган кашыңызны, Тузылган сачеңезне, башыңызны. Яратам тәмле, татлы сүзеңезне, Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне. Кушымта: Сөям, сөям, Сөям, яратам! 2. Сөям кәүсәрдән әхля* ир...
1. Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачеңезне, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Кушымта:
Сөям, сөям,
Сөям, яратам!
2. Сөям кәүсәрдән әхля* ирнеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
Сөям кысмыйча нечкә билеңезне.
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне**.
Кушымта.
3. Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,
Егет кулы тиюдин сафыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Кушымта.
* Әхля – татлырак.
** Тәмсилеңезне – охшатуыгызны.