Тукай дөньясы

Г.Тукай "Яз галәмәтләре" (Гөлчәчәк көе)

1. Язлар җитте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди. 2. Каткан, туңган агачларны хәзер кара: Һәрбересе яшәр...

1. Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

2. Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.

3.
Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраләрда йомшак сәба җиле* исә;
Аһ, бу көннәр гамькин* күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.

4.
Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И Ходаем, фазлың берлә* көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!


*Сәба җиле – таң җиле.
*Гамькин – кайгылы.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз